Быел ул иң аншлаглыларның берсе генә түгел: аңа билетларны башланганчы ук сатып алып бетергәннәр, ә соңгы көнгә сатуны бер ай эчендә япканнар.
Фестивальнең беренче көнендә чыгыш ясарга тиешле Америка джазмены Кливленд П. Джонс виза белән проблемалар аркасында Уфага килә алмады. Оештыручылар бу турыда аның чыгышы көне алдыннан гына белә.
Икенче көнне чыгыш ясарга тиеш Франция җырчысы Моник Томас, үз өстенә икеләтә йөкләнеш алып, вәзгыятьне коткарып кала – ул Уфа тамашачысына ике төрле планлы программаны тәкъдим итте: беренче көнне - Олег Касыймов квартеты, ә икенче көнне Х. Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе биг-бэнды белән чыгыш ясады.
Фестивальнең беренче көнендә шулай ук джаз сәхнәсендә билгеле быргычы Виталий Головнев чыгыш ясады. Ул Олег Лундстрем һәм Игорь Бутман оркестрларында уйный, ә Нью-Йоркта гастрольләрдән соң джазның туган җирендә калырга карар кыла, анда төрле коллективлар белән уйнап һәм төрле джаз клубларында чыгыш ясап, бәяләп бетергесез тәҗрибә ала. "Латин Америкасы джазы" категориясендә Грэмми лауреаты. Хәзер танылган музыкант Русиягә кайткан.
«Алсу пантера»ның икенче көне традицион джазны яратучылар өчен чын бәйрәм булды.
Кичәне легендар «Игорь Бурконың Урал Диксиленды» – бөтенрусия һәм халыкара сәхнәдә лаеклы танылу яулаган илнең иң яхшы коллективларының берсе ачты. Сәнгать җитәкчесе - Валерий Сундарев.
Финал кичендә искиткеч бас-гитарачы, композитор һәм аранжировщик Антон Горбунов чыгыш ясады.
Фестивальнең хедлайнеры, йолдызлы кунак – дөнья дәрәҗәсендәге джаз пианисты, Русиянең халык артисты Даниил Крамер залга якты музыкаль хис-кичерешләрнең тулы бер гаммасын бүләк итте. Уфа оркестры белән мэтрны күптәнге иҗади мөнәсәбәтләр бәйли, безнең фестивальдә ул даими кунак, өстәвенә, Уфада һәм республикада «Алсу пантера» барлыкка килгәнче үк чыгыш ясаганы булган.
"Алсу пантера" фестивале тәмам, ә инде джаз сөючеләр утызынчысын көтеп өйләренә таралышты.
Фото: Башинформ.