"Шуның белән теманы ябачакбыз. Ул инде беркемгә дә кызык түгел", - диде җырчы.
Исегезгә төшерәбез, 1 мартта артистка җитди юл-транспорт һәлакәтенә эләгә. Ул командасы белән Стәрлетамакка концертка барган. Внедорожникны Гөлназ Асаева үзе йөрткән. Начар һава шартлары аркасында ул идарә итүне башкара алмаган, каршы як полосага чыккан һәм башка автомобиль белән бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә дүрт кеше зыян күргән. Зыян күрүчеләрнең берсенә операция кирәк булган.
Җырчы бу вакыт эчендә кичергән кичерешләре белән уртаклашты. Ул аңа таныш булмаган номерлардан янаулар һәм мыскыллаулар белән шалтыратулар килүен хәбәр итте. Ул моңа игътибар итмәскә тырыша, әмма бу аның сәламәтлегенә нык тәэсир иткән.
"Безнең кешелеклелекне һәм ярдәм итү теләген йомшаклык дип кабул итәләр. Ни өчен кайбер кешеләр шундый усал? Ярар, мин бу басымга түзә алам, гәрчә сәламәтлеккә ул бик нык тәэсир итсә дә. Әгәр минем урында психологик яктан көчсез кеше булса? Кешеләр нәтиҗәләр турында бөтенләй уйламый...", - дигән ул.
Гөлназ Асааева үз чатында бу тема буенча бүтән фикер алышу булмаячагын билгеләп үтте. Хәзер ул бары тик уңай һәм иҗади постлар гына бастырырга планлаштыра.