Мөфтәдин Гыйләҗевның җырларын кечкенәдән ишетеп, өйрәнеп үстек. Без мәктәптә укыган чорда аның бигрәк тә “Мин әнкәемне төшемдә күрдем” җыры популяр иде. Күп еллар үткәч, миңа яраткан композиторыбыз белән якыннан танышырга, аның барлык диярлек иҗат кичәләрендә катнашырга, берничә әңгәмә әзерләргә дә насыйп булды. Ул ачык йөзле, мөлаем, аралашучан кеше иде. Җыйнак кына, матур гына йортлары Дүртөйле шәһәренең кечкенә бер урамында урнашкан, бакчалары җәен гөл-чәчәккә күмелеп утыра.
Мөфтәдин Гыйләҗев 1938 елның 1 июлендә Дүртөйле районының Түбән Аташ авылында җыр-моңга гашыйк күпбалалы гаиләдә дөньяга килә. Балачагы бик авыр була аның. Бөек Ватан сугышы елларындагы ачлык-ялангачлыкта үсә. Әмма, ничек кенә булмасын, күңелендә яктылыкка, сәнгатькә тартылу көчле була. Мөфтәдин аганың тормыш юлдашы Фәрзәнә ханымда аның үз кулы белән язып калдырган истәлекләре саклана. Бүген гәзит укучыларыбыз игътибарына шуларны тәкъдим итәсе килә.
“Әтинең халык җырларын моңлы итеп җырлаганын исебез китеп тыңлый идек. Ә кулына гармун эләккәндә “Тукай маршы”н, тагын без ишетмәгән әллә нинди көйләрне уйный иде, – дип яза ул. – Күпчелек җырларның сүзләренә әнинең исемен кушып җырлый иде. Мин аларның берничәсен ул исән чакта яздырып алдым. (Аларны Фән Вәлиәхмәтовның концертта җырлаганы да булды).
Җыр җырлаукайлары тәсбих түгел,
Җыр моңайта нечкә күңелне.
Сөйләп, сөйләп бирә киләчәкне,
Сагындыра үткән гомерне...
Көтеп алган хыялыбыз булган гармун кулга 1953 елда, аны Ленинградтан агаебыз Мәдих алып кайткач эләкте. Ул безнең өчен шулкадәр кадерле һәм кыйммәтле әйбер булып тоелды. Без аны кулдан-кулга йөртеп, төнгелеккә төреп куя идек. Уйнау осталыгыбыз көннән-көн арта барды. Кичләрен безнең капка төбенә яшьләр җыела. Мәгъсүм абый – клубта, ә мин мәктәптә концертлар куя башладык.
1955 елда абыйны авыл клубына эшкә чакырдылар, ике-өч көн дигәндә колхоз рәисе, үзе Уфага барып, аңа гармун алып кайтты. Мин дә, җиденче сыйныфны тәмамлап, колхозда төрле эштә эшләп йөри идем. Абый 1956 елда Уфага музыка училищесына укырга киткәч, рәис миңа: “Агаең урынына калырсың”, – диде. Мин шатланып риза булдым.
Шулай тыныч кына клуб мөдире булып эшләп йөргәндә мәдәният бүлеге аша район Мәдәният сараена эшкә чакырдылар. Берничә көн әзерләнеп, авылларга концертлар белән чыгып та киттек. Программада – бер пәрдәлек пьеса һәм концерт. Иң беренче чыгыш ясавым Иске Солтанбәк авылында булды. Клублар ул чакта иске, сәхнәләр бәләкәй, сәхнә киемнәре юк. Күп җирдә чаршаулар да булмый, кешеләрдән китертәләр иде. Ә халык күмәк йөри. Сәхнәдә – керосин лампасы, залда тәмәке тарталар. Атларга төялеп йөрибез, кыш көннәрендә клублар бик суык. Менә шулай итеп сәнгать дөньясына кереп киттем. 1962-63 елларда берьюлы өчәр спектакль белән йөрдек, бер авылда өчәр көн кунабыз, сорасалар – концерт та куя идек.
1958 елдан – Кушнаренко, 1966 елдан – Чакмагыш, 1975 елдан Илеш район Мәдәният йортларында баянчы-аккомпаниатор, 1976-99 елларда Дүртөйле шәһәренең Техника йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләдем. Мәскәү халык университетын тәмамладым.
Мин Кушнаренкода сигез ел эшләү чорымда бик күп спектакльләр куйдык, “Халык театры” исемен алдык. Зур әсәрләрдән “Асылъяр”, “Тамырлар”, “Ул кайтты”, “Кодача”ны тамашачы хозурына чыгардык. “Тамырлар” дигән спектакль белән телевизион конкурста лауреат булып, халык соравы буенча телевидениедә өч тапкыр уйнадык. Мин бу спектакльләргә көйләрне гел үзем яздым.
Чакмагышта эшләгән чакта бию ансамбле белән күп җирләрдә чыгыш ясадык: Ульяновскида, Мәскәүнең Колонналар залында һ.б. 1968 елда Молдавиядә Бөтенсоюз һәм демократик илләр фестивалендә 12 көн чыгыш ясап, лауреатлар булып кайттык.
Бер-бер артлы җырларым туып торды. Аларны күренекле җырчылар башкарды. Башкортстаннан Зәки Мәхмүтов, Фәнүнә Сираҗетдинова, Илфак Смаков, Асия Смакова, Илһам Вәлиев, Рөстәм Асаев, Резеда Әминева, Татарстаннан Рөстәм Маликов, Зөһрә Шәрифул-лина, Зөһрә Сәхәбиева, Фән Вәлиәхмәтов һ.б.
Бервакыт Дүртөйлегә Русиянең һәм Татарстанның халык артисты Әлфия Афзалова гастрольгә килде, баянчысы авырып киткән. Без Әлфия белән егермедән артык концерт куйдык.
Улларыбыз Марат һәм Азат та сәнгать юлын сайлады. Тормыш юлдашым Фәрзәнә белән, аларның укып бетергәннәрен көтеп торып, үзебезнең гаилә ансамблен төзедек. Бу ансамбль белән татар-башкортлар яшәгән бик күп төбәкләрдә булдык. Казанда опера-балет театрында, Нижневартовскида, Себернең күп кенә башка шәһәрләрендә чыгыш ясадык.
Илле елдан артык эшләү дәверемдә ике йөздән артык җыр иҗат ителде, күпләре халык арасында популяр булып китте. Биш җыр китабым дөнья күрде. Бик күп Мактау грамоталары, “Фидакарь хезмәт өчен” медале, “Иҗади эшчәнлектәге уңышлар өчен” дигән билге белән бүләкләндем. 1984 елда – “Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре”, 1993 елда “Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исемнәр бирелде. Фәрзәнә “Фидакарь хезмәт өчен” медаленә, 1995 елда “Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеменә лаек булды”.
...Минем бер блокнотымда Мөфтәдин аганың истәлеккә үз кулы белән язган дүртъюллык шигыре дә саклана:
“Яшәгәндә якты мизгел булып,
Үтсәк иде матур юллардан,
Һәрбер гомер бер хатирә булып
Калсын иде узган еллардан”.
Әйе, яраткан композиторыбыз татар-башкорт сәнгате тарихына исемен онытылмаслык итеп язды, бөтен гомере матур бер җыр булды, иҗат җимешләре бүген дә халык йөрәгендә яши, зур сәхнәләрдән яңгырый.
Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Фото Гыйләҗевларның гаилә архивыннан.