

Стәрлегә Тукай килә, диделәр. Күрми калмаска булдык, юлга чыктык. Шәһәрнең Пионерлар йортына килеп кергәч тә милли мохит таң калдырды. Биредә оештырылган күргәзмәләрдә Стәрлетамак районы шагыйрьләренең иҗатлары, Башкортстанның атказанган укытучысы, дәреслек авторы, борынгы китаплар җыючы Нигъмәтулла Ваһаповның һәм төбәкче, шәҗәрәләр төзүче Заһир Гаяновның шәхси коллекцияләрендәге, Уфа Фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалы китапханәсе фондындагы Габдулла Тукай китаплары, 5нче гимназия укытучысы Ренар Хәйбуллин укучыларының иҗади эшләре белән танышырга була иде.
Бәйрәмгә килүчеләрнең һәммәсенең диярлек киемнәрендә милли элементлар булуы да игътибарны җәлеп итте. Ә инде Тукай сыны янындагы “агач” төбенә килеп яткан Шүрәлене, балтасын кыстырып, эре генә йөрүче Былтырны, яныбыздан йөгереп үткән Бала белән Күбәләкне күреп, елмаймыйча кала алмадык.
—Шигърият бәйрәмен шигырь сөйләү белән башлыйбыз! — дип каршы алды безне башкорт һәм төрки филологиясе факультетының татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы мөдире Илсур Мансуров.
Ул бәйрәмгә җыелучыларга Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан 2026 елның “Тукай елы” дип игълан ителүен искә төшерде һәм бу чараның бөек шагыйрьнең 140 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырылуын билгеләп китте.
Башкортстан Язучылар берлегенең Стәрлетамак бүлекчәсе җитәкчесе, шагыйрә Римма Галимова, бу шәһәрдә күп еллар Тукай бәйрәмнәрен оештырып килүче шагыйрә Земфира Муллагалиева, шагыйрьләр Рәсим Шәфи-Рәхмәт, Эльверт Хаматшин, Вәрис Акбашев, Башкортстанның халык язучысы Марсель Сәлимов һәм башкалар, бәйрәм белән тәбрикләп, шигъри күчтәнәчләрен өләште. Нигъмәтулла Ваһапов күргәзмәсе турында мавыктыргыч итеп сөйләде, Тукай исән чакта чыккан гәзитләр белән таныштырды.
Залда бәйрәм башланыр алдыннан чараны оештыручыларның берсе — Уфа Фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалындагы татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы доценты, Бөтендөнья татар конгрессының Стәрлетамак башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нәсимә Мөкимова белән сөйләшеп алдык.
— Нинди ел булуга карамастан, шәһәребездә без Тукайны һәрчак искә алабыз, ел саен “Тукай язы” сәнгатьле уку бәйгесе оештырабыз. Анда балалар туган телебездә генә түгел, төрле телләрдә шагыйрьнең шигырьләрен сөйли. Яшь буынны туган телебезне белергә дәртләндерү, әдәбиятыбызга кызыксыну уяту максатыннан аларны матур бүләкләр белән дә шатландырасыбыз да килә иде. Быел иганәчеләребез бу хыялны тормышка ашырырга мөмкинлек бирде, бүген без ел дәвамында татар теле буенча олимпиадаларда, төрле бәйгеләрдә матур уңышларга ирешкән балаларны бүләкләячәкбез, — диде ул. — Бәйрәмгә татар иҗтимагый оешмалары активистларын, җитәкчеләрен чакырдык. Чараны шәһәребезнең мәгариф бүлеге, Бөтендөнья татар конгрессының Стәрлетамак филиалы башкарма комитеты белән берлектә оештырабыз.
Менә залда бәйрәм тамашасы башланып китте. Сәхнәгә... Тукай килеп чыкты. Аны Стәрле елгасының Су анасы каршы алды. Ул Тукайны шәһәр белән таныштырды, тарихы, халкы турында сөйләде. Стәрлетамакның оста шигырь сөйләүче, җырчы, биюче балалары сәләтләре белән сокландырды. “Сәлам” балалар студиясе, 78нче, 62нче балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре, 1нче гимназия, 31нче, 23нче, 21нче, 10нчы мәктәп укучылары, Уфа Фән һәм технологияләр университетының Стәрлетамак филиалы студентлары матур чыгышлары белән бәйрәмне ямьләде. “Иркен” гармунчылар ансамбле дәртле көйләре, Линар Зарипов белән Наилә Вәлиуллинаның, Рәсимә Хәбибуллинаның җырлары көчле алкышларга күмелде. Инсаф Галимов, “Пар ат”ны башкарып күңелләрне моңга салса, Миңнегали Хөснетдинов “Эх, сез, матур кызлар!” белән һәммәсен елмайтып, җырлатып алды.
Югарыда әйтелгәнчә, бәйрәмдә ел дәвамында матур уңышларга ирешкән балалар бүләкләнде. Иганәчеләр аларга калфаклар һәм түбәтәйләр (кызларга милли бизәнгечләр дә), фәһемле китаплар, хәтта акчалата премияләр әзерләгән. Ике-өч кенә яшьлек нәниләр дә, мәктәп укучылары да, студентлар да сәхнәгә менеп, матур котлау сүзләре ишетте, бүләкләр алды. Мөгаен, аларның саны йөзгә якын булгандыр. Алып баручылар билгеләвенчә, шәһәрдә 6 гимназия, 5 лицей, 27 мәктәп бар. Шуларның 27сендә татар теле туган тел буларак өйрәнелә.
Стәрлетамак хакимиятенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Илшат Котлышин балаларны матур җиңүләре белән ихлас тәбрикләде, яңа уңышлар теләде.
—Габдулла Тукай — бөек шәхес. Кыска гына гомере эчендә ул 400дән артык шигырь, 9 поэма, 350 очерк, бик күп әсәрләр язган. Боларның барысына да 26 яшенә кадәр өлгергән. Бүген ясалма интеллект та бу кадәр эшли алмый, — дип, шаяртып та алды ул, аннары милли җанлы балаларга соклану һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Әлбәттә, бәйрәмдә Габдулла Тукайның бик күп әсәрләре сәхнәләштерелде, аның сүзләренә җырлар башкарылды.
Әйтергә кирәк, Тукай ролендәге егет — Стәрлетамакның мәдәният һәм сәнгать колледжы студенты Илназ Фәүзиев образны оста килештерде. Тыныч кына, шагыйрьләрчә төпле сөйләште, матур итеп җыр да башкарды. Киемнәре дә шагыйрьнең күпләребез белгән фотосындагыдай сайланган иде.
Соңыннан балаларны шатландырган иганәчеләргә — Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, “Риком” компаниясенең генеральный директоры Ринат Раймановка, “Таско Моторс” компаниясе җитәкчесе урынбасары Илшат Кучкаровка, шәхси эшкуар Марат Йосыповка рәхмәт сүзләре җиткерелде.
Бәйрәм, гадәттәгечә, күмәкләп “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды. Шик юк, бу кичә һәркем күңелендә онытылмаслык тәэссоратлар калдыргандыр, ә балаларны туган телебезне яхшы белергә, әдәбиятны, сәнгатьне сөяргә дәртләндергәндер. Шулай булсын иде.