Җырчы футболкасының югалуы турында хәбәр иткәч, аны вакчыллыкта гаепләгән язылучыларга мөрәҗәгать итте.
Апастагы концерттан соң билгесез кеше артистның мерчын - футболкасын урлаган, Марат Яруллин, бу эшне түбән һәм әшәке дип атап, каракны бүтән болай эшләмәскә өндәп, мөрәҗәгать язып куйган.
- Кайбер хәбәрләрне укыйм, һәм мин шок хәлендә. «Зурга җибәрмәскә дә була иде, бу бит футболка гына», яки «Сез, артистлар, күп акча эшлисез, не обеднеете», яки мине вакчыл дип язучы персонажлар бар. Кешеләр, сез чынлапмы? Сез чынлап та эш футболкада дип уйлыйсызмы? Моңардан мине ярлыланыр дип уйлыйсызмы? Сезнең кайберләрегез миңа бу футболка өчен биш тапкыр күбрәк акча күчерергә тәкъдим итә. Бик бай булгач, аларны балалар йортына, яки авыру балаларга күчерегез! Кеше кеше әйберен урлаган! Мин сезнең моны аклавыгызга гаҗәпләнәм. Бу карак урынында сезнең улыгыз яисә кызыгыз булуын беркемгә дә теләмим, - диде Марат Яруллин.
Аның сүзләренчә, кайберәүләр аңа, бу футболканы бирергә һәм караклыкка күз йомарга мөмкин, дип яза. Җырчы болай да бик күп изге эшләр башкаруын, әмма бу хакта кычкырып йөрүне кирәк дип санамавын билгеләп үтте.
- Минем язылучылар арасында, кызганычка каршы, минем видеоны аңламаган һәм бурлыкны аклаган кешеләр бар. Уяныгыз, киңәшчеләр, сезне мин генә түгел, башкалар да, шул исәптән сез үрнәк күрсәткән балалар да укый, — дип язган артист.
Аның белән килешәсезме?