+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Моң икътисады

Башкортстанда музыка ничек креатив индустриянең төп драйверларның берсенә әверелә?

vk.com/ayyola.music AY YOLA этно-коллективыvk.com/ayyola.music AY YOLA этно-коллективы
AY YOLA этно-коллективыФото:vk.com/ayyola.music

Музыка һәрвакыт Башкортстан мәдәниятенең асыл нигезе булды. Курай моңы, халык җырлары, этно-проектлар, рок һәм электрон музыка – болар барысы да республика халкының холкын, тарихын һәм дөньяга карашын чагылдыра. Әмма бүген музыка тагын да киңрәк мәгънә ала: ул креатив индустриянең тулы хокуклы өлешенә, икътисади үсеш драйверына әверелә.
Музыкаль иҗат, заманча инфраструктура, белем бирү һәм дәүләт ярдәме берләшкәндә – музыка мәдәни кыйммәт кенә түгел, ә реаль икътисади ресурс та була ала.

Русия күләмендә креатив индустрияләр бүген дәүләт сәясәтенең мөһим өлешен били. Президент Указы нигезендә, 2030 елга ил икътисады структурасында креатив икътисад өлешен 6 процентка кадәр арттыру бурычы куелды. Узган елның февралендә креатив индустрияләрне үстерүнең хокукый нигезен билгеләгән федераль закон үз көченә керде.
Башкортстан бу процессларга актив кушылды. Музыка әлеге системада аерым урын ала: ул сәнгать, мәгариф, технология һәм бизнесны берләштерә.

glavarb.ruglavarb.ru
Фото:glavarb.ru

Уфадагы “Квартирник” музыкаль киңлегендә Башкортстан Башлыгы Радий Хабиров катнашында “Креатив индустрияләр сәгате” форматында күчмә киңәшмә узды. Очрашу музыкаль иҗатка багышланды һәм республикада музыка үсешенең бүгенге торышын һәм перспективаларын ачыклады.

Чара алдыннан республика җитәкчесе узган елның октябрендә ачылган иҗади киңлек белән танышты. Биредә тавыш яздыру студиясе, диджейлык мәктәбе, концерт сәхнәсе эшли, вокал, гитара, фортепиано һәм башка күптәрле кораллары буенча дәресләр үткәрелә. Аерым игътибар милли уен коралларына да бирелә: курай, кубыз, думбра уйнарга теләүчеләр күп. Бүген үзәктә 100 кеше шөгыльләнә.

Проектка нигез салучы Владимир Соловьев сүзләренчә, башта гади музыкаль мәктәп булдыру ниятләнгән, әмма вакыт узу белән “Квартирник” мәдәни үзәккә әверелгән. Биредә тематик кичәләр, лекцияләр, камера концертлары, өлкән буын өчен дискотекалар, хәйрия чаралары үткәрелә.

glavarb.ruglavarb.ru
Фото:glavarb.ru

Музыка – креатив икътисадның драйверларының берсе

Башкортстан Башлыгы Радий Хабиров музыкаль мәдәниятне креатив икътисадның аерылгысыз өлеше булуын ассызыклады:
“Бу юнәлешне икътисади үсешнең мөһим драйверына әйләндерергә мөмкин. Без республика музыкантларын актив хуплыйбыз. ИҖАТ коллективлар өчен грантлар системасы эшли, ә УЗГАН елдан креатив индустрияләр өчен грантлар булдырылды. Музыкаль проектлар да әлеге ярдәм чараларына дәгъва итә ала”.

Музыкаль проектлар бүген социаль башлангычларда да актив катнаша: концертлар, хәйрия акцияләре, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары оештырыла. Бу музыкада иҗтимагый миссиянең дә көчле булуын күрсәтә.

“Креатив индустрияләр сәгате”ндә музыка өлкәсендә системалы белем бирү һәм яңа белгечлекләр кертү зарурлыгы аерым билгеләнде. Аеруча тавыш режиссурасы, психоакустика кебек юнәлешләрдә кадрлар дефициты сизелә.

Башкортстанда инде бүген үк креатив кадрлар әзерләү системасы формалашкан. Уфа, Стәрлетамак һәм Сибайда креатив индустрияләр мәктәпләре эшли. Республикада иртә һөнәри юнәлеш бирүгә дә игътибар зур: УДНТУ базасында “Креатив индустрияләр классы” проекты гамәлгә ашырыла, анда мәктәп укучылары иҗади икътисад нигезләре белән таныша.
2025 елда Уфада бөтенрусия Креатив индустрияләр мәктәпләре съезды узуы республика статусының югары булуын раслый.

Башкортстанда креатив индустрияләр үсеше башкала белән генә чикләнми. Республикада 7 пилот территория билгеләнде – Уфа, Стәрлетамак, Сибай, Агыйдел, Белорет, Бөре һәм Чишмә районнары. Монда креатив стандарт элементлары урындагы үзенчәлекләрне исәпкә алып гамәлгә кертелә.

glavarb.ruglavarb.ru
Фото:glavarb.ru

Этномузыкадан дөнья сәхнәсенә

Музыкаль фестивальләр, концерт мәйданчыклары, этномузыка проектлары да яңа сулыш ала. Башкортстан музыкасының аерым үзенчәлеге – милли тамырлар белән заманча формаларның берләшүе. Дөньякүләм танылу алган AY YOLA этно-коллективы моның ачык мисалы. Моның кебек проектлар республика имиджын илдән читтә дә таныта.

“Алар барысы да – бөтен дөньяга танылган AY YOLA этно-коллективыннан алып, традицион популяр музыка башкаручыларга кадәр, бик мөһим бурычны үти – безнең Башкортстанны алга этәрә. Ә барыннан да элек сыйфатлы музыкаль продукт ясый һәм менә монда безнең идарә командасы иҗади индустрияләргә ярдәм итүнең республика чаралары кысаларында барлык кирәкле инструментарийларны тәкъдим итә ала һәм бирергә тиеш тә”, – диде Радий Хәбиров очрашу йомгаклары буенча.

Видео:© БСТ

Башкортстанда креатив икътисад күләме 50 миллиард сумнан артып китә һәм төбәк тулаем продуктының 2 процентын тәшкил итә. Музыка, реклама, санлы контент, дизайн белән беррәттән, бу үсешкә үз өлешен кертә.

“Башкортостан” телерадиокомпаниясенең хокук мәсьәләләре буенча директоры Алмаз Манаков фикеренчә, әлеге тәҗрибә киңрәк кулланыла ала:
“Урындагы лидер, кешеләр тырышлыгы һәм муниципалитет командасы ярдәме булганда – иҗади башлангычлар тиражлау өчен модель була ала”.

Музыка – сәхнәдә яңгыраган моң гына түгел. Ул креатив икътисадның йөрәге, кешеләрне берләштерүче көч, төбәк үсешенең стратегик ресурсы. Дәүләт, иҗатчылар һәм бизнес бер юнәлештә эшләгәндә, музыка республика өчен яңа офыклар ача. Иҗат үсә, моң яңгырый, ә Башкортстан креатив икътисад картасында үзенең көчле тавышын ишеттерә.

Читайте нас