+5 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

"Әлегә берни күрсәтәсем килми"

Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннарның матур яңалыклары бар.

"Әлегә берни күрсәтәсем килми"
"Әлегә берни күрсәтәсем килми"
Алар яңа фатир сатып алган. Бу хакта Алия сторисларында, язылучыларының сорауларына җавап биргәндә әйтте. Алия сүзләренчә, алар зуррак фатирга күченергә ниятлиләр. Әлеге вакытта артитстларның яңа фатирында ремонт бара.

Кайбер язылучылары Алиядән ремонтның кайбер элементларын күрсәтүен дә үтенгәннәр.

«Ремонт процессында проекттагы кайбер нечкәлекләрне үзгәртү теләге туды. Шуңа күрә әлегә берни дә күрсәтәсем килми. Аллаһ боерса, ремонт төгәлләнеп, күченүгә үк, әкренләп барысын да күрсәтә башлармын», – дигән ул.

Алия белән Ришат, күченү белән үк уллары Алимны балалар бакчасына бирергә уйлауларын да әйткәннәр.
 
Тулырак:https://intertat.tatar/news/aliya-ham-risat-toxvatullinnar-kucenerga-yena-5878701

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас