«Креатив индустрияләр сәгате»ндә тәкъдим ителгән беренче проект «Музей пельменей и Бирской кухни» музей-гастрономия киңлеген булдыру башлангычы булды. Аны «Башня» компаниясен гамәлгә куючыларның берсе Олег Бобер тәкъдим итте. Проект XIX гасыр кухнясы һәм ашлары традицияләрен тергезүгә юнәлдерелгән. Инвестор музей экспозициясен булдыруга, гастрономия вакыйгаларын, мастер-классларны һәм тематик программаларны эшләтеп җибәрүгә 15 миллион сум акча кертергә планлаштыра.
Октябрьскийдан шәхси эшкуар Светлана Вахитова милли стильдә кием һәм аксессуарлар җитештерү проектын тәкъдим итте. Башлангыч башкорт үзенчәлеген саклауга һәм хәзерге этнодизайнны үстерүгә юнәлдерелгән.
Уфада «Чудо-глина» керамика мәктәбе проекты турында эшкуар Юлия Гот-Гарт сөйләде. Башлангыч креатив белем бирүне үстерүгә һәм балаларны һәм өлкәннәрне декоратив-гамәли сәнгатькә җәлеп итүгә юнәлтелгән. Эшкуар Марина һәм Михаил Григорьевлар Стәрлетамакта тулы цикллы һөнәрчелек шоколадының музей-остаханәсен булдыру башлангычын тәкъдим иттеләр. Уфадан Азамат Юлдашбаев шәхси эшкуар Зөлфия Сәгыйтованың натураль күннән халык һәм сәнгать кәсепләре продукциясе линейкасын булдыру проектын тәкъдир итте.
Киңәшмәдә тәкъдим ителгән йомгаклау проекты Нефтекамада тулы цикллы мультимедиа продюсерлык үзәге булдыру башлангычы булды. Эшкуар, проект авторы Ринат Мөлеков сөйләгәнчә, ул видео җитештерү, подкастлар яздыру, анимация булдыру һәм трансляцияләр уздыру мөмкинлекләре булган заманча медиа-хаб булдырырга җыена.
Тәкъдим ителгән инвестиция проектларын карау йомгаклары буенча аларга бу юнәлештә каралган дәүләт ярдәме чараларын күрсәтү турында карар кабул ителде.