+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Театрга мөнәсәбәт һәм зәвык кирәк!"

Әлмәт татар дәүләт драма театры җитәкчеләре һәм артистлары бүген “Кызыл таң”да кунакта булды.

"Театрга мөнәсәбәт һәм зәвык кирәк!""Театрга мөнәсәбәт һәм зәвык кирәк!"
"Театрга мөнәсәбәт һәм зәвык кирәк!"

Хәбәр итүебезчә, 14-17 апрельдә Әлмәт татар дәүләт драма театрының Уфадагы гастрольләре Уфа "Нур" татар дәүләт театры сәхнәсендә, ә инде 27-29 апрельдә М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәсендә узачак.

Бүген редакциябезгә Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Русиянең һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева, Татарстанның атказанган артисты Фикрәт Сибгатуллин һәм театрның яшь артисты Ләйсән Әхмәдиева кунакта булдылар. Кунакларны "Кызыл таң" гәзитенең баш мөхәррир урынбасары Фәнис Гәрәев сәламләде һәм аларны гәзитебезнең тарихы белән таныштырды.

Әлмәт татар дәүләт драма театры Уфага гастрольләр белән 2014 елда килгәннән соң 2023 елда "Туганлык" һәм "Кече шәһәр театрлары" фестивалендә катнашып, җиңүләргә дә ирешкән.

- "Туганлык" фестивалендә "Алтынчәч" спектакле белән махсус призга ия булсак, "Кече шәһәр театрлары" фестивалендә "Ул әле өйләнмәгән иде" спектакле белән уңышлы чыгыш ясап, Гран-при яуладык. Гомумән, без Уфаны яратабыз һәм һәрвакыт сагынып киләбез. Безнең театр һәрвакыт эзләнүдә. Мин 21 ел җитәкче булып эшлим һәм шушы вакыт эчендә 50 режиссер белән спектакльләр чыгардык. Әйтергә кирәк, һәр спектакльнең үз язмышы. Бүген репертуарыбызда 35 спектакль бар. Шуларның тугызын Уфа тамашачысы күрә алачак.

14 апрельдә - "Ул әле өйләнмәгән иде", 15 апрельдә 14.00 сәгатьтә - "Кайда минем илем?", ә кичен - "Җиләкле җәй", 16 апрельдә 14.00 сәгатьтә - "Өзелгән көй", 19.00 сәгатьтә - "Нечкә бил", 17 апрельдә "Курку" спектакльләре күрсәтеләчәк. Ә инде Башкорт дәүләт академия драма театрында "И,тальян", "Ат карагы", "Җил артыннан" спектакльләре күрсәтеләчәк. Уфа, Башкортстан тамашачысын спектакльләребездә көтеп калабыз! - диде Фәридә Исмәгыйлева.

Татарстанның атказанган артисты Фикрәт Сибгатуллин һәм театрның яшь артисты Ләйсән Әхмәдиева үзләре белән таныштырды һәм нинди спектакльләрдә катнашулары хакында сөйләде. Фәһемле аралашу бик җылы мохиттә үтте. Кызыклы очрашуда кунаклар "Кызыл таң", "Өмет" гәзитләре журналистларының сорауларына җаваплар да бирде.

Хөрмәтле дуслар, театр сөючеләр! Сезне Әлмәт татар дәүләт драма театрының Уфадагы гастрольләре спектакльләрендә көтеп калабыз!

Фото: Динар Кәлимуллин.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас