Халкыбызның данлыклы уллары һәм кызларының исемнәрен барлау, таныту, киләчәк буыннарга җиткерү юнәлешендә “Кызыл таң” гәзите актив эшчәнлек алып бара. Башкортстанда гына түгел, тоташ илдә киң танылу алган җырчы, арабыздан бик иртә киткән Радик Гәрәев турында бүген тәкъдим ителүче мәкаләне бөек җырчының тууына илле ел тулу уңаеннан хезмәттәшебез Фәрит абый Фаткуллин язган. Авторның “Тын сукмакта тал тибрәлә” китабында урын алган әлеге язма данлыклы җырчыбыз Радик Гәрәевның шәхесен бар тулылыгында ачып сала.
Әй язмыш! Радик Гәрәев әле дә зал тулы тамашачыларга илһамлы җырларын бүләк итәргә, алай гына да түгел, Башкортстанның җыр сәнгате казанышларын Русиянең төрле төбәкләрендә, чит илләрдә күрсәтүне дәвам итәргә тиеш иде. Чын-чыннан йолдыз булып атылган, исеме күңелләребезгә онытылмаслык булып язылган бу олы талант иясе безнең арадан 40 яшендә китте. Ничәнче яз аннан башка килде, ничәнче туган көне аның үзеннән башка билгеләнә.
1956 ел язының соңгы бураннары чорында дөньяга аваз салып, 1996 ел көзенең карлы-яңгырлы бер көнендә Уфаның мөселман зиратында мәңгелек йокыга талган шәхес. Кырык елдан аз гына вакыт аралыгына бай эчтәлекле тормыш, кабатланмас иҗат, соклангыч зур эшләр, дәрәҗәләр һәм иң мөһиме – сәнгатьнең югары даирәләрендә танылу, халык мәхәббәтен яулау сыйган. Сәхнә эшчәнлеге нибары 16 ел гына дәвам иткән Радик Гәрәевның мактаулы исемнәрен хәтергә төшереп үтү бүген һич тә артык булмас, дип уйлыйм. Яшь җырчыларның Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге республика конкурсында җиңүче (Уфа, 1978 ел); совет җырларын башкаручыларның Бөтенрусия (Сочи, 1980) һәм Бөтенсоюз (Днепропетровск, 1980) конкурслары лауреаты; “Кызыл канәфер” сигезенче халыкара сәяси җыр фестивалендә (Сочи, 1983) Советлар Союзында беренче булып Гран-при яулаган җырчы; Башкортстан комсомолының Галимов Сәләм исемендәге премиясе лауреаты (1983); БАССРның халык артисты (1983); РСФСРның халык артисты (1989); Халыкара иҗат академиясе мөхбир әгъзасы (1994).
Яңавыл эшчеләр поселогында (1991 елдан – шәһәр) Мәдхия апа һәм Арслан абый Гәрәевлар гаиләсендә тугыз бала үскән. Радикның өч апасы, дүрт абыйсы, бер энесе – һәркайсы үзе яраткан һөнәрне сайлап, төрле урында Ватанга намуслы хезмәт иткән һәм кайберләре әле дә хезмәт итә. Казахстандагы Зәкирә апасы 11 бала үстергән. Апалары Нәзирә белән Нәзифә – укытучылар, абыйлары Нәкыйп – шофер, Рим – хәрби очучы, Ренат – инженер, Риф – механик, энесе Рәлиф – слесарь. Гаилә бердәмлеге, татулыгы белән һәрчак сокландырган. Еш очрашып, бер-берсенә ярдәмләшеп, һәр эшкә тотыныр алдыннан үзара киңәшләшкәннәр. Тагын шунысы бар – гаиләдә барысы да җыр ярата.
Бу уңайдан Радик барысыннан да уздырган: мәктәптә чакта ук җыр, музыка дәресләрен көтеп алган, өлкән сыйныфларда үзе эстрада ансамбле оештырган. Бәлки, шуңадыр да аның сәнгать училищесына укырга китү теләген әти-әнисе дә, апа-абыйлары да хуплап каршы алган.
Уфа сәнгать училищесында һәм институтында Радикны җырлау осталыгына өйрәткән профессор Миләүшә Мортазина сөйли: “Безгә укырга керергә теләге шулкадәр көчле булганга ул үзенең яшен арттырып күрсәткән, унбиш яшьтә генә иде. Җырлатып карадык: тавышы, моңы бар. Шәп җырчы булып китәргә көче, тырышлыгы җитәрлек кебек. Җырларга өйрәнергә атлыгып, омтылып торуы белән мине дә үз ягына аударды. “Я помню чудное мгновенье” романсын балаларча беркатлылык белән башкарып, беренче очрашуда ук тетрәтте ул. Дөресен генә әйткәндә, авылдан килгән ниндидер малай һәм бөек, күтәренке романс тәү карашка ничектер ярашмаган күренеш сыман тоелды миңа. Әмма Радикның шигъри, моңлы күңеле иртә уянган шул.
Без шөгыльләнә башладык. Унбиш-уналты яшьләрдә, мәгълүм булуынча, тавыш зур үзгәрешләр кичерә, ягъни мутация чоры була. Бу вакытта тавышка киеренкелек тудырырга, җырларга ярамый, шунлыктан беренче елны без тавышны саклауны иң беренче максат итеп куйдык. Мутация чоры озакка сузылганлыктан, бер елга Яңавылга кайтарып җибәрдек. Җырламыйча гына урта мәктәпне тәмамлап килергә куштык. Безнең киңәшне тайпылышсыз үтәгән, тавышын саклаган. Җырчының түземлелеге һәм тыңлаучанлыгы әнә шунда да күренә. Гомер буе шундый тырыш, тыңлаучан укучы булып калды.
Училищедан соң армиядә хезмәт иткәндә дә ул миңа хатлар яза, җырлау техникасы буенча киңәшләр сорый иде. Армиядән физик яктан чыныгып кайтты. Тавышы да шомарган иде. Аның башкаруында Ян Френкельнең “Журавли” җырын күз яшемә төелеп тыңладым һәм ул булачак йолдыз булып күз алдыма басты. Сәнгать институтына конкурсны бернинди каршылыксыз үтте. Икенче курста инде опера һәм балет театрының өйрәнчекләр төркемендә эшли иде. Тиз арада аңа күләмле партияләрне ышанып тапшырдылар. Алар арасында Евгений Онегин, “Травиата”дан Жермон (бу аның диплом эше иде, “отлично”га яклады), “Сильва”дан Эдвин, “Севиль цирюльнигы”ннан Фигаро, “Кармен”нан Моралес, “Урал илчеләре”ннән Акчәчән һәм башкалар бар иде. Заһир Исмәгыйлев “Акмулла” операсындагы төп партияне яраткан укучысы һәм җырчысы Радик Гәрәев тавышына язды. Операның сәхнәдә уңыш казануында да Радикның өлеше зур булды”.
Радик Гәрәев опера җырчысы гына түгел, классика, халык иҗаты, урыс совет һәм Башкортстан композиторлары әсәрләрен үз эченә алган гаять бай һәм төрле репертуарлы концерт башкаручысы буларак та халык ихтирамын яулады. Концерт программалары белән ул СССР һәм БДБ шәһәрләрендә, чит илләрдә – Германиядә, Әфганстанда, АКШта, Финляндиядә, Италиядә, Израильдә, Төркиядә, Франциядә, Испаниядә, Австриядә, Канадада, Грециядә, Польшада, Чехословакиядә, Болгариядә чыгышлар ясады.
Күңелем белән мин Радик Гәрәев дөнья күләмендә танылган 1983 елга әйләнеп кайтам. Сочидан Гран-при яулап кайткач, ул бәләкәйдән яратып укыган “Кызыл таң” гәзите хәбәрчесе белән тәэссоратларын ихлас һәм шатланып уртаклашты: “Фестиваль “Тынычлык маршы” девизы астында үтте. Анда “Безнең корал – җыр, Җир шарын атом һәлакәтеннән саклап калыйк” дигән сүзләр еш кабатланды. Беренче турда сугышка каршы җырлар яңгырады. Мин Давид Тухмановның Михаил Дудин сүзләренә “День без выстрела”сын җырладым. Икенче турда бөтен илләрдән килгән яшьләр дә мотлак рәвештә совет җырларын сайлап алырга тиеш иде. Мин Мөслим Магомаевның Николай Добронравов шигыренә язган “Земля – родина любви” җырын сайладым. СССРның халык артисты М. Магомаев аны үзе бик яхшы җырлый, аның белән безнең тавышлар да бертөрле (баритон). Димәк, миңа аны үземчә, тик үземчә генә яңгыратырга, атаклы җырчы һәм авторга охшамаска кирәк иде. Жюриның фикеренчә, максатыма ирешкәнмен…
Менә өченче тур. Фестивальдә катнашучы һәркем үз туган халкының моңын ишеттерергә тиеш. Ишмулла Дилмөхәммәтовның “Уралым” җырына тукталдым. Мәгълүм булуынча, ул Салават Юлаев сүзләренә язылган.
Уралым, Уралым,
Күгәреп яткан Уралым,
Нурга чумган түбәсе,
Күккә ашкан Уралым…
Фестивальдә кыска гына вакыт эчендә туган ягымны, якыннарымны сагыну – барысы да шушы илаһи моңга уралып чыкты булса кирәк. Тамашачыларны үзем күрмим, ә аларның башкорт моңыннан тетрәнеп утыруын йөрәгем белән тоям. Берничек тә әйтеп биреп булмый торган тирән кичереш белән, бирелеп җырладым. Һәм башкорт моңын Җир шарының 22 иленнән килгән җырчылар күтәреп алды. Бөтен зал берничә минут аягөсте алкышлады. “Уралым” планета өстеннән яңгырап үткәндәй тоелды. Каяндыр Африкадан, Латин Америкасыннан килгән, башкорт халкы турында ишетеп тә белмәгән кешеләрнең милли моңыбызны шулай кабул итүе, йөрәктән чыккан җырның йөрәкләргә барып җитүе, җыр-моңның тәрҗемәсез дә аңлашылуы турында фикеремне ныгытты”.
Жюриның карары беркемдә дә бәхәс тудырмый: Радик Гәрәев Гран-при иясе. Мондый бәйгедә бу иң зур бүләккә аңарчы өч кенә җырчы – Аргентина, Португалия, Куба вәкилләре лаек булган һәм аннары берничә ел беркемгә дә бирелмәгән. Фестиваль йомгаклары буенча илнең иң төп гәзите “Правда” да якташыбыз чыгышына югары бәя бирде. Жюрига җитәкчелек иткән Александра Пахмутованың: “Радик Гәрәев барлык җырчылар арасында ун тавышка югары булды”, – дигән сүзләре хәтеремдә уелып калган.
1983 ел Радик Гәрәевка, Гран-при яулаудан һәм “халык артисты” исеменә лаек булудан тыш, тагын да байтак куанычлар китерде: 6 яшьлек Эльмирага иптәшкә Элина исемле икенче кызлары туды, Яңа елда исә аларның гаиләсе тулай торактагы бер бүлмәдән яхшы фатирга күченде.
Мәскәүдә дә Радикның популярлыгы кинәт үсеп китте. Аны еш кына зур бәйрәмнәргә, концертларга, иҗат бәйгеләренә жюри составына чакырдылар, мәшһүр композиторлар үзләренең яңа җырларын беренче булып башкаруны аңа ышанып тапшырдылар. Мәсәлән, Владимир Мигуля белән Андрей Дементьев иҗат иткән һәм заманында эфирдан да төшмәгән “Так начинался для нас комсомол” җыры Радикның җиңел кулы белән популярлашып китте. 1985 елның ноябрендә Уфада үткән Бөтенсоюз эстрада фестивален хәтерлим, чөнки миңа аның барышын гәзиттә яктыртырга туры килгән иде. Безгә илнең бик күп күренекле сәнгать эшлеклеләре, “Ариэль”, “Аллегро”, “Арсенал” кебек ансамбльләр килде, төрле музыка яңгырады, фикер алышулар булды. Ул дәвердә җырларын халык аеруча яратып тыңлаган композитор Александра Пахмутова фестивальнең үзәгендә булды. Менә ул үзенең өр-яңа ике җыры беренче тапкыр яңгыраячагын игълан итте һәм пианино артына утырды. Аларны Радик Гәрәев җырлады. Болар – әле экраннарга чыгып өлгермәгән “Битва за Москву” фильмыннан иде. Алар хәзер икесе дә киң билгеле җырлар.
Якташыбызны “Мәскәү көзе”, Ленинградтагы “Май йолдызлары” фестивальләренә даими чакырдылар, “Зәңгәр ут” Яңа ел кичәләрендә күп тапкырлар чыгыш ясады, аларның берсендә хәтта алып баручы булды. Унбиш ел дәвамында “Иптәш кино” Бөтенсоюз программасында даими катнашып килде, илнең күп кенә данлыклы сәнгать осталары эшләгән бу коллективның сөекле кешесенә, хәтта кумирына әйләнде.
Программаның музыкаль җитәкчесе, композитор Владимир Камоликов бу җәһәттән түбәндәгеләрне хәтерли: “Иптәш кино” театрлаштырылган тамашасын СССР Кинематографистлар берлегенең совет кино сәнгатен пропагандалау бюросы оештырган иде. Ул 25 ел яшәп, 1988 елда сүнеп калды. Аңарда иң күренекле кино артистлары, мәсәлән, Николай Крючков, Нонна Мордюкова, Евгений Матвеев, Андрей Миронов, Георгий Вицин, Вахтанг Кикабидзе, композиторлар – Арно Бабаджанян, Ян Френкель, Никита Богословский, Марк Фрадкин, Юрий Саульский һәм башкалар катнашты. Мәскәү һәм Ленинградтан тыш, Киев, Минск, Кишинев, Ташкент, Дүшәнбе, Алма-Ата, Таллин, Вильнюс, Дондагы Ростов, Сочи, Томск, Красноярск, Хабаровск, Владивосток, Чиләбе кебек күп шәһәрләрдә булдык. Шәһәргә безнең гигант кинодесантның килеп төшүе бәйрәмгә әверелә иде. “Иптәш кино”га талантларны нык сайлап алдык. Кайберәүләрне берничә гастрольдән соң кабат чакырмый да идек.
Радик белән беренче очрашуым турында көндәлегемә теркәп куйганмын. 1982 елның 5 гыйнвары. Бу көнне Мәскәүнең Олимпиада спорт комплексында Яңа ел тамашасын карадым. Илнең бөтен данлыклы сәнгать осталары җыелган монда. Күпләре инде таныш, кайберләре ялыктыра да башлаган. Беренче бүлек бетүгә бара, ә яңа тавыш, яңа талант һаман күренми. Һәм кинәт! Я Ходай! Мәйданны бик яхшы, чиста, яшь, беркемнекенә дә охшамаган баритон сафландырып җибәрде. Мин һушсыз калдым. “Кем бу?” – дип сорадым янәшәмдәге берәүдән. “Төгәл генә белмим. Мәскәүнеке түгеллеген генә беләм. Кайдандыр Себердән бугай”.
Җыр тәмамланды, тәнәфес игълан ителде. Мин яшь талантны “эләктереп алырга” аска төшеп йөгердем. Аны таптым, “Иптәш кино” турында сөйләдем. “Кино” сүзе чыккач, күзләре очкынланып китте. Мин аны бүгенге уңышлы чыгышы белән котладым һәм үзебезнең программада чыгыш ясарга тәкъдим иттем. Карап торуга ул 18-20 яшьлек егетләр кебек. Аңа инде 25 яшь, бала атасы, хатыны Наҗия дә опера җырчысы икән. Мин безнең программага эләгү кыенлыгын тагын бер тапкыр искәрттем һәм әлегә буш урын булмавын әйттем.
“Иптәш кино” җитәкчеләре, әлбәттә, Уфадагы ниндидер бер яшь студент-җырчыны коллективка алырга теләмәделәр, һичьюгы “атказанган” дигән исеме булу мөһим иде. Радик белән хәбәрләшеп тордык. Шул ук елның сентябрендә Ленинградка гастрольгә әзерләнгәндә үзебезнекеләргә тагын Радик турында сүз кузгаттым. Баш режиссер тагын тузынып алды: “Ленинград бит бу! Анда билгесез җырчыны алып бару?” Әгәр тиешенчә килеп чыкмаса, Радикка киткән чыгымнарны ул минем хезмәт хакымнан тотып калачагын әйтте. Шулай килештек. Мин Радикка туп-туры Ленинградка очарга куштым. Данлыклы “Октябрьский” концерт залында Давид Тухмановның “Притяжение Земли” җырын искиткеч башкарып, шунда ук үз кешегә әйләнде. “Кем бу?” – дигән сорауга инде баш режиссер: “Мин бу малайны Уфадан тартып алдым”, – дип масайды.
Программада эшләүче композиторлар да аңа игътибар иттеләр. Үз җырларын бирә башладылар, аның белән бергә теләп чыгыш ясадылар. “Иптәш кино”дан тыш та үз концертларына чакырдылар. Үзәк телевидениедәге иң яхшы музыкаль тапшырулар аңардан башка үтми торган булды, радиода тавышы еш яңгырады, Хөкүмәт концертларында катнаштырдылар. Аның белән Ян Френкель, Марк Фрадкин, Никита Богословский, Вениамин Баснер, Юрий Саульский, Александра Пахмутова эшләргә яратты. Аеруча Николай Крючков якын күрде. Көненә 2-3 концерт бирелгәндә Крючков алар арасында кунакханәгә кайтып ял итә һәм үз чыгышы алдыннан гына килә иде. Бу тәртибен бозып, ул Радикны тыңларга йөри башлады. “Уфадан килгән бу малай булдыра бит!” – дип кабатларга яратты. Крючков – мактауларга саран кеше, һәм аңардан шундый бәя ишетү аеруча кыйммәт. Алар бик дуслашып китте. Бер-берсе – гаять популяр актер, совет киносының легендасы, эпохасы, икенчесе яшьлек, талант, сәнгатебезнең иртәгәсе. Аларның мөкиббән китеп сөйләшкәннәрен, их, видеокамерага төшерәсе иде, дип куя идем, әмма ул чакта көнкүреш камералары юк иде шул. Чираттагы гастроль турында килешеп сөйләшкәндә Николай Афанасиевич һәрчак Радикның бару-бармавы белән кызыксыныр булды”…
Радик Гәрәев башкорт, урыс, татар телләрендә камил дәрәҗәдә җырлады. Опера һәм эстрада җырчысы буларак, гаять югары башкару осталыгына иреште. Милли җыр сәнгатебезне Советлар Союзы һәм дөнья илләрендә танытты, Ирина Архипова, Тамара Синявская, Мөслим Магомаев, Иосиф Кобзон, Лев Лещенко, София Ротару, Алла Пугачева кебек күренекле җырчылар сафына басты. Мәскәү радио-телевидениесе аша аның чыгышларын тыңлау-карау республикабыз халкы өчен дә горурлыкқ булды.
Шул ук вакытта Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрының абруе түбән тәгәрәве аны борчый иде. Талантлы артистлар читкә китте, спектакльләрнең сыйфаты түбәнәйде, халык театрга йөрми башлады.
Радикны да, күп нәрсәләр вәгъдә итеп, Мәскәүгә, Ленинградка, Сочига, башка шәһәрләргә эшкә чакырдылар. Кайда да аны хөрмәт итәләр, яраталар, талантын югары бәялиләр иде. Сайлап алу мөмкинлекләре зур иде: хатыныңны, ике кызыңны, улыңны иярт тә чакырган театрларның берәрсенә барып урнаш. Ләкин андый уйлар Радикның башына да килмәде. Туган республикабызның, сәнгатебезнең кайнар патриоты иде ул. Шул мәлдә мәдәният министры аңа опера һәм балет театрына директорлык эшенә алынырга тәкъдим ясады. Үз янына берничә тапкыр чакырды. “Сине беләләр, яраталар, театр кешеләрен син дә беләсең. Театрны синнән башка кем күтәрер, дип уйлыйсың? Залдагы буш урындыкларга карап җырлау гарьлек түгелмени?” дип үгетләде.
Гарьлек, әлбәттә. Театрның түбән тәгәрәвен дә күреп тора, аның сәбәпләрен дә белә. “Ярый, бу эшкә алынам, – диде Гәрәев министр белән чираттагы сөйләшү вакытында. – Әмма үземнең шартларны да куям: коллективны булдыксызлардан, ялкаулардан тазартам, югарыдагыларның телефон шалтыратуы буенча миңа беркемне дә такмасыннар, театрдагы барлык карарларны директор гына кабул итәргә һәм сорау да аңардан гына булырга тиеш!”
Менә шулай бернинди җитәкчелек эше тәҗрибәсе булмаган 34 яшьлек Радик Гәрәев 1990 елда 700 кешелек коллективы булган театрның директоры булып китте. Әлбәттә, югарыга шикаятьләр күп язылды, телефон аша янаулар да аз булмады. “Бернинди шалтыратулар да, язулар да файдасыз, мин һәркемне сәләтенә, эшенә карап кына бәяләячәкмен”, дип үз сүзендә каты торды. Директор булып дүрт ел эшләү дәверендә ул театрны үсү, камилләшү, Русия күләмендә танылу юлына чыгарды. Күпме яшь иҗатчыларга, башкаручыларга эчкерсез ярдәм кулы сузды. Аның чорында “Ирина Архипова тәкъдим итә” һәм “Шаляпин кичәләре” – опера, Рудольф Нуриев истәлегенә балет фестивальләре һәм башка чаралар башланып китте. Читтә йөргән сәләтле якташларны театрга кайтарды, аларның көнкүрешен хәстәрләде. Бер үк вакытта үзе дә операларда җырлады, концерт эшчәнлеген дәвам итте. Үз артыннан килүче Идрис Газиевның, Геннадий Родионовның, Җәмил Әбделмановның, Фәнәви Салиховның, Аскар Абдразаковның уңышларына чын күңелдән сөенде.
Директорлык вазыйфасында үткән дүрт ел аның шәхсән сәхнә эшчәнлегенә ярдәм итмәде, әлбәттә. Иң аянычлысы – нечкә күңелле, чиктән тыш хисчән, кеше кайгы-хәсрәтен үз йөрәге аша үткәрүче Радик Гәрәевның сәламәтлеге нык какшады. Моны ул үзе дә белеп торды, әмма опера театрын аякка бастыру максатыннан, гомум эш өчен шундый югалтуларга барды.
Радик Гәрәевның дуслары бихисап күп булды. Алар бүген аны сагынганда, юксынганда талантлы җырчы, оста оештыручы гына түгел, кешеләр белән тиз аралашучан, ачык күңелле, гадел, ярдәмчел шәхес булуын да искә төшерәләр. Аның белән гастрольләрдә йөрүне, сәхнәләрдә чыгыш ясауны бәхеткә санаулары турында сөйлиләр.
– Радикның үлү хәбәрен ишетү белән башка иң беренче килгән уй шундый булды: ул эш өчен янды, ашкынып яшәде, сәнгатькә чиктән тыш фидакарь хезмәт итте, шуның өстәвенә, без – күпсанлы дуслары, сәхнәдәшләре дә үзебезнең эреле-ваклы шәхси борчылу-көенечләребезне дә аның өстенә салдык, – ди Башкортстанның халык артисты Фәнүнә Сираҗетдинова. – Радик һәркемнең хәленә керә, ярдәм итә дип, мәшәкатьләребез белән күмдек. Үзенең дә авыр вакытлары булды, андый чакларда аның үзенә безнең игътибар җитте микән?
Җитмәгәндер. Хәзер менә шулар үкендерә. Радик бик яшьли дан-шөһрәт, югары исемнәр, дәрәҗәләр алды, ләкин моңа карап ул үзгәрмәде, гап-гади, тыйнак, хәтта оялчан булып калды. Тавышыннан сафландыргыч аһәң, йөзеннән илаһи нур бөркелеп тора иде. Радикның күңел сиземләве, күрәзәлеге, әүлиялеге бар иде. Мөселман халкында 40 яшьне билгеләү яхшы гамәлләрдән исәпләнми, Радик бу турыда яхшы белә иде, әлбәттә, һәм 40 яшьтән аз гына үтеп үләсен дә белгәндер, дип уйлыйм. Истәлеккә калсын, дип, 40 яше тулган көнне опера театры сәхнәсендә үзенең аерым концертын оештырды. Моңа ун елдан артык үтсә дә, сәнгать сөючеләр ул иҗат кичәсен онытмыйлар әле. Республика күләмендәге сәнгать бәйрәме Радик Гәрәевның соңгы аккорды булды ул…
Җырчыга 40 яшь тулган көнне аның турында “Кызыл канәфер” дигән документаль фильм төшерелә башлаган иде. Ул вафат булгач кына фильм эшләнеп бетте һәм аның якты истәлеге булып калды. Шулай ук күренекле журналист Альда Вәлиева зур тырышлык салып төзегән “Печаль моя светла…” дигән истәлекләр китабы да нәшер ителде. Яңавыл шәһәрендә ул укыган мәктәпкә һәм бер урамга Радик Гәрәев исеме бирелде.
Фәрит ФАТКУЛЛИН.