+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел

Әлмәтлеләрнең гастроле башланды!

Хәбәр итүебезчә, 14-17 апрельдә Әлмәт татар дәүләт драма театрының Уфадагы гастрольләре Уфа "Нур" татар дәүләт театры сәхнәсендә, ә инде 27-29 апрельдә М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәсендә узачак.

Әлмәтлеләрнең гастроле башланды!Әлмәтлеләрнең гастроле башланды!
Әлмәтлеләрнең гастроле башланды!


Бүген - "Ул әле өйләнмәгән иде",
15 апрельдә 14.00 сәгатьтә - "Кайда минем илем?",
кичен - "Җиләкле җәй",
16 апрельдә 14.00 сәгатьтә - "Өзелгән көй"19.00 сәгатьтә - "Нечкә бил",
17 апрельдә "Курку"
спектакльләре күрсәтеләчәк.
Ә инде Башкорт дәүләт академия драма театрында "И, тальян", "Ат карагы", "Җил артыннан" спектакльләре күрсәтеләчәк.

Бүген Башкорт дәүләт академия драма театрында Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева, Татарстанның атказанган артистлары Илсур Хәертдинов белән Рушан Мөхәммәтҗанов, театрның әйдәп баручы артисты Ләйсән Заһидуллина, журналистлар, театр әһелләре белән матбугат конференциясе үтте. Әлмәтлеләр гастрольгә алып килгән спектакльләре хакында, театрның тарихы һәм бүгенгесе турында сөйләде. Җанлы әңгәмә вакытында кунаклар журналистларны кызыксындырган сорауларга җавап биреп, спектакльләрендә көтеп калуларын әйтте.

Фото: БАШДРАМ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас