

Иртән үк бирегә “Тукай моңнары” Бөтенрусия фестиваль-конкурсының финалында көч сынашырга республикабызның төрле төбәкләреннән сәнгатьле сөйләү осталыгына ия балалар җыелды. Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәриятенең башкарма директоры Альбина Халиуллина әйтүенчә, быел бәйге ундүртенче тапкыр үткәрелә.
- Беренче турга 700дән артык гариза килде. Араларында йөздән артык коллектив чыгышлар. Тукай әсәрләре 13 телдә яңгырады. Берничә телдә чыгыш ясаучы балалар да булды. Иң актив катнашучылар – балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары. Шулай ук колледж һәм вузларда белем алучы студентлар да бар, - дип сөйләде Альбина Габит кызы.
Ул әйтүенчә, балаларның чыгышларын 20 кешелек мәртәбәле жюри – халык артистлары, галимнәр, шагыйрьләр бәяләгән.
Жюри рәисе – Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Мәхмүт Фатыйхов конкурсның үсешә баруын, даими катнашып килгән кайбер балаларның күз алдында остаруын билгеләде.
Жюри әгъзасы – галимә, шагыйрә Лилия Сәгыйдуллинада быелгы бәйге уңай фикер калдыган.
- “Тукай моңнары”ның финалында катнашучыларны ике төркемгә бүләр идем. Беренчеләр шигырьнең эченә кереп сөйли белә, икенчеләр... шигырь турында шигырь сөйли. Беренче вариант безгә, әлбәттә, көчлерәк тәэсир итә. Шулай да икенчеләре дә өметле, - диде ул.
Бәйрәмгә килгән мөгаллимнәр, балалар белән дә сөйләшеп алдык. Туймазыдан килгән туган тел укытучысы Зинфира Нурисламова, мәсәлән, бу бәйгедә даими катнашучы. Ул әйтүенчә, ел саен аның өч-дүрт укучысы “Тукай моңнары”нда матур уңышларга ирешеп тора.
Аллы-гөлле милли киемле, калфаклы, түбәтәйле малайлар-кызлар, укытучылар һәм тәрбиячеләр, бәйрәм кунаклары, Тукай әкиятләренең геройлары образына кергән артистлар арасында мәш килеп йөрүче “Нур” театры директоры Фирзәт Габидуллинның да бәйрәм турында фикерен, хис-кичерешләрен сорарга өлгердек.
- Бүгенге көн – Җир шары буйлап сибелгән бөтен татар халкының зур бәйрәме. Кыска гына гомере эчендә искиткеч әдәби мирас калдырган Тукаебызының иҗатын белергә һәм яшь буынга җиткерергә тиешбез, - диде ул. – “Нур” тетары бу өлкәдә актив эшли. Яңа гына “Шүрәле”не сәхнәләштердек. Көзгә бу тамашаны тагын да камилләштерәчәкбез. Бүген артистларыбыз матур концерт тәкъдим итә.
“Тукай моңнары”нда катнашучы балалар сәхнәдә чыгыш ясап беткәч, жюри нәтиҗә ясарга китте, ә бәйрәмгә килгән һәммәсе театр каршындагы әдип һәйкәле янына концерт карарга чыкты. “Нур” артистлары нәфис сүз, моңлы җырлар белән бәйрәмне тагын да ямьләп җибәрде. Әлбәттә, чарага күп кенә мәртәбәле кунаклар да килгән иде.
- Бүген шундый матур бәйрәмдә була алуыма бик шатмын. Кичә бераз һава торышы өчен борчылган идек, бүген, күрүегезчә, табигать тә безгә ярдәм итә – кояш елмая. Кояш нурлары астында һәйкәлдән Тукай да елмая безгә. Бу уңайдан минем янә бер республика җитәкчелегенә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка рәхмәтемне җиткерәсем килә, аның ярдәме белән Тукай Уфага кайтты, - диде Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте Советы рәисе, Дәүләт думасы депутаты Римма Үтәшева, һәммәсен бәйрәм белән тәбрикләп.
Чарада шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин, Башкортстанның халык шагыйре Лариса Абдуллина, Татарстанның Башкортстандагы вәкиле Илсур Ихсанов, мәдәният, мәгариф министрлыклары, Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре катнашты.
Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салынганнан соң һәммәсе бергәләп “Туган тел” җырын башкарды.
Соңыннан театрның зур залында “Тукай моңнары” бәйгесенә йомгак ясалды.
Динар Кәлимуллин фотолары.