Артист быел үзенең концертына яңа фишка керткән – ул тамашачылар арасында лотерея уйната, аларга бүләкләр өләшә.
Ләкин бер дә көтелмәгән хәл килеп чыга – лотереяның иң шәп бүләген, ягъни косметология салонына сертификатны 90 яшьлек Сөембикә апа ота! Әлбәттә, сертификатны алырга чыккан өлкән яшьтәге әбекәйне күргәч, зал, тыелып кала алмыйча, дәррәү көлеп җибәрә.
«Бу өстеңнән астыңа кадәр яшәртә торган процедура инде. Шул аппаратка кертәләр дә Сезне, яңадан туасыз. Шунда ук имезлек каптырып куялар», – дип шаярта җырчының концертын алып баручы Фәрит Галиев та.
Карчык исә, «Ришат – яраткан малаем», дип, җырчыга рәхмәтләрен белдерергә дә онытмый.
«Сөембикә әбине танымассыз да әле бу процедурадан соң», – дип, әлеге видеоны җырчының социаль челтәрдәге сәхифәсенә куйганнар.
Тулырак: https://intertat.tatar/news/risat-yaratkan-malaem-risat-fazlyiaxmatov-koncertynda-kyzyk-xal-bulgan-5878751