

Җырчы былтыр туганы һәм аның хезмәттәшләренә халык ярдәме белән «Шевроле Нива» машинасы алып җибәргән иде, дип яза "Интертат".
Медаль белән бүләкләнүе турында җырчы хәбәр иткән иде инде. Ләкин ул бу хәбәре белән шактый кискен хейтка да юлыкты. Кайбер кешеләр аны шул рәвешле хайп тотуда, медальнең дә чын булмавы турында язып гаепләде. Әлеге медальне җырчыга абыйсы чираттагы ялында алып кайткан. «Фронтка ярдәм иткәнең өчен сиңа зур рәхмәт!» – дип тапшырган.
"Пичәтен дә күрсәтимме? Алайса, маркетплейста сатып алгансың, дип язганнар иде», – дип, үзенең хейтерларына төрттерергә өлгергән видеода Илмира.
"Кадерле яугирләребез, иң мөһиме - сез исән-сау булыгыз!" – дип, җырчы хәрбиләргә рәхмәт сүзләрен дә җиткергән.
Тулырак: https://intertat.tatar/news/picaten-kursat-ilmira-nagyimovaga-medal-tapsyrgannar-5879020