+5 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

"Үз бүлмәңдә бикләнеп утырырга ярамый"

Әнвәр Нургалиев Башкортстан артистлары арасындагы проблема турында сөйләде.

"Үз бүлмәңдә бикләнеп утырырга ярамый"
"Үз бүлмәңдә бикләнеп утырырга ярамый"
Аның сүзләренә караганда, Уфада сәхнәдәшләр бер-берсенең концертларына бик сирәк йөри, ә Казанда вәзгыять киресенчә.

"Фикерләремне сезнең белән уртаклашасым килә. Хәзер безнең концертлар бара, кичә минем концертка дусларым Рөстәм Зөлкарнәев һәм Илнар Гыйльманшин килде. Мин нәрсә әйтергә телим? Башкортстанда артистларның сәхнәдәге коллегаларының концертларына йөрү практикасы юк. Белмим, бу нәрсә белән бәйледер. Ә менә Казанны алсаң, анда теләсә нинди дәрәҗәдәге җырчы башка артистларның концертларына йөри. Яшь артистмы, әллә танылганмы - мөһим түгел. Мин моны дөрес дип саныйм, үсеш шулай гына бара бит.

Һәм миннән сорыйлар: Башкортстанда артистлар бер-берсенә ярдәм итмимени, дип. Минемчә, син хезмәттәшләреңнең концертларына йөргәндә үсәсең, үзең өчен ниндидер плюслар яки минуслар таба, үз программаңа ниндидер кызыклы элементлар өсти аласың. Үз бүлмәңдә бикләнеп утырырга, үз концертларыгыз белән генә яшәргә ярамый. Мин мөмкин булганча мондый чараларга йөрергә тырышам, миңа бу бик кызык, - дип билгели Башкортстанның халык артисты.

Концертында тавышына зыян килгән, әмма ул аларны дәвам итәргә планлаштыра. Әнвәр тернәкләндерү процедураларын үткәргән ЛОР-табибта булган.


Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас