

Марат Яруллин концертларының берсендә сәхнәдә күптән түгел дуэтлар башкарган, шактый якын аралашкан, дус булган танылган татар җырчысы Илмира Нәгыймова тавышыннан көлгән. Инцидент видеосы белән җырчының бер язылучысы уртаклашкан, ул үз чиратында моны социаль челтәрләрдәге үз битенә урнаштырган.
"Үзем тыңлыйм, үзем аңламыйм, бу тавыш кемгәдер охшаган - ниндидер артистканың тавышын хәтерләтә. Нәгыймованыкы! Йөз процент. Бу тавыкның чыннан да моңы бар. Моң булса, нишлисең инде", — ди Марат тавык сурәте төшерелгән зур экран фонында.
Ә бит кайчан гына Илмира Нәгыймова Марат Яруллинны үзенең ярдәмчесе дип атаган иде, артистлар якын аралашты, өйләренә кунакка йөреште. Илмираның иҗатын яратучылар Маратны шушы кылыгы өчен "кәҗә" дип атаган.
Фото: социаль челтәрдән.