Борай районының Мулла авылы китапханәсендә “Яулыгым – йөз аклыгым” дигән кичә узды. Аны китапханә мөдире, “Сәхибҗамал” район оешмасының актив әгъзасы, бик күп матур милли чараларның башында торучы Зилия Гыйлемшина оештырды.
Чарада катнашучылар яулыклар тарихын өйрәнеп, аларның бүгенге торышын күздән кичереп, хатын-кыз күрке — яулыклар турында ихлас сөйләшүләр алып барды.
Зилиянең үзенә сүз бирик:
– Элек апаларның башларына өрпәк (өчпочмаклы яулык) белән тастар (ак киндердән киселгән озынча яулык) бәйләп йөрүләрен хәтергә алып, китаплардан рәсемнәр күрсәтелде. Шулай ук чалма кебек бәйләү – бик уңайлы, чәчне дә каплый, купшылап бизәргә дә мөмкин. Чөеп бәйләү – йорт эшләрен башкарганда бик уңайлы ысул, чөнки яулыкның очлары комачауламый. Уранып бәйләү намаздагыларга, мөслимәләргә хас.
Яулык-шәлләр халкыбыз җырларында, әдәби әсәрләрдә дә еш телгә алына. Шуларның кайберләрен искә төшереп үттек, кичәдә катнашучылар тарафыннан әсәрләрдән өзекләр укылды һәм җырлар тыңланды.
Бүгенге яулык төрләренә дә тукталдык. Әйе, яулыкларда тарих чагыла. Нинди генә чорны карама, нинди генә халыкның сәнгать үрнәкләрен күзәтмә, һәрберсе милли бизәкләр белән нәкышләнгән. Ефәк җепләр белән чигелгән ак яулык, татар яулыгы – сафлык һәм иман билгесе. Чәчне туздырып, яулыксыз йөрү халкыбызда элек-электән хупланмаган, ул имансызлык билгесе булып саналган.
Арытаба кичәбезне Нурия Зиннуровадан яулык бәйләү төрләре буенча осталык дәресе дәвам итте.
Афәрин, Мулла авылы уңганнары, дип, күркәм чарадан язмамны шигырь юллары белән тәмамлыйм.
Иманымның байлыгы!
Ак яулыгым – йөз аклыгы,
Җанкаемның сафлыгы.
Ап-пакьләрен бөркәнгәнгә,
Арта тормыш шатлыгы.
Чәчләремне бергә җыйнап,
Ябынсам яулыгымны,
Фәрештәләр күз тиюдән
Курчалар саулыгымны.
Дәү әни, картәниләрдән
Килә изге бу гадәт.
Буыннан-буынга күчеп,
Яшәсен матур әдәп.
Хак Исламнан бер ядкарь ул,
Рухымның саулыгы.
Ак яулыгым, пакь яулыгым –
Иманымның байлыгы.
Рафига Усманова,
“Сәхибҗамал” республика татар хатын-кызлары оешмасының Борай районы бүлеге җитәкчесе.