+16 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел

Милләтнең тарихы киемнәрдә чагыла

Бүген Башкортстанда Милли костюм көне билгеләнә.

Милләтнең тарихы киемнәрдә чагылаМилләтнең тарихы киемнәрдә чагыла
Милләтнең тарихы киемнәрдә чагыла


Башкортстанның татар хатын-кызлары “Сәхибҗамал” оешмасы эшчәнлегенең нигезендә миллилек һәм динилек ята.
Шуңа күрә дә оешмабыз халкыбызның гореф-гадәтләрен саклау һәм аны киләчәк буынга тапшыру ниятеннән күп эш башкара.

Дим бистәсендә Римма Нәбиева җитәкчелегендә эшләп килүче “Асылъяр” кул эшләре түгәрәге дә моның ачык бер мисалы булып тора. Алар, калфаклар һәм алъяпкычлар тегеп, аларга чигү чигә, заманча күлмәкләрне дә татар орнаменты белән бизи.

Әйе, милли костюм – ул кием генә түгел, ә халыкның үткәне турында сөйләүче зур тарих та. Ул, милли үзенчәлекнең ачык “индикаторы” буларак, рухи-мәдәни мирасны саклап калырга ярдәм итә.

Фото: ВК


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас