+5 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Автографлар – хөрмәт билгесе

Китапның белем чишмәсе булуына беркем дә шикләнмәгән заманнар бар иде...  

Автографлар – хөрмәт билгесе
Автографлар – хөрмәт билгесе

Без бәләкәй чакларда, үскәндә, гаиләдән берьюлы 3-4 бала укыганда дәреслекләребез (әдәби китаплар юк иде диярлек), дәфтәрләребез тәрәзә төпләрендә һәм шүрлекләрдә тезелеп торды. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә “шүрлек” — “савыт-саба, китап һәм башка шуның ише әйберләр кую өчен стенага беркетеп, тактадан эшләнгән җайланма, киштә”, дип бирелгән. Гәзит-журналларда “Китап киштәсе” дигән рубрика бар. Бу — күчерелмә мәгънәдә, образлы итеп әйтү. Шул аңлатмалы сүзлектә “киштә” төрле әйберләр кую өчен стенага яисә шкаф эченә горизонталь итеп беркетелгән такта, “шүрлек” диелгән. Без, балалар, юрган, мендәр кебек әйберләрне өскәрәк алып куя торган урын, җайланма дип кенә белә идек киштәне. Туган авылым Корманайга терәлеп торган Кадергол, Хөсәен (Дәүләкән районы), шулай ук әллә ни ерак булмаган Казборын, Төрембәт, Морадым авыллары (болары инде үзебезнең Авыргазы районы) башкортлары белән ничәмә гасырлар буе аралашып яшәгәнгәдер, без, татарлар, күп кенә сүзләрне аларчарак әйтә идек. Мәсәлән, карлыган, киштә, киртә, көймә, кимеми урынына — карагат, кәштә, кәртә, кәмә, кәмеми.

Китап шкафларын иң беренче булып, әлбәттә, мәктәп һәм клублар китапханәләрендә күрдек. Без үсә төшкәндә алар хәллерәк, укымышлырак авылдашлар өйләрендә дә урын алды. Ярты гасыр элек ул шкафларны “стенка” дип аталган җиһаз алмаштырды. Урысча-татарча сүз­лек­ләрдә “стенка” без күз алдына китергән җиһазны аңлатмый. Стенаның кечерәйтелгән варианты, кәстрүл чите, ашказаны тышчасы, стенага төшерелгән рәсем булып аңлашыла. Хәер, “стена” “дивар” дип языла башлады бугай инде.


Өйләнешкәч тә иң беренче сатып алган өй җиһазыбыз уртача зурлыктагы китап шкафы булды. Ул икебез дә электән җыйган китаплар белән тулды да куйды. Әле иркен өебезнең бер стенасын иңләп утырган стенка киштәләрендәге китапларны күздән кичерәм. Күпчелеге — татарча. Кайберләрен Казаннан почта аша алдырганбыз, кайберләрен үзебез барганда алып кайтканбыз. Башкортчалары да аз түгел. Томнар, сайланма әсәрләр, аерым җыентыклар. Шунда ук – урыс классикасы томнары. Күз алдыгызга китерә аласызмы?! М. Ю. Лермонтовның зур күләмле икетомлыгы 1988-90 елларда 14 миллион данә тираж белән чыккан! Шул ук чорда А. С. Пушкинның өчтомлыгы — 10 миллион 700 мең данәдә. Л. Н. Толстойның, Ф. М. Достоевскийның — 12шәр, М. Е. Салтыков-Щедринның, М. А. Шолоховның 10ар томлыклары тезелешеп тора. А. А. Фадеев, А. С. Макаренко, И. А. Куприн, И. А. Бунин, Аркадий Гайдар, Сергей Есенин, Анна Ахматова, тагын әллә кемнәрнең сайланма әсәрләре. Чит ил классикасыннан Вальтер Скотт, Майн Рид күптомлыклары...


Бу китаплар сиксәненче елларны искә төшерә. Алдан заказ биреп, акчасын түләп, почта аша да күпләп алдырган идек аларны. Матбугат йорты янәшәсендә башына эре итеп “Подписные издания” дип язылган зур кибет тә бар иде. Сорап кайтарган кадерле китапларыбызны шуннан һәм почта бүлекчәләреннән шатлана-шатлана алып кайта идек. Шул ук сиксәненче елларда аеруча дефицит саналган китапларга ия булуның тагын бер юлы бар иде. Уфада берничә урында макулатура кабул итүче “Стимул” дип аталган сары төстәге будка-пунктлар балкып торды. Шунда тиешле авырлыкта иске-москы кәгазь тапшырсаң, талон бирәләр, шуның белән махсус кибеттән затлы китап сатып аласың.
Өй түренә китап шкафлары утыртып кую, китап җыю бервакыт мода булып та исәпләнде. Белемле, мәдәниятле, зыялы күренергә тырышучы андый бәндәләр дә күп булгандыр. Ләкин без үзебез мода артыннан кумадык. Әдәби китаплар да, төрле-төрле сүзлекләр, энциклопедияләр, исәпсез-сансыз белешмәлекләр дә безгә эш буенча кирәк булды. Гәзиткә язгалаучы буларак, әле дә алардан еш файдаланам. Урысча томнарны, нигездә, үсеп килүче улларыбыз укыр, дидек. Һәм ялгышмадык. Хәзер ул китаплар оныкларның да белемен арттырыша. Ә бер елны Шамил улыбыз — Төркиядәге университет студенты — җәйге каникулга кайткач, Галимҗан Ибраһимовның 8 томлыгын тулысынча укып чыкты. Татарча яисә башкортча бер генә дәрес тә укымаган үсмер!
Мин бервакытта да бөекләр янәшәсенә басып фотога төшеп, үземне алар рәтенә куярга тырышмадым. Бервакытта да китаплар күтәреп, аларның авторлары булган күренекле шәхесләрдән автографлар яздырып йөрмәдем. Шуңа карамастан, өемдә автографлы китаплар бик күп. Алар барысы да авторларның яисә аларның варис­ларының үз теләкләре белән язылып, миңа бүләк ителгән. Ул автограф­ларның хөрмәт билгесе икәнлегенә һичбер шигем юк. Эчем пошкан, кулга бернинди эш бармаган чакларда Мостай Кәримнең 2002 елда чыккан “Гомер мизгелләре” китабыннан күзгә беренче ташланган язмаларны (ә алар барысы да фәһемле, гыйбрәтле тарихларны бәян итә) ничәнче тапкыр инде укыйм. Халык шагыйре аны үз өендә аңардан интервью алганда шундый сүзләр язып бүләк иткән: “Инсафлы һәм акыллы Фәрит туганыма иң изге теләкләр белән, Мостай Кәрим. 2003 елның 20 мае”.
Галим, педагог һәм әдип Суфиян Поварисовның Галимҗан Ибраһи­мовка багышланган трилогия-эпопеясе китапларына 2001 ел ахырында язып биргән ихтирам сүзләре: “Фәрит туган! Талантыңны, матур күңелеңне, кешелеклелек сыйфат­ларыңны ихлас хөрмәт итеп, Суфиян абыең”. “Синең күңелең, якташың Галимҗан Ибраһимовныкы кебек, һәрвакыт күкнең җиденче катында. Иҗади уңыш, матур киләчәк теләп...” “Хезмәт сөючәнлегеңне, иҗтиһатлы булуың­ны, Галимҗан Ибраһимов якташы икәнлегеңне искә алып, зур хөрмәт, тирән ихтирам белән, якын күреп, үз итеп...” Суфиян абыйның “Сүз һәм сәнгатьле сөйләм” китабына язылган сүзләре: “Фәрит туган! Язучының да, журналистның да төп коралы — тел. Бу хезмәттә тел энҗеләре, сүз гәүһәрләре тупланган. Синең каләм остасы икәнлегең һәркемгә мәгълүм. Шул осталыкка янә тел гәүһәрләре өстәлми калмас. Хөрмәт вә ихтирам белән...”


Өебез түрендә — Әнгам Атнабаев китаплары... 30 яшеннән 60ка кадәр (1958-88 елларда) дәүләт нәшрия­тында аның шигырьләре, поэмалары, пьесалары тупланган 18 китабы чыккан. Аз түгел — һәр ел ярым саен диярлек. Унбише — башкортча, өчесе — урысча.
1994 елда “Китап” нәшрияты татарча да китаплар чыгара башлагач, 1998 елда аның “Җиз кыңгырау моң­нары” дөнья күрде. Шул ук вакытта Башкортстанның “Рухият” фонды Әнгам абыйның уллары Азамат һәм Салават булышлыгы белән “Атнабай. Халык шагыйре” дигән зур күләмле җыентык өстендә эш башлый. Яхшы кәгазьдә зәвыклы итеп бизәлгән 400 битле китап Казанда 50 мең данәдә басыла. Кызганычка каршы, автор бу вакытта якты дөньяда булмый инде...


Вафатыннан соң да шагыйрьнең китаплары, шул исәптән томнары башкортча, татарча чыккалап тора. Аның турында мәкаләләр, рецен­зияләр, публицистик язмалар, истәлекләр җыентыклары да хәзер берничә. Әле өстәлемдә — аларның бишесе. “Был ерҙе мин матурларга тыуҙым...” (“Китап” нәшрияты, 2003 ел, башкортча). “Беҙҙең Атнабай” (“Китап”, 2018 ел, башкортча, татарча, урысча). “Сез белмәгән Атнабай” (“Идел-пресс” нәшрияты, 2023 ел, татарча). “Халык шагыйре Атнабай” (“Китап”, 2023 ел, башкортча, татарча). “Атнабайдан хикмәтле сүз” (шагыйрь­нең Факил Морзакаев туп­л­аган афоризмнары, “Башкортостан” республика нәшрияты, 2024 ел, татарча). Шул биш китапның беренчесендә һәм дүртенчесендә Әнгам абый турында минем дә мәкаләләр бар.
1967 елда Уфада “Галимҗан Ибраһимов — журналист” дигән китап нәшер ителде. Аның авторы — “Кызыл таң”да озак еллар мөхәррир урынбасары булып эшләп, БДУга укытырга күчкән Үзбәк Гыймадиев та — минем якташ. 1968 елның мартында районның эшче һәм авыл хәбәрчеләре киңәшмәсен үткәрделәр. Шунда кунак булып катнашкан Үзбәк абый миңа әлеге китабын “Якташым, журналист Фәриткә” дип язып бүләк итте. Ә мин ул чакта 19нчы яшь белән баручы, гәзитләргә язышучы, армиягә китәргә җыенучы гади колхозчы идем. Мине “журналист” дип атап зурлавы галимебезнең алдан күрүчәнлеге бул­гандыр.
Тагын бер китап тарихны, шәхесләрне искә төшерә. 1995 елда “Заман. Кешеләр. Фикерләр” дип атал­ган зур күләмле бу китапның авторы — 1962-86 елларда БАССР Министрлар Советы (хәзергечә әйткәндә — Хөкүмәте) Рәисе булып эшләгән Зәкәрия Акназаров. Мин аңа “Кызыл таң”да рецензия бастырдым. Язарга әзерләгәндә бу күренекле җитәкченең өендә дә булдым. “Фәрит кустыма” дип язып, ул миңа китабын бүләк итте.


Озын гомере буена редакция белән, минем белән даими элемтәдә торган мәшһүр драматург, халык язучысы Нәҗип Асанбаевның “Хызыр Ильяс илендә” һәм “Гомер юлы” китапларындагы автографлардан: “Фәрит дуска – талант иясенә, акыллы, сабыр һәм итагатьле кешегә...” “Бергә үткәргән гомер юлларының бер матур истәлеге итеп, олы ихтирам белән Сезгә бүләк итәм ошбу китабымны...” Фронтовик, дәүләт эшлеклесе, талантлы публицист һәм прозаик Таһир Ахунҗанов та “Әрвахлар күктә яши” һәм “Сәгать”тә очрашырбыз” дигән китапларын бүләк иткәндә миңа ихтирамын белдергән сүзләрен язган.
Өй түребездәге рухи гәүһәрләр арасында — авылдашым, профессор Гыйбадулла Алпаровның 2008 елда Казанның “Мәгариф” нәшриятында басылган “Сайланма хезмәтләр” китабы. Андагы кереш сүздә күренекле галимнәр рәтендә... мин дә саналып үтелгәнмен. Минем “Ватан юлы” (1973 ел) һәм “Кызыл таң” (1998) гәзитләрендәге мәкаләләр чыганаклар исемлегенә кергән. Г. Ал­паровның 120 еллык юбилее 2009 елның 18 мартында Казан, Уфа, Стәрлетамак галимнәре катнашлыгында Корманай авылы мәдәният йортында зурлап үткәрелгән иде. “Сайланма хезмәт­ләр”не басма өчен җаваплы галим Шәрифҗан Асыл­гәрәев, түбәндәге сүзләрне язып, миңа бүләк иткән иде: “Гыйбадулла Алпаров эшчәнлеген өйрәнүгә зур өлеш керткән Фәрит әфәнде Фаткуллинга бу җыентыкны төзүчеләрдән”. Бу кичәдә Казандагы Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Ким Миңнуллин да катнашкан иде. Ул миңа бертуган абыйсы — Татарстан­ның халык шагыйре Роберт Миң­нуллин белән икесенең авторлыгында чыккан “Тел язмышы — халык язмышы” дигән китапны: “Фәрит агай Фаткуллинга иң изге теләкләр белән туган телебезне саклау һәм үстерүгә хәлдән килгәнчә көч куйган еллар истәлеге итеп бертуган Миңнул­линнар. Корманай авылы. 18 март, 2009 ел” дип язып бүләк итте. Ә миндә Роберт Миңнуллинның шәхсән үзенең автографлы шигырьләр һәм публицистик язмалар җыентыклары дистәдән арта.


Татарстан тарафларыннан җылы сүзләр язып юлланган янә бер гаҗәеп китап — “Гомер мизгелләре”. Авторы, яугир шагыйрь Әдип Маликов аны тормыш иптәше — шагыйрә Саҗидә Сөләйманова истәлегенә багышлаган. Халык шагыйре Рәдиф Гаташ та Казаннан сәламнәр һәм китаплар җибәреп тора. Айдар Хәлимнең төрле жанрдагы китаплары тоташ бер киштәне тутырган диярлек. Икебез дә Уфага килеп эшли башлаган гына елларда без аның белән шактый дус булдык, мин, аның беренче китабына рецензия язып, “Кызыл таң”да чыгардым.
Башкорт кардәшләрнең китаплары. Әдәбият галиме һәм прозаик Тимергали Килмөхәммәтовның сайланма әсәрләре. 2нче томның тәүге битен ачам, укыйм: “Фәрит дус, замандашым! Менә ничәмә еллар бергә-бергә журналистика белән әдәбиятыбыз өчен хезмәт итәбез. Сезнең язганнарыгызны халык яратып укый, гәзитне бизәп яшисез. Сез миңа бик кадерле. Һәрвакыт җылы, ихлас мөнәсәбәттә булдыгыз. Зур рәхмәт! Бергә-бергә юлларны дәвам итик, Фәрит! Автор. 28.03.2013”. Дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Тәлгать Сәгыйтов автографы: “Хөрмәтле замандашым, мәсләк­тәшем Фәрит Миңнулла улына ихлас күңелдән “Хәтер ипкеннәре”мне бүләк итәм. Анда без яшәгән заман, үткән юллар, эшләнгән эшләр, кичергән хисләр дә чагылыш тапкан. Бары тик изге теләкләрдә калам. 20 сентябрь, 2022 ел”.


2003 елның җәендә иҗатчылар делегациясе составында Салават Юлаев эзләре буйлап Балтыйк диңгезе ярларындагы Палдиски шәһәрчегенә барырга әзерләнгәндә ул тарафларга күп йөргән язучы Тайфур Сәгыйтов белән очрашып сөйләштем, аңардан мәгълүматлар һәм киңәшләр алдым. Форсаттан файдаланып, ул берсеннән-берсе калын­рак өч китабын да бүләк итте. Шул исәптән авторның “Иман” романына нигез итеп әдәбият һәм матбугат әһелләренә бәйле, 1978 елда бөтен Уфаны тетрәндергән бер фаҗига алынган. Әсәр, җәмгыятьтә әдәп һәм әхлак, тәрбия һәм иман мәсьәләләрен күтәреп, замандаш­ларыбызның рухи дөньясы хакында уйландыра. Тайфур абый автографында да шуңа басым ясый: “Фәрит туган Фаткуллинга! Иҗатыңда киләчәктә дә шундый иман нурлары балкып торсын!” дип язган. Аның “Нинел” романының тышлыгына түбәндәге сүзләр язылган: “Фәрит туган Фаткуллинга — матур әдәбият дип газиз гомерен багышлаган, язгы төндә дә, көзге төндә дә (хәтереңдәме, Г. Тукайның шул шигырен син миңа телефон аша укыган идең?) иҗат дип җан аткан илаһи җан иясенә — арытабан да бергә-бергә яшәрбез, серләшербез, сөйләшербез дигән өмет белән” (имза). Әдипнең “Президент һәм язучы” китабыннан: “Без яшәгән заманның бөтен аһ-зары тул­ган бу китабымны да укып чыгарсың вә фәһем алырсың дигән өмет белән”.


Яшьлек дустым һәм каләмдәшем Факил Морзакаев китаплары. Менә аның “Язмыш фалы — яшьлектә” китабындагы автографы: “Фәрит дус! Шушы китабымны сиңа ерак-еракта калган, инде гомергә дә кире әйләнеп кайтмас бала чагыңа, яшьлек елларыңа алып кайтыр дигән өмет белән бүләк итәм. Иҗатың җимешле, гомерең озын булсын”.
БДУда без, татарлар да, “Әдәбият теориясе” фәнен башкорт галиме Ким Әхмәтҗановның шул исемдәге гаять зур күләмле дәреслек китабы буенча укыган идек. Галим бу классик хезмәтен 39 яшендә китап итеп бас­тырып чыгарган, моның өчен аңа бер елдан Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе бирделәр. 1980 елда нибары 48 яшендә ул вафат булды. Фәндә зур хезмәт, күңелләрдә якты эз калдырган галим-педагогның 90 еллыгы уңаеннан “Кызыл таң”да минем күләмле мәкалә басылган иде. Аны Гөлшат Ким кызы күреп калган да, әтисен искә алганым өчен, “Әдәбият теориясе”нең 2018 елда нәшер ителгән дүртенче басмасын рәхмәт сүзләре белән язып, миңа бүләккә китергән. Башкорт кардәш­ләрдән тагын миңа Равил Бикбаев, Ирек Кинҗәбулатов, Хәсән Назар, Риф Мифтахов, Галим Дәүләди, Сабир Шәрипов, Ринат Камал, Әмир Әминев, Гөлфия Юнысова һәм башкаларның автографлы китаплары бар.


Якташларым, өлкән дусларым — Солтанморат авылының талантлы уллары Салават Рәхмәтулла һәм Фәрит Богданов китапларын кулыма алганда аларны исемә төшерәм. Чыгышлары бездән еракта булса да, мине якын күреп, үз итеп йөргән тагын ике әдәбиятчы, озын гомер кичергән Фәния Чанышева һәм Равил Шаммас китаплары шулай ук җаныма якын.
Кайчандыр “Кызыл таң”да бергә эшләгән каләмдәшләрнең иҗат җимешләрен дулкынланып укыйм. Болар арасыннан үземнең остазым, төрле жанрларда маһирлык күрсәткән Расих Ханнановны юксынып искә төшерәм. Рим Идиятуллинның “Хәерле иртә!”, “Хәерле көн!”, “Хәерле кич!”, “Хәерле төн!” китаплары тезелешеп тора. Тәүге икесендәге автографларны укыйм: “Фәрит дус! Үзеңнең китабыңны да кулга тотарга язсын дигән теләктән...” ”Фәрит һәм Фаягөл-Фатыйма! Бу китабымны сезнең кебек намуслы кешеләр белән бергә эшләгән елларым истәлеге итеп кабул кылсагыз иде!” Яшьтәшем Марис Нәзиров та миңа изге теләктә: “Фәрит дус! Акрынлап булса да алга барабыз бит, әйеме?! Сиңа иҗади уңышлар һәм яңа китапларың тизрәк дөнья күрүен теләп...” Өлкән каләмдәшем Эдуард Әгъзаминың 1997 һәм 2004 елларда шактый саллы җыентыкларына язган автографлары: “Гомер буена бер-беребезне аңлап яшәгән дустым Фәриткә. Ихтирам һәм хөрмәт белән автор”, “Фәрит дус! Бу китаптагы күп әйбер синең аша үтте, “Кызыл таң”да басылды. Син һәр иҗат кешесенә ярдәмгә килергә әзерсең. Изгелек эшләү, күрәсең, каныңдадыр. Үзеңә дә иҗади уңышлар телим”.
Төрле яшьтәге хезмәттәшләрем — элекке һәм хәзерге “Кызыл таң”чылар Фәрит Габдерәхим, Мариус Максютов, Фаил Фәтхетдинов, Фәнис Гәрәев, Фәнүз Хәбибуллин, Фәния Габидуллина, Рәзилә Низамова, Фәндидә Харрасова, Идрис Сәет­галиев, Ләйсән Кәшфи, Ләйсән Якупова, Әнвәр Сөләйманов, Зөһрә Исламова, Венера Мәҗитова язган, нәшер иткән китаплар аларның тынгысыз иҗатчы икәнлекләрен күрсәтә, автографлары исә миңа хөрмәт билгесе дә булып тора.


Бу язганнарымнан гәзит укучыда, Фәрит Фаткуллинның өендә яхшы китаплар гына икән, дигән фикер тууы да ихтимал. Юк, алай түгел. Өч тиенгә тормаганнары да (аларның күпчелеге автографлы, рифмалап-бизәкләп, миңа мәдхия язганнар) урын биләп ята. Китапка мин изге нәрсә дип караганлыктан, аларның начарларын да утка ягарга, яки чүп савытына ташларга кулым бармый.
Искә төшә: һәркемгә балкып-елмаеп торган бик карт кына бер абзый бар иде. Зур сумкасын күтәреп, ул һәрчак күмәк чаралар үткән урында басып тора, анда һәм урамда очраган бихисап танышларына автографлы китапларын бүләк итә иде. Аның яхшы кәгазьгә басылган, бизәлгән калын-калын китаплары миндә егермедән арта бугай инде. Кызганычка каршы, укырлык бернәрсә дә юк аларда. Мондый абзыйларның икенчесе, өченчесе, дүртенчесе... хәтергә төшә. Алар “иҗат җимеш­ләре”н этешеп-төртешеп, әрсез­ләшеп, дәүләт исәбенә һәм акчалы кешеләрдән теләнеп, китап итеп чыгаралар. Моның тагын шундый хәвефле ягы бар: кулына телефон тотып туган хәзерге заман балаларына бу “басма продукция” килеп эләксә, аларда “китап шундый була икән”, дигән хата фикер тууы ихтимал бит. Китап дип нәшер ителгән шундый чүп-чарның арта баруы хәтта куркыта. Тайгадагы урман янгыннары күз алдына килеп баса. Аларны сүндерүнең бер ысулы — утка каршы ут җибәрү. Шуның кебек, әллә монда да “китапка каршы китап җибәрү”ме дигән хәвефле уй туа. Алай түгелдер! Кызып киткәндә генә шулай уйлавымдыр! Яхшы китаплар нәшер ителүе өчен җаваплы иптәшләрнең вакытлыча гына сүлпәнлеккә бирелүедер. Бу хәл тиз арада төзәтелерлектер! Амин, шулай булсын!

Фәрит Фаткуллин,
Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас