Гастрольләр ябылу тантанасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров театрны уңышлы гастрольләре белән котлады.
Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов якташларыбызга дәүләт бүләкләре тапшырды. Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатлары Эльвира Бигалиева, Илгизә Муллабаева, Лилия Таҗетдинова, Илшат Салаватов, Айдар Хөснетдиновка тапшырылса, ведомствоның Мактау грамоталары белән Башкортстанның атказанган артистлары Чулпан Раянова, Айрат Фатыйхов, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлнур Заһидуллина, театр администраторы Гөлнара Габбасова бүләкләнделәр.
Театрның тагын ике вәкиле югары дәүләт бүләкләре белән билгеләнде: театрның баш режиссеры Азат Җиһаншинга Татарстан Республикасы Рәисе указы нигезендә «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде, Башкортстанның атказанган артисты Айнур Баянов “Татарстан Республикасының атказанган артисты” исеменә лаек булды.
"Нур"лыларны "Кызыл таң" гәзите редакциясе коллективы ихлас котлый һәм киләчәктә дә яңа иҗади үрләр яулавын теләп кала.
Фото: "Нур" театры.