+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел

"Яңа ел бүләге булды"

Татар эстрадасының иң матур парларының берсе Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар икенче тапкыр әти-әни  булачак.

"Яңа ел бүләге булды""Яңа ел бүләге булды"
"Яңа ел бүләге булды"
Шушы уңайдан "Интертат" Алия белән сөйләшеп алган.

"- Алия, гаиләгездә матур вакыйга булырга тора икән, котлыйбыз чын күңелдән.

- Рәхмәт бик зур. Яңа ел алдыннан без Алим белән чирләп алган идек. Дәваханәдә ятарга туры килде. Алим өчен бик борчылдым, үземне начар хис иттем. Хәтта дәваханәдән чыгасы көнне башым әйләнде нашатырь спиртлары иснәтеп кенә хәлгә керттеләр.

Бу 31 декабрь иде. Бәйрәмне дусларыбыз белән каршыларга уйладык. Шуңа, өйгә кайтуга, Ришат, бүләкләр алырга дип, кибеткә китте. Ә мин: «Әллә бәби көтәмме икән», – дип шикләнеп, тест ясап карарга булдым. Бу яңалык безнең гаиләгә Яңа ел бүләге булды.
 
- Ришат ничек кабул итте, аңа кайчан хәбәр иттегез?

- Мин озак түзә алмадым. Ул өйгә кайтып керүгә үк: «Менә сиңа Яңа елга бүләк, без тагын бер тапкыр әти-әни булачакбыз», - дип әйттем. Икебез дә бик сөендек, кочаклашып еладык. Ришат ул яктан нечкә күңелле, улыбызны да, племянникларын да, гомумән, балаларны бик ярата".

 Тулырак: https://intertat.tatar/news/aliya-toxvatullina-ikence-ioklelege-turynda-beznen-ocen-yana-el-bulage-buldy-5879038

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас