Артист сүзләренчә, аны тормышта авырлыклар күрмәгән һәм авыр хезмәт аша үтмәгән кызлар өйрәтергә тырыша.
"Хәзер барысы да шундый акыллы! Бервакытта да көтү көтмәгән, кош-корт йолкымаган, сыер саумаган, сепаратор юмаган, тирес чыгармаган, печән, су ташымаган, эчәк чистартмаган, утын ярмаган кызчык мине яшәргә өйрәтмәкче буламы? Кадерлем, утыр һәм тыныңны чыгарма!" - дигән җырчы социаль челтәрләрдә.
Аның сүзләренчә, кайбер яшь кызлар коучлардан курслар сатып ала, ә аннары тормыш тәҗрибәсе булмаган килеш башкаларны яшәргә өйрәтә.
Моннан тыш, Илсөя Бәдретдинова, чын дөреслекне күрсәтеп, үз тормышы турында фильм төшерергә теләвен әйтте. Ул язылучылардан мондый сериал кызыклы булыр идеме, дип сорый. Ничек уйлыйсыз?