“Рух. Дәрт. Моң” дип аталган төбәкара татар мәдәнияте фестивале халкыбызның бай милли-мәдәни мирасын саклау, үстерү һәм киң җәмәгатьчелеккә таныту максатында булдырылды. Үзешчән халык иҗаты коллективлары арасында үткәрелгән бу чара гореф-гадәтләребезне, сәнгатебезне, милли йолаларыбызны яңарту һәм киләчәк буынга тапшыру өчен зур мөмкинлекләр булдыра. Агымдагы елда әлеге чара ничек үткәреләчәк һәм нинди үзгәрешләр көтелә? Фестивальнең кураторы, Бишбүләк районы Мәдәният сарае методисты Зүлия Такутдинова белән шул хакта әңгәмәләштек.
– Зүлия Мәрвәровна, “Рух. Дәрт. Моң” фестивале турында хәзер белмәгән, ишетмәгән кеше юктыр. Аны район гына түгел, республика бренды дисәк тә ялгыш булмас?..
– “Рух. Дәрт. Моң” 2022 елдан бирле Бишбүләк җирлегендә үткәрелеп килә һәм хәзер инде ул район брендына әверелде. Әлеге чараның киң колач алуы һәм популярлыгы турында анда катнашучыларның саныннан чыгып та әйтергә мөмкин. Шулай, фестивальнең тәүге елында үткән сайлап алу турында республикабызның 15 районыннан һәм ике шәһәреннән, шулай ук Русиянең дүрт төбәгеннән: Татарстан Республикасы, Ырынбур, Киров өлкәләреннән, Пермь краеннан үзешчән халык иҗаты коллективлары катнашты.
2024 елдан ул, төбәкара статус алып, Бишбүләк районы хакимияте тарафыннан һәм “Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы” төбәк иҗтимагый оешмасы ярдәме белән үткәрелеп килә. Быел исә бу проект Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәмендә тормышка ашырыла.
– Фестивальдә катнашуга күпме заявка кабул ителде? Катнашучыларның географиясе быел да Башкортстан белән генә чикләнмидер?
– Фестивальдә катнашучылар саны елдан-ел арта. Бу – зур сөенеч, димәк, “Рух. Дәрт. Моң” яши, аны беләләр, яраталар һәм әһәмиятен аңлыйлар. Агымдагы елда исә 167 заявка килде. Башка еллардан аермалы буларак, быел чит төбәкләрдән катнашучылар аеруча күп. Республикабызның 29 районы һәм 6 шәһәрендәге үзешчән коллективлардан тыш, Русиянең 11 төбәгеннән – Татарстан һәм Кырым Республикаларыннан, Ханты-Манси автономияле округыннан, Төмән, Киров, Новосибирск, Омск, Самара, Свердловск, Ырынбур өлкәләреннән, Донецк Халык Республикасыннан катнашырга теләк белдерделәр.
– Фестивальнең аталышыннан күренүенчә, ул татар мәдәниятенең төрле якларын колачлый.
– Фестиваль программасына кертелгән һәр номинация – ул татар халкының рухи мирасының аерылгысыз бер өлеше. “Вокал” номинациясендә халык җырларының матурлыгы, заманча эстрада башкару осталыгы ачылса, “Хореография”дә татар бию сәнгатенең байлыгы күрсәтелә. “Инструменталь иҗат” номинациясе исә борынгы көйләребезнең яшәвен һәм бүген дә актуаль булуын раслый. Шулай ук, “Фольклор”, “Халык кәсепләре” һәм “Декоратив-гамәли сәнгать” кебек юнәлешләр дә милли үзаңны үстерүдә, телне, гореф-гадәтләрне саклауда зур роль уйный.
Соңгы икесендә аерым кул осталарыннан тыш, халык кәсепләре белән шөгыльләнүче иҗат коллективлары, берләшмәләр дә катнаша. Ә җиңүчеләрнең кул эшләре гала-концерт узган көнне Мәдәният сарае фойесында җәелдерелгән күргәзмәдә тәкъдим ителәчәк.
Бу күптөрлелек катнашучыларга үз сәләтләрен төрле яклап күрсәтү мөмкинлеге бирә. Ул, шулай ук, татар халкының мәдәни мирасын тулырак, баерак итеп ачуга ярдәм итә. Фестиваль, чын мәгънәсендә, татар рухын, дәртен һәм моңын берләштерүче мөһим мәйданчык булып тора.
– Төбәкара татар мәдәнияте фестивалендә быел нинди үзгәрешләр көтелә? Башка еллардагыдан ул нәрсәсе белән аерылып торачак?
– Башка еллардан аермалы буларак, яшь буынга телебезне өйрәнүгә, милли мәдәниятебезне үзләштерүгә, иҗат аша моны дәвам итүгә бер этәргеч булыр, дигән максат белән быел балалар номинацияләрен дә керттек. Бу – фестивальнең иң зур һәм төп яңалыкларының берсе. Шунысы сөенечле: фестивальдә катнашуга 56 заявка килде. Дүртөйле, Туймазы, Чакмагыш, Благовар районнары, Нефтекама, Бөре шәһәрләренең балалар сәнгать мәктәпләре активлык күрсәтте.
Балаларның катнашуы, безнең фикеребезчә, яшьләрнең телебезгә, милли традицияләргә карата кызыксынуын арттырачак һәм аларны иҗади эшчәнлеккә җәлеп итәчәк.
– Фестивальнең гала-концерты өч ел дәвамында март аенда үткәрелеп килде. Быел да йолага тугры каласыздыр?
– Язның беренче ае табигатьнең уянуын, яшәешнең яңаруын гәүдәләндергән кебек, безнең фестиваль дә, исеме җисеменә туры килеп, безне яшәргә, яратырга, иҗат итәргә дәртләндерә. Гала-концерт һәм җиңүчеләрне бүләкләү Бишбүләк районы Мәдәният сарае сәхнәсендә 27 мартта үтәчәк. Моң дәрьясына чумып, рухланып, дәртләнеп кайтасыгыз килсә, рәхим итегез!
– Аңлавыбызча, “Рух. Дәрт. Моң” фестивале – ул тамаша гына түгел, ә татар халкының киләчәге өчен яңа мөмкинлекләр ачучы, милли үзаңны ныгытучы зур чара. Бу эшегездә сезгә – оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәтебезне белдерәбез һәм арытаба да фестиваль дәвамлы булып, татар мәдәниятен тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрсен дигән теләктә калабыз.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА әңгәмәләште.
Фотолар Бишбүләк районы Мәдәният сарае сайтыннан.