+5 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Тугандаш йөрәкләр авазы

Башкортстанның бөек шагыйре Шәехзадә Бабичның нәсел-нәсәбендә талантлы шәхесләр күп. Бу мәкаләм шуларның берсе Тәбрис Бабичев турында. Аның хакында каләм тибрәтергә утыруымның сәбәбе дә бар: яңарак кына “Чурагол” нәшриятында аның “Братское сердце Z” дигән китабы басылып чыкты. Бу басма әлеге көннәрдә илебез фашизмга каршы алып барган махсус хәрби операциядә авторның таланты һәм үткер каләме белән көрәшкә чыгуын чагылдыра.  

Тугандаш йөрәкләр авазы
Тугандаш йөрәкләр авазы

Тәбрис 1963 елның 29 ноябрендә Сәгыйть Сәйфелмөлек улы һәм Аксинья Федоровнаның җиденче баласы булып дөньяга килә. Бәләкәйдән үк спортка мөкиббән булып үсә. Ул җиңел атлетика буенча – беренче разрядка, дзюдода көрән билбауга ия. Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар берлекләре әгъзасы. Дүрт шигырьләр җыентыгы авторы.
“Инде дүрт елдан артык махсус хәрби операция бара. Бик еш Русия сугышчыларының батырлыклары турында ишетеп торам. Ишеткәнем, укыганым, күргәннәремнән соң туган шигырьләр язылмыйча калмый, алар укучыларның күңеленә, акылына барып җитәргә омтыла, җиңүне якынайтырга өнди”, – ди шагыйрь Тәбрис Бабичев.
Авторның ике шигырен татар теленә тәрҗемә итеп, “Кызыл таң” укучыларына да җиткерергә уйладым. Аларның берсе – шагыйрь Шәехзадә Бабичка, икенчесе җырчы һәм музыкант Радик Динәхмәтовка багышланган. Бу ике шәхеснең төп уртаклыгы – туган илләре иминлеген шәхси мәнфәгатьләреннән өстен куеп, көрәшкә чыгуларында.

Шәехзадә Бабичка

Өч тапкыр үтерелгән
Шәехзадә, –
Бөеклеккә көчсез ул еллар.
Егерме дүртендә җәзаланды
шагыйрь,
Аны сагынып гасырлар елар.

Утызынчыда асылды шагыйрь,
Тере граниттыр күмелгән шагыйрь.
Саф исеменә тагын бер тапкыр
Пычрак коралдан аңа аттылар.
Туралган шагыйрь терелмәсен, дип,
Шигырьләренә балта чаптылар.

Алтмышынчыда даһи терелде, –
Әдәбиятта айдай нурланды.
Алтыннан кыйммәт горур иҗаты
Халык телендә, илдә җырланды.

Тик җитмешенче еллар яңадан
Хөррият нурын кире бордылар.
Кабердәге дә дәһшәт куптара:
Саф иҗатына ятьмә кордылар.

Феникс коштай тагын терелү
Шәехзадәгә яңалык түгел.
Бөек шагыйрьнең нурлануыннан
Кеше булырга омтыла күңел.

 


Радик Динәхмәтовка


Флейталы егет эстрадага
чыкты,
Күзләрендә яна ялкыннар.
Уйнап җырлый, дулкынлану
белән
Зур таланты тора алкынлап.

Йөрәкләргә якты нур кабызды,
Күңелләргә өмет тамызды,
Илгә дошман һөҗүм иткәндә,
Yзе теләп, яуга киткәндә.

Яра бәйләгәндә күңеле елый,
Дошманнарны куып, “калашы” улый.
Яраларны ямап, флейтада уйный, –
Җыры дәвалый, бер кимен куймый.

Башкорт якташыбыз – үзе горурлык,
Хәрби мундиры фракка торырлык.
Җиңү белән сәхнәләргә кайтсын,
Җыры белән алсу таңнар атсын.

Әйе, Радик та, башка хәрбиләребез дә исән-сау һәм җиңү белән гаиләләренә, тыныч хезмәтләренә әйләнеп кайтсыннар.

Ганс Хәкимов.

 

 

 

 

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас