Районыбыз талантларга гаять бай һәм аның абруен нәкъ менә шушы җирдә туып-үскән, халкыбызның рухи мирасын кадерләп саклаучы һәм үстерүче фидакарь шәхесләр күтәрә. Шигъриятебезне, милли моңнарыбызны, борынгы көй-җырларыбызны саклап, аларны киләчәк буыннарга җиткерүче күренекле иҗат әһелләре мәдәни тормышыбызда аеруча зур урын тота.
Татар халкының серле дә, тирән дә, нәфис тә рухы, күңел төпкеленнән саркып чыгып, халык иҗатында – җыр-моңнарда, шигърияттә, сәнгать әсәрләрендә чагылыш таба. Шушы рухи көч белән сугарылган иҗат үрнәкләрен тыңларга, аларның сихри дөньясына якынаерга теләүчеләр балалар иҗат үзәге сәхнәсендә узган “Илеш иле ул – шагыйрьләр иле” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәгә җыелды. Очрашу Башкортстанда Зур һәм тату гаилә елына багышланып, Р. Хәйри исемендәге “Балкыш” әдәби берләшмәсе әгъзалары катнашлыгында үтте һәм тамашачылар күңелендә онытылмас тәэссоратлар, якты хатирәләр калдырды.
“Балкыш” әдәби берләшмәсе эшчәнлеге районыбызның мәдәни тормышында әһәмиятле урын били. Аның әгъзалары иҗади традицияләрне саклау, яшь буында әдәбиятка мәхәббәт һәм кызыксыну тәрбияләү, туган телебезнең матурлыгын, көчен һәм нәфислеген күрсәтү юнәлешендә нәтиҗәле эш алып бара. Әлеге очрашу да рухи мирасны саклау һәм үстерүдә мөһим адым булып, тамашачылар күңелендә илһам чаткылары кабызды, милли горурлык хисләрен яңартты.
Бүгенге көндә “Балкыш” әдәби-иҗат берләшмәсендә Гөлфинә Сәлимова, Мөнәвис Низами, Радик Мослыхов, Рәлиф Шәгали, Рита Солтанова, Рәзиф Галиев, Мәрьям Шәмсиева, Әлфира Сәетгәрәева, Әнфисә Шәемова, Радик Зыязов, Фәрәһия Гыйльмеханова актив иҗат итә. Тамашачылар аларның иҗат җимешләре белән фойедагы китап күргәзмәсе аша да якыннан таныша алды. Китап битләреннән бөркелеп чыккан җылылык һәм ихласлык һәркемне рухи байлык турында уйланырга этәрде.
Берләшмәнең җитәкчесе – Башкортстанның Язучылар, Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы, Суфиян Поварисов исемендәге премия лауреаты, “Хатын-кыз – милләт анасы” медале иясе, Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында басылган ике китап һәм үзнәшер юлы белән дөнья күргән өч китап авторы, “Маяк” район гәзитенең ветеран-журналисты Гөлфинә Сәлимова. Гөлфинә Мирзаян кызы чыгышында үзенең хезмәт һәм иҗат юлы, “Балкыш” берләшмәсенең барлыкка килү тарихы, бүгенге эшчәнлеге турында ихлас һәм җылы итеп сөйләде. Әйтергә кирәк, берләшмә әгъзалары бүген районда үз урынын ныклы биләгән, актив иҗади тормыш белән яши: төрле конкурсларда, мәдәни чараларда, район мәктәпләрендә, башкалада узган очрашуларда даими катнашып килә. Соңгы ике елда З. Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында авторлар катнашлыгында биш китап басылып чыгуы үзе үк бу эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген күрсәтә.
Очрашу барышында берләшмә әгъзалары үзләренең яңа иҗат җимешләрен тәкъдим итте. Туган якка, туган телгә, халкыбыз язмышына багышланган шигырьләр яңгырады. Чыгышлар ихласлыгы, фикер тирәнлеге, милли рух белән сугарылуы белән аерылып торды. Тамашачылар һәр әсәрне зур игътибар, җылы алкышлар белән каршы алды. Чара җыр-моң белән үрелеп барды: әдәби композицияләр һәм музыкаль номерлар бер-берсен тулыландырып, кичәгә аерым тантаналы төсмер өстәде. Урындагы шагыйрьләрнең сүзләренә иҗат ителгән җырлар яңгыравы чарага үзенчәлекле ямь бирде.
Башкортстанның халык артисты, профессор, виртуоз баянчы Фирдус Шәрәфуллин, танылган композитор һәм җырчы Флера Шәрипова, М. Хисмәтуллин исемендәге “Башкорт сандугачы” конкурсы лауреаты Илгиз Әхмәтшин, Айнур Исламгулов, Базытамак урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илмера Ахунова чыгышлары тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде, көчле алкышларга күмелде. “Балкыш” берләшмәсенең иң актив әгъзасы Мөнәвис Низаминың тормыш иптәше Вәзилә Низаметдинованың башкорт биюен башкаруы, Илмира Сәетованың, Рәлиф Шәгалиевның гармунга кушылып моңлы җырлавы, “Балкыш”лыларның үз гимнын бердәм булып башкаруы кичәгә аеруча күтәренке рух өстәде. Чарада мәктәп укучылары – яшь иҗатчыларның катнашуы буыннар чылбырының өзелмәвен раслады.
Кичәне оста итеп алып баручы Мәрьям Шәмсиева һәр иҗатчыны тамашачыга якыннан таныштырып, һәркайсына сүз бирде. “Балкыш”ның әгъзалары Рита Солтанова, Әнфисә Шәемова, Рәзиф Галиев, Мәрьям Шәмсиева, Әлфирә Сәетгәрәева, Фәрәһия Гыйльмеханова һәм башкаларның чыгышлары күңелләргә үтеп керерлек ихласлыгы белән истә калды. Аларның сәнгатьле сөйләве туган якка мәхәббәтне, милли кыйммәтләргә хөрмәтне, иҗатка тугрылык хисләрен тагын бер кат раслады.
Әлеге әдәби очрашу Башкортстан татарлары конгрессы тарафыннан тәкъдим ителеп, чарада Уфадан да вәкилләр катнашты: З. Биишева исемендәге “Китап” нәшриятының татар телендәге нәфис әдәбият бүлеге мөдире Дилбәр Әхтәмова, Конгрессның Башкарма комитеты рәисе урынбасары Зәлия Ахунова, СССР Журналистлар, Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар берлекләре әгъзасы, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, берничә фильм сценарие авторы, вакытында “Рәйхан” тапшыруы авторы һәм алып баручысы Халисә Мөхәммәдиева, шагыйрә, композитор, җырчы һәм рәссам Флера Шәрипова, Башкортстанның атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Вәкил Шәйхетдинов, Башкортстанның атказанган укытучысы Айгөл Ахунова.
Чара барышында “Балкыш” берләшмәсе, район татар конгрессы әгъзаларына, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрне саклауда башкарган зур эшләре өчен “Башкортстан татарлары конгрессы” төбәк иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Зәлия Ахунова исә илешлеләрнең эшсөяр, тырыш, талантлы һәм кабатланмас булуын ассызыклап, гасырлар дәвамында буыннан-буынга тапшырылып килгән телебезне, рухи хәзинәбезне кадерләп саклаганнары, иҗатны халыкка җиткергәннәре өчен ихлас рәхмәтен белдерде.
Бу кичә, чын мәгънәсендә, рухи байлыгыбызны барлау, иҗатны һәм милли мирасыбызны данлау бәйрәме булды. Ул күңелләрдә якты эз калдырды, яңадан-яңа иҗат үрләренә өндәде.
Лилия Йосыпова.