“Рух. Дәрт. Моң” дип аталучы төбәкара татар мәдәнияте фестивале, халкыбызның бай милли-мәдәни мирасын саклау, үстерү һәм киң җәмәгатьчелеккә таныту максатында булдырылып, бүген инде, Бишбүләк районының брендына әверелүдән тыш, республикадан читтә яшәүче милләттәшләребезне дә бер сәхнәгә җыя. Быел да 300дән артык үзешчән артист катнашкан чара аралашу, тәҗрибә уртаклашу, татар халкының бай мәдәниятен саклау һәм үстерү мәйданчыгына әверелде.
Таныштырды, дуслаштырды, берләштерде...
“Рух. Дәрт. Моң” фестиваленең киң колач алуы һәм популярлыгы турында анда катнашучылар саныннан чыгып та әйтергә мөмкин. Алар исә елдан-ел арта, географиясе дә киңәя бара. Быелгысын, кабул ителгән заявкалар һәм катнашучылар саны буенча, һичшиксез, “рекордлы” дип әйтергә мөмкин. Республикабызның 29 районы һәм 6 шәһәрендәге үзешчән коллективлардан тыш, Русиянең 11 төбәгеннән — Татарстан һәм Кырым Республикалары, Ханты-Манси автономияле округы, Төмән, Киров, Новосибирск, Омск, Самара, Свердловск, Ырынбур өлкәләре, Донецк Халык республикасының үзешчәннәре дә анда катнашырга теләк белдерде. Бу — зур сөенеч, димәк, “Рух. Дәрт. Моң” яши, аны беләләр, яраталар һәм әһәмиятен аңлыйлар.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: 2022 елда нигез салынган һәм 2024 елда төбәкара статус алган чара Бишбүләк районы хакимияте тарафыннан һәм “Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы” төбәк иҗтимагый оешмасы ярдәме белән үткәрелеп килә. Быел исә бу проект Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәме белән тормышка ашырылды.
Милли рух һәм кунакчыллык белән сугарылган бәйрәм Мәдәният сарае алдындагы мәйданчыкта башланып китте. Биредә районның татар коллективлары кунакларны һәм катнашучыларны җыр-бию, милли ризыклар һәм кайнар чәй белән каршы алды. Бу ерак юлны якын итеп килүчеләрне шунда ук таныштырып, дуслаштырып, берләштереп җибәрүгә булышлык итте.
Осталыкның юктыр чикләре
Мәдәният сараена керү белән “Халык кәсепләре һәм декоратив-гамәли сәнгать” номинациясендәге осталарның кул эшләре белән танышырга мөмкин булды. Ханты-Манси автономияле округның Сургут шәһәреннән Илзия Кыямова җитәкчелегендәге “Мирас” клубы һәм Бишбүләк Мәдәният сарае каршында эшләп килүче Ирина Аглиева җитәкчелек иткән “Челтәр” иҗат берләшмәсе тәкъдим иткән кул эшләре күз явын алырлык иде. Төрле ысулда башкарылган милли татар чигүе халкыбызның йөрәк тибешен, аның яшәү рәвешен, табигатькә мәхәббәтен чагылдыра. Борай районының Йомакай авылыннан килгән Альбина Нәфыйкова җитен үстерү һәм аны эшкәртү остасы буларак күпләргә яхшы таныш. Җитен тукымадан әзерләнгән кул эшләре беркемне дә битараф калдырмады.
Күргәзмәдә, шулай ук, Бишбүләк һәм Бәләбәй районнары осталарының кул эшләре урын алды. Аларның һәрберсе, билгеле бер рухи көчкә ия булып, җыелучыларны әкияти дөньяга алып кереп китте.
Фестиваль программасының тагын бер мөһим өлеше – “Татар милли сәхнә костюмы” дигән темага “түгәрәк өстәл” оештырылды. Этнограф, этнодизайнер һәм Русия Фәннәр академиясенең Уфа Федераль тикшеренү үзәге аспиранты Зөлфия Краснова төбәгебездә яшәүче татар һәм башкорт халыкларының милли киемнәрен өйрәнү һәм реставрацияләү өлкәсендәге тирән белеме һәм тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Башка еллардан аермалы буларак, яшь буынга телебезне өйрәтү, милли мәдәниятебезне үзләштерү, иҗат аша моны дәвам итүгә бер этәргеч булыр дигән максат белән быел фестивальдә балалар коллективлары да катнашты. Шуңа алар өчен дә мавыктыргыч һәм файдалы чаралар үткәрелде. Балаларның бер өлеше Бишбүләк Мәдәният сараеның Халык иҗаты галереясы мөдире, “Булавка” студиясе җитәкчесе Ирина Аглиева җитәкчелеге астында кул эшләре дөньясына чумды. Алар үзләренә милли орнаментлы күкрәк япмасы эшләде. Ә яшь музыкантлар музыкаль сызгыру буенча осталык дәресе алды.
Татарстан Республикасының Ютазы районы Урыссу авылыннан килгән виртуоз-музыкант Роберт Низамов “Тургай” гармунчылар ансамбленә җитәкчелек итә, ул, балаларга сандугач сайравының серен ачып, кул астындагы материалларны музыкаль коралга әверелдереп булуын күрсәтте.
Олысы-кечесе – бер сәхнәдә!
“Рух. Дәрт. Моң” фестиваленең гала-концертын башлап җибәрү хокукы да сәләтле яшьләргә бирелде. Чакмагыш, Дүртөйле, Бишбүләк, Бәләбәй, Туймазы районнары, шулай ук Ырынбур өлкәсенең Сакмар районы балалар коллективларының чыгышлары беркемне дә битараф калдырмады. Әлбәттә, матур бию хәрәкәтләре, дулкынландыргыч моңлы тавышлар, уен коралларында дәртле һәм оста уйнаулар артында җитәкчеләрнең – укытучыларның зур тырышлыгы, көче, җанлы эше ятуы бәхәссез. Көндәлек эшләре белән алар тәрбияләнүчеләренең шундый осталыкка ия булуына ирешкән.
Аннары сәхнәгә өлкәннәр чыкты. Биш юнәлеш буенча Авыргазы, Бәләбәй, Иглин, Бакалы, Бишбүләк, Мәләвез, Борай, Туймазы, Чакмагыш, Дүртөйле, Ярмәкәй районнары һәм Бөре, Туймазы, Агыйдел, шулай ук Татарстан Республикасы һәм Самара өлкәсеннән килгән үзешчән коллективлар үзләренең югары башкару осталыгы белән сөендерде.
Катнашучыларның чыгышын Бишбүләк районы хакимиятенең Мәдәният, яшьләр сәясәте һәм иҗтимагый берләшмәләр белән элемтә бүлеге начальнигы Елена Арефьева җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри әгъзалары – Русиянең Татар авыллары ассоциациясе җитәкчесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнир Галимов, композитор, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Алик Локманов, “Башкортстан татарлары конгрессы” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе урынбасары Зәлия Ахунова, этнограф Зөлфия Краснова бәһаләде.
Менә алар – җиңүчеләр!
Нәтиҗәдә, фестивльнең Гран-при иясе – Чакмагыш районы Балалар музыка мәктәбенең Эльза Сәетгәрәева җитәкчелегендәге “Дуслык” хореография ансамбле.
16 яшькәчә төркемдә җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде: “Инструменталь иҗат” номинациясендә 1нче урынга Бәләбәй шәһәре татар гимназиясенең “Илһам” гармунчылар ансамбле лаек булды, икенче урынны Приютовоның “Шатлык” ансамбле алды, өченче урында шулай ук бәләбәйлеләр – Ралина Шәмсетдинова һәм Рамазан Кадыймов дуэты.
“Хореография” номинациясендә беренче урын — Дүртөйле Балалар музыка мәктәбенең “Ак димгел” үрнәкле хореография ансамбленә, икенче урын берьюлы ике коллективка — Ырынбур өлкәсенең Сакмар районыннан килгән “ЭРА” халык биюләре ансамбленә һәм Бишбүләк Мәдәният сараеның “Умырзая” хореография ансамбленә бирелде, өченче урында — Бәләбәй районының Приютово поселогы Мәдәният йорты каршындагы “Калинка” үрнәкле хореография ансамбле.
“Халык вокалы” номинациясендә Туймазы районының Кандра авылыннан килгән “Ләйсән” вокал ансамбле җиңүче дип танылды. Ә менә өлкәннәр төркемендә бу номинациядә беренчелекне Иглин районының Акбирде авыл Мәдәният йорты каршындагы “Сандугач” татар вокал ансамбле яулады. Икенче урын авыргазылыларга – “Балкыш” татар халык хоры һәм “Тасма” тальянчылар ансамбленә бирелде.
“Эстрада вокалы” номинациясендә чыгыш ясаучылар аеруча күп булды. Нәтиҗәдә, беренчелекне Мәләвез Мәдәният сараеның “Рәйхан” татар халык вокал ансамбле яулады. Икенче урынны Туймазы шәһәренең “Җидегән йолдыз” татар вокал ансамбле һәм Агыйдел шәһәренең “Адель” халык вокал студиясе бүлештеләр, өченче урынга, шулай ук, ике коллектив билгеләнде: Бөре шәһәренең “Өмет” халык вокал студиясе һәм Бакалы районы Мәдәният сараеның “Моң” халык хатын-кызлар ансамбле.
“Фольклор” номинациясендә Дүртөйле Мәдәни-ял үзәгенең “Бәллүр” халык вокал-инструменталь ансамбленә тиңнәр булмады, икенче урында – Бишбүләк районының Ает авылы күпфункцияле мәдәният клубының “Мирас” фольклор ансамбле, өченче урында – Чакмагыш районының ветераннар фольклор ансамбле.
“Инструменталь иҗат” номинациясендә Туймазы районының “Төмәнәк” татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәгенең “Моңлы дуслар” ансамбле җиңүче дип танылды. Осталарның остасы — “Ярмәкәй егетләре” халык гармунчылар ансамбленең чыгышы икенче урын белән билгеләнде. Татарстанның Ютазы районы Мәдәният сарае каршындагы “Тургай” дуэты (Роберт Низамов һәм Риф Сәлимов) өченче урын алды.
“Хореография” номинациясендә жюри әгъзалары беренчелекне Самара шәһәренең “Ялкынлы яшьлек” бию ансамбленә бирде. Авыргазы районы Мәдәният сарае каршындагы “Фантазия” хореография коллективының чыгышы да югары бәһаләнде – алар 2нче дәрәҗә лауреат исеме алды.
“Халык кәсепләре һәм декоратив-гамәли сәнгать” номинациясендә Борай районының Йомакай авылыннан килгән Альбина Нәфыйкова мавыктыргыч шөгыле белән барысын да әсир итте. Ханты-Манси автономияле округыннан Сургут шәһәренең “Мирас” клубы икенче урынга лаек булды. Өченче урында – Бишбүләк районының “Челтәр” иҗат берләшмәсе.
Әһәмиятле чара
“Рух. Дәрт. Моң” фестивале – тамаша гына түгел, ә татар халкының киләчәге өчен яңа мөмкинлекләр ачучы, милли үзаңны ныгытучы зур хезмәт. Бу уңайдан чараның мәртәбәле кунаклары — Бишбүләк район Советы секретаре Вадим Булатов, “Башкортстан татарлары конгрессы” җитәкчесе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Заһир Хәкимов барлык катнашучыларга, тамашачыларга һәм, әлбәттә, оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.
Заһир Әхсән улы, мондый чараларның буыннар бәйләнешен, рухи элемтәләрне ныгытуга зур өлеш кертүен билгеләп, Бишбүләк районы хакимиятенең мәдәният, яшьләр сәясәте һәм иҗтимагый берләшмәләр белән элемтә бүлеге начальнигы Елена Арефьеваны һәм “Башкортстан татарлары конгрессы”ның урындагы бүлекчәсе җитәкчесе Лилия Мусаеваны “Русия халыклары ассамблеясе”нең Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Төбәкара фестиваль финалчыларына — Рәхмәт хатлары, ә җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.