"Репетициягә килгән биюче кызларының тамаклары ачыккач, җырчы аларны иң тиз һәм тәмле ризык – йомырка тәбәсе белән сыйлаган, - дип яза "Интертат". - Фирдүс татар эстрадасындагы иң зур төркемле артист. «26 күкәй, 6 сосиска китте. Бу песи балалары белән репетиция әйбәт үтә», – дип ассызыклаган ул".
«Гадәттә, бер сосискага 2 күкәй булырга тиеш бит, Фирдүс абый. Димәк, 26 күкәйгә – 13 сосиска. Нигә жәлләдең?», «Кара әле, Тямай пешергәнгә ничә кыз чират тора», – дип көлгәннәр язылучылары бу видеодан.
«Песи балаларын ашатам дип, Тямай ашарга пешерә. 6 сосиска, 26 күкәй, бавырсак, ипи-май, якты чырай. Ашагыз дип мәш килә», - дип шигъри юллар иҗат итеп өлгерүче дә табылган.
Фото: "Татар-информ".