+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

"Шатлыгыбыз эчебезгә сыймый"!

Фазлыевлар гаиләсе тантана итә!

"Шатлыгыбыз эчебезгә сыймый"!"Шатлыгыбыз эчебезгә сыймый"!
"Шатлыгыбыз эчебезгә сыймый"!

Алсу һәм Азат Фазлыевларның бию белән шөгыльләнүче уллары Аяз спорт мастерлыгына кандидат булган.

"Дуслар, шатлыгыбыз эчебезгә сыймыыыый! Без моны көттек! Улыбыз Аяз Фазлыев спорт мастерлыгына кандидат булды, Аллаһка мең шөкер! Бүген барлык документларга да кул куелган, расланган хат килде!

17 яшеңдә мондый зур нәтиҗәгә ирешүең белән котлыйбыз сине, улым! Бу - безнең өчең зур дәрәҗә! Йокысыз төннәреңнең чын нәтиҗәсе бу! Бик тә горурланабыз синең белән! Син - молодец! Котлаулар кабул итәбез. Шундый зур шатлык бит бу!" – дип хәбәр итәләр Алсу белән Азат үзләренең сәхифәләрендә.

Аязны зур дәрәҗәсе белән котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез!

Фото: социаль челтәрдән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас