

Тел – ананың теләге,
Тел – ананың баласына
Иң кадерле бүләге, – ди татар халык мәкале. Ата-ана мирасы булган туган телебезне саклау, кадерләү, киләчәк буынга җиткерү – һәркемнең изге бурычы. Ә кулына каләм алып, туган телебезнең һәр сүзен кадерләп әдәби әсәрләр тудыручы каләм иясе бу бурычны изге бурыч итеп саный.
Борайда яшәп иҗат итүче каләм осталарын күп еллар буена эшләп килүче “Тамчылар” иҗат оешмасы берләштерә. Моннан 50 ел элек “Замандаш” Яңавыл язучылар оешмасы белән озак еллар җитәкчелек иткән Фәрит Суфияров белән “Алга” район гәзитенең яшь журналисты, үзе дә шигырьләрен, хикәяләрен гәзиттә бастырып торган Рәзиф Зыятдинов иҗади түгәрәк оештыралар. Шул еллардан районыбызда бик күпләр иҗат юлына баскан. 1994 елдан бу җаваплы эшне, Язучылар берлегеннән бер төркем язучылар килгәч, минем кулга тапшырып киттеләр. Баштагы елларда ике-өч кенә каләм тибрәтүче булса, аннан соң бу сан артканнан-арта барды, иҗат түгәрәге оешмага әверелде.
Районыбызның мәктәпләре, авыл клублары, китапханә хезмәткәрләре безне еш кына очрашуларга чакырып тордылар, без район Мәдәният сарае җырчылары белән күркәм чаралар оештырдык. Мәдәният бүлегенең элекке җитәкчесе Рәдис Нурлыгаян улы башлангычы белән районыбызның беренче профессиональ шагыйре, тәрҗемәче, журналист, Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы (1935), язучылар оешмасы идарәсенең җаваплы сәркәтибе булып эшләгән Марат Мөслимов истәлегенә багышланган иҗат кичәләре үтте. Мөслим Марат сүзләренә Газиз Әлмөхәммәтов көй язган “Чайкалалар көймәләр” җыры район иҗатчыларының гимны итеп алынды, аны район Мәдәният сараеның хатын-кызлар ансамбле башкара.
Соңгы елларда әдәби чаралар күбесенчә район үзәгендә үтә. Безне район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре үзләренең җылы эш урынында бик ихлас каршы ала, үзләре дә катнаша, тәкъдим-теләкләрен әйтә. Район китапханәләр челтәре директоры Равил Әхмәтовка аеруча рәхмәтлебез. Ничәмә еллар буена инде оешма әгъзалары белән тыгыз элемтәдә торып, һәрберебезнең иҗат кичәсен, китап бәйрәмнәрен, юбилей кичәләребезне үткәрүдә башлап йөреп, матур очрашулар үткәрә, һәр иҗатчыга ихтирам, игътибар белән карап, зурлап, иҗат эшендә зур ярдәм күрсәтә. Иҗат оешмасының утырышларында район үзәгеннән генә түгел, авыл мәктәпләрендә укучылар да, Балалар иҗат йортында шөгыльләнүчеләр дә теләп катнаша. Алар, үзләре язган кечкенә шигырьләрен, нәсер, иншаларын алып килеп, киләчәккә киңәшләр, язарга яңа омтылыш ала.
Бездә бөек язучыларыбыз да еш булды. Марат Кәримов, Дилә Булгакова, Фәния Габидуллина, Роберт Миңнуллин, Рәшит Низамов, Радик Хәкимҗан белән очрашу һәркем өчен онытылмаслык хатирәләр калдырды. Без үзебездә генә түгел, озак еллар Яңавыл язучылар оешмасы утырышларына да йөрдек һәм йөрибез.
Районыбызда яшәп иҗат итүчеләр республикабызның гәзит-журналлары белән тыгыз элемтәдә тора. Иҗат җимешләребез абруйлы “Кызыл таң”, “Өмет” гәзитләрендә, “Тулпар” журналында, Татарстанның гәзит-журналларында әледән-әле дөнья күреп тора, рәхмәт аларга. Язучылар берлеге үткәргән төрле әдәби конкурсларда җиңү яулаган каләмдәшләребез бар. Ә инде Фатыйма Гыйльметдинова, Фәнзәлия Мәснәвиева, Мәсүфә Әюпова, “Казан утлары”, “Мәйдан” журналлары үткәргән конкурсларда берничә тапкыр җиңү яулап, акчалата бүләкләргә дә лаек булдылар. Рәзиф Зыятдиновның да шушы басмаларда әсәрләре басылып тора. Районыбызда Язучылар берлегенең ике әгъзасы (Рафига Усманова, Фәнзия Мәкъсүтова). Фатыйма Гыйльметдинова, Рәзиф Зыятдинов, Рәйсә Хәлиуллина, Гөлсимә Зиннәтуллинаның Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында аерым китаплары дөнья күрде, Мәсүфә Әюпова, Фәнзәлия Мәснәвиеваның әсәрләре җыентыкларга керде.
Арабызда өметле каләм иясе Айрат Галиевның да матур шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. ”Туган моң илчеләре”, “Акчарлак” җыентыкларында күпләребезнең иҗат җимешләре урын алды. Илдар Нуртдинов язган шигырьләрнең күпләренә көй язылып, аларны җырчылар үз репертуарына алды. Ләйсән Ахунова, Миләүшә Әхмәтҗанова, Наилә Дәүләтгәрәева, Кәүсәр Әминев, Әлфидә Галләмова, Борис Мәгъсүмовның шигырь-хикәяләрен дә укучы яратып укый.
Башкортстан Язучылар берлегенең татар язучылары секциясе утырышында да бер төркем каләм осталарыбыз катнашып, чыгыш ясап, үзебезнең эшчәнлек турында уртаклашып кайттык. Безне берлектә актив иҗади эшчәнлек алып баручы оешмалар исәбенә керткәннәр икән, димәк, моңа нигез бар. Моны күп еллар элек тә билгеләп үткәннәр иде. Борай районы каләм ияләренең иҗади уңышларын югары бәяләгән җитәкчеләребезгә рәхмәтебез зур.
Озак еллар эшләп килгән оешмабыз югалтулар да кичерде. Бар булмышын шигърият дөньясына багышлаган Язучылар берлеге әгъзасы, берничә китап авторы Нәфисә Хәбибдиярова, очрашуларга теләп йөргән, туган ягыбызга чиксез сөю белән язылган шигырьләре белән сөендерүче Алия Хәйруллина, районыбыз редакцясендә эшләп, башкалар иҗатына юл яручы Фәвәзит Әхмәтшин, ветеран укытучы, укучылары күңелендә матур эз калдырган Фәйхүнә Әхмәрова арабызда юк инде. Очрашуларда аларны да искә алып китәбез.
Күптән түгел Борай үзәк китапханәсендә Туган тел көненә багышланган күркәм чара үткәрдек. Бу юлы башкалабыздан кунаклар да бар иде. “Китап” нәшриятының татар нәфис әдәбият бүлеге мөхәррире Дилбәр Әхтәмова, Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Зәлия Ахунова, Конгрессның Дим районы бүлекчәсе җитәкчесе Рәмилә Әхтәмова, идарә әгъзасы Айгөл Ахунова килгәннәр иде. Бәйрәм чарабызда район хакимияте, мәгариф бүлеге, татар теле укытучылары, китапханәчеләр, район иҗат оешмасы әгъзалары, укучылар һәм иҗат сөюче башка райондашларыбыз да килде. Туган телебезне данлап ясаган чыгышлар, башкарылган эшләр, язучыларыбызның матур чыгышлары, укучыларның, балалар бакчасыннан килгән Әзәлия исемле кызның шигырь сөйләве, данлыклы ветеран гармунчылар чыгышы, һәр әдәби очрашуыбызга ямь биргән күренекле җырчыбыз Флүс Шәрифҗанов башкарган халкыбыз җырлары бәйрәмебезне эчтәлекле һәм күркәм итте.
Район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Гемир Нуртдинов бәйрәмебезне зурлап җылы сүзләр әйтте һәм иҗатта уңышларга ирешкән язучыларыбыз Фатыйма Гыйльметдинова, Рәзиф Зыятдинов, Гөлсимә Зиннәтуллина һәм Фәнзәлия Бәдертдиновага Рәхмәт хатлары тапшырды. Язучылар үткәргән чараларда һәрвакыт бергә булган, ярдәм иткән, язучыларыбызның иҗаты белән кызыксынып, зурлап торган район хакимиятенә без дә рәхмәтләребезне белдердек.
Татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткән, туган телебезнең матурлыгын нәфис әдәбият аша киләчәк буынга җиткерергә омтылучы каләм осталарына Башкортстан татарлары конгрессы да ихлас рәхмәтләр һәм бүләкләр белән килгән иде. Районыбызның “Тамчылар” иҗат оешмасы әгъзаларына, оешмабызның эшчәнлегендә ярдәм итүчеләргә дә Конгрессның Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Иҗади оешмабызның эшчәнлеген уңай бәяләп, киләчәккә уңышлар теләп торган җитәкчеләребез, иҗат җимешләребезне көтеп алып, канатландырып торучы укучыларыбыз, язганнарыбызны укучыларга җиткереп торучы әдәби-нәфис басмаларыбыз булганда язарбыз, үсәрбез, киләчәк буынга нәфис әдәбият үрнәкләре калдырырбыз әле дип ышандырасы килә.
Фәнзия Мәкъсүтова,
Борай районының “Тамчылар” иҗат оешмасы җитәкчесе, Башкортстанның Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Борай бүлекчәсе җитәкчесе, Башкортстанның мәгариф алдынгысы.