"Мин арыганлык тоймыйм. Алтынчы һәм җиденче концертларда бераз авыррак булды. Атна буе системалар куйдылар, фониатр көн саен связкаларны тонуста тоту өчен килә иде, чөнки концерт 4 сәгать 20 минут дәвам итә — басым көчле, быел программа үзенчәлекле, яңа җырлар күп, һәм аларның һәркайсына без яңа биюләр, шоулар куйдык. Махсус бу сезон өчен 200гә якын костюм тектердек костюмнарга гына да 7 млн сум китте", — дип сөйләде җырчы.
Аның сүзләренчә, ул үз тамашачысына рәхмәтле. Тямаев тулы заллы 12 концерт уздыруны яхшы нәтиҗә дип атады. Быел аның иҗат юлына инде 14 ел, хәзер ул 15нче юбилей сезонына әзерләнә.