+5 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

"Мин йолдыз түгел!"

Фирдус Тямаевның "агрессия"се кайчан башлана?

"Мин йолдыз түгел!"
"Мин йолдыз түгел!"

Татарстанның атказанган артисты, күпләрнең яраткан җырчысы Фирдус Тямаев Мәскәүдәге концертыннан соң тәэсирләре белән уртаклашкан, анда ул 3000 тамашачы алдында чыгыш ясаган. Аның сүзләренә караганда, ул, гади авыл егете, мондый уңышларга ирешермен дип уйламаган да.

- Күз алдына китерәсезме: гади авыл егете Мәскәү үзәгендә концерт куйды! Мин беркайчан да Мәскәүгә концерт белән килермен дип уйламаган идем. Шуңа күрә кайвакыт, кешеләр минем белән фотога төшәргә килгәндә, миндә «агрессия» башлана. Мин "йолдызланган"га, яки тәкәббер булганга түгел, бу мин гади авыл егете булганга, һәм үземне танылган артист буларак кабул итмәгәнгә шулай килеп чыга. Һәм мин бу игътибарны авыр кабул итәм. Ә бүген үз хисләремне җиткерә дә алмыйм, өч сәгать туктаусыз концерт куйдык, бу бик көчле булды, — дип билгеләде Фирдус Тямаев.

Аның сүзләренчә, ул концерт алдыннан көне буе ашамаган, әмма, шуңа да карамастан, җырчы энергия белән тулы булган һәм зур концерт үткәрә алган. Ул, шулай ук, тамашачыларына рәхмәт белдергән.

Фото: социаль челтәрдән.

Автор: Резида Валитова
Читайте нас