+10 °С
Дождь
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел

Китап бәйрәме әдәбият сөючеләрне берләштерәчәк

«Китап-Байрам» IV Халыкара китап ярминкәсе әдәбият сөючеләрне, нәширләрне һәм авторларны янә берләштерәчәк.  

Китап бәйрәме әдәбият сөючеләрне берләштерәчәкКитап бәйрәме әдәбият сөючеләрне берләштерәчәк
Китап бәйрәме әдәбият сөючеләрне берләштерәчәк

Киң колачлы мәдәни вакыйга 28 майдан 30 майга кадәр Уфа шәһәренең Совет мәйданында Башкортстан Хөкүмәте ярдәме белән узачак. Берничә ел эчендә "Китап бәйрәме" мәдәни диалогның әһәмиятле халыкара мәйданчыгына гына түгел, ә илебездә халык иң күп йөри торган төбәк китап ярминкәсенә дә әверелде.

Ярминкәгә ел саен Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән йөзләгән катнашучы җыела, ә килүчеләр саны дистәләгән мең белән исәпләнә. Башкортстан ярминкәне уздыру йомгаклары буенча «Русиянең әдәби флагманы» статусына ия булды, бу проектның федераль күләмдә югары дәрәҗәдә оештырылуын һәм әһәмиятен ассызыклый.

Былтыр Башкортстан белән Русия китап берлеге үзара хезмәттәшлек турында килешү төзегәннәр иде. Быел бәйрәм әлеге Берлекнең партнерлык ярдәме белән узачак, бу һөнәри программаны киңәйтү, әйдәп баручы нәшриятлар белән элемтәләрне ныгыту һәм проектның федераль катнашуын көчәйтү өчен яңа мөмкинлекләр ача.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас