+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Күзләр тимәсен!"

Моңлы гаилә Резидә һәм Фирдус Тямаевларның кызлары Мәрьямгә ике яшь тулган.

"Күзләр тимәсен!""Күзләр тимәсен!"
"Күзләр тимәсен!"
Уллары Кәрим һәм Раян белән Фирдус Тямаевның язылучылары күптән таныш. Ә менә Мәрьямне җырчы күрсәтмәде диярлек. Бу юлы Фирдус искәрмә ясарга булган. «Фото-видеосын бер дә куйган юк. «Тьфу» дип карагыз. Бүген - кызым Мәрьямнең туган көне», – дип язып, җырчы сабый белән матур видео урнаштырды.

Мәрьямнең исә артистлар гаиләсендә үсүе күренеп тора. Торт алып чыкканда үзенә атап башкарылган «Туган көн» җырына боргала-боргалана бии, куллары белән матур хәрәкәтләр ясый.

Җырчының язылучылары да Мәрьямне бик яратып караган. «Әнисенең копиясе булган. Аллаһы Тәгалә үзенә ак бәхетләр бирсен», «Күзләр тимәсен. Әти-әни канаты астында бәхете белән үссен», – дип язалар.
 
Тулырак: https://intertat.tatar/news/tfu-dip-karagyz-firdus-tyamaev-keckena-kyzyn-kursatte-5878792
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас