

Мәскәүдә 1996 елда Русиянең Журналистлар берлеге тарафыннан гамәлгә куелган “Русиянең алтын каләме” төп журналист премиясе лауреатларын бүләкләүнең 30нчы юбилей тантанасы узды. Быел “Русия журналистикасы легендасы” номинациясендә якташыбыз, күренекле сатирик һәм юморист, Башкортстанның халык язучысы Марсель Сәлимов җиңү яулады.
Марсель Сәлимов 1980-2010 елларда “Һәнәк” журналының баш мөхәррире, урыс телендә “Вилы” журналына нигез салучы һәм беренче баш мөхәррире (1992-2010), 1996-2006 елларда Башкортстанның Журналистлар берлеге рәисе булды.
Русия Журналистлар берлегенең иң югары бүләге – “Русия журналистикасы легендасы” мактаулы исеме аңа “илебезнең киңкүләм мәгълүмат чараларын үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен” бирелде.
30 ел дәвамында “Һәнәк” сатирик журналының баш мөхәррире булып эшләгән “Крокодил”ның штаттан тыш хәбәрчесе, Журналистлар берлегенең фельетон секциясен оештыручы һәм рәисе, Башкортстан Язучылар берлегенең Сатира һәм юмор секциясен оештыручы һәм җитәкчесе Марсель Сәлимов – Башкортстанның һәм Русиянең сатирик журналистикасы һәм әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткән кеше. Аның җитәкчелеге елларында “Һәнәк” илдә генә түгел, чит илләрдә дә популярлык казанды. 1980 еллар ахырында аның тиражы иң югары ноктага (67 мең данә) җитә, журнал иң табышлы Башкортстан басмасы була. Сатирик журналистиканы үстерүдә нәтиҗәле хезмәтләре өчен редакция коллективы Башкортстан Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә (1992), “Һәнәк” Русиянең Журналистлар берлеге тарафыннан илнең иң яхшы сатирик басмасы дип таныла (1996), Санкт-Петербургтагы Бөтенрусия киңкүләм мәгълүмат чаралары фестивале лауреаты (2001), халыкара күргәзмәләрдә ике тапкыр “Матбугатның алтын фонды” билгесенә лаек була (2007, 2008).
Шул ук вакытта сатирик Мар. Сәлим актив язучы буларак та дан казанды. Ундүрт яшендә үк “Һәнәк”тә беренче фельетонын бастырып чыгарган егет Русия халыклары әдәбияты тарихында беренче булып “Пересмешник” сатирик ике томлык (Уфа, 2002-05) һәм урыс, башкорт, татар, үзбәк, украин, чуваш, инглиз һәм болгар телләрендә нәшер ителгән 56 китап авторы. Аның иҗат әсәрләре халык арасында гаять зур популярлык казанды, дөньяның илле теленә тәрҗемә ителде, Русиядә һәм чит илләрдә күп кенә басмаларда басылып чыкты.
Күренекле иҗади казанышлары өчен Марсель Сәлимовка республикада беренче мәртәбә “Русиянең алтын каләме” (2016), “Русиянең алтын каләме” (2019), “Тынычлык Илчесе” (Германия, 2021), “Иң яхшы шагыйрь” (Кытай, 2022), “XXI гасыр төрки халыкларының сатира атасы” (Казахстан, 2024) мактаулы исемнәре бирелде, Михалков, Гиляровский, Набоков (Русия), “Алеко” (Болгария), Гоголь (Украина), Хемингуэй, М. Твен (Канада), Дж. Лондон (АКШ), Чарльз Диккенс (Бөекбритания) һәм алтын медаль белән Евразия халыкара премияләре бирелде. Ул шулай ук “ЛИффТ” Бөтенрусия милли әдәби конкурсының (Сочи, Мәскәү) көмеш һәм алтын лауреаты, “Open Eurasia: Super Cup” халыкара әдәби конкурсының (Лондон) лауреаты; Дуслык ордены һәм В. Маяковский исемендәге иҗтимагый орденнар, “Мәгарифкә керткән өлеше өчен”, “Фидакарь хезмәт өчен”, “Дөнья әдәбиятына керткән өлеше өчен” медальләре белән бүләкләнгән.
Марсель Сәлимовның исеме беренче тапкыр Борай районы гәзитендә аңа 11 яшь булганда, 1961 елда пәйда була. Һәм менә 65 ел инде ул журналистикага тугры хезмәт итә.
– Тик мин ялгызым гына түгел, үземнең туган Берлегем белән бергә хезмәт итәм, – дип елмая юморист, 1976 елдан СССРның, Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы.
Хәзерге вакытта Марсель Сәлимов үзе оештырган Башкортстан журналистикасы ветераннары берләшмәсе советы рәисе сыйфатында актив иҗтимагый-иҗади эшчәнлек алып бара. Халык язучысы һәм тынгысыз җәмәгать эшлеклесе һәрвакыт халык белән бергә, аның якты чыгышлары кешеләрне игелекле эшләргә рухландыра.
Халыкара көлке көне алдыннан яшь журналистлар остаз-сатирикка шаярып сорау биргән: “Ничек, Марсель Шәйнурович, легенда булу рәхәтме?”
Аксакал тыныч кына болай җаваплаган:
– Күп кенә җитди кешеләр мине күптән легендар шәхес дип санаса да, мин гади кеше булып калам. Әнисе – Журналистика, хатыны – Сатира, ә сөяркәсе – үзегез беләсез, Лирика булган кеше булып. Илебез журналистикасының чын легендалары – минем иң якын дусларым, каләм буенча өлкән туганнарым, яхшылыкның яманлыкны җиңүе, дөньяда гаделлек өстенлек алсын һәм журналистның намуслы, хак сүзе яңгырасын өчен көрәштә тугры иптәшләрем. Бу бөек кешеләр – легендалар, барыбызга да билгеле Всеволод Богданов, Михаил Ненашев, Ясен Засурский, Эдуард Сагалаев, Геннадий Селезнев, Дмитрий Авраамов кебек...
Фото Мар.Сәлимнең шәхси архивыннан.