Бу хакта ул үзенең социаль челтәрләрендә сөйләде. Артист азык-төлек алып килгән, «приют»ка килгән яки анда яшәүче кешеләрнең тарихларын тыңлаган, волонтер булып, мохтаҗларга кайнар аш ашаткан һәм аларга үзенең җырларын җырлаган.
-Без монда беренче тапкыр гына түгел инде. Монда әни белән балаларым да булды, ә мин үзем беренче тапкыр. Без ризык тараттык, һәм аларның рәхмәтле булуы шундый энергия һәм шатлык китерә. Шундый тарих ишеттем: бер чиновникның әтисе дә монда икән. Акча мәсьәләсендә аның барысы да яхшы, үз йорты бар, тик аңа аралашу җитмәгән. Шуны онытмагыз: акча гына түгел, әти-әниләребезгә һәм балаларыбызга аралашу да, игътибар да кирәк, - ди Данир Сабиров.
- Алар сиңа чын күңелдән "рәхмәт" диләр. Чынлыкта бу авыр. Мин монда озак тора алмас идем, чөнки мондый хәлләр нык тетрәндерә. Аллаһ сакласын, син яратып үстергән, тәрбияләгән балаларың шундый авыр тормыш хәлендә калмасын, - ди Миләүшә Сабирова.