+4 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Якташыбыз "Татарстанның халык артисты" исемен алды!

Ул моңа күптән лаек.

Якташыбыз "Татарстанның халык артисты" исемен алды!Якташыбыз "Татарстанның халык артисты" исемен алды!
Якташыбыз "Татарстанның халык артисты" исемен алды!

Айдар Габдинов 1969 елның 10 сентябрендә БАССРның Куергазы районы Тимербай авылында туып, Федоровка районының Батыр авылында үскән. БДУның филология факультетын тәмамлаган. Каратэ белән шөгыльләнгән.

Өченче курста Уфадагы беренче татар радиосы «Шәрык»та диктор булып эшли, әдәби-музыкаль тапшырулар алып бара. «Акчарлак» әдәби-иҗат түгәрәгенең активисты була. Нефтекамада узган «Дуслык җыры» конкурсында лауреат булгач, жюри әгъзасы Мирсәет Яруллин аны Казан консерваториясенә укырга чакыра. Айдар, Уфада калып, педагогия институтында татар теле һәм әдәбияты укытырга алына.

Музыкаль белемен арттыру максатыннан, Уфа сәнгать училищесына укырга кереп (вокал укытучысы Сима Мишурис), ике курсын тәмамлый. Нәфисә һәм Ризван Хәкимовлар концертларында катнаша. Консерватория белеме алу нияте туа. Уфа сәнгать институты профессоры Миләүшә Мортазина аны укырга алырга риза була. Әмма икенче югары белемне түләп алу гаиләле яшь җырчыга авыр буласы аңлашылгач, институтта укудан баш тарта.

Казанга килеп, имтихан биреп, Мирсәет Яруллин һәм Шамил Монасыйпов ярдәме белән Казан консерваториясенең икенче курсына укырга керә (Зилә Сөнгатуллина курсы).

Консерваториядә уку елларында Казан шәһәр филармониясендә эшли башлый. «Tatarica» татар музыкасы оркестры белән Русия төбәкләре, чит ил сәхнәләрендә чыгыш ясый. «Казан» бию ансамбле белән дә гастрольләргә чыга. Киң җәмәгатьчелеккә Казан филармониясенең «Идел егетләре» ансамбле солисты булып таныла. Казан шәһәр филармониясендә, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә солист булып эшли.

Без якташыбызны иҗади үре белән ихластан тәбриклибез, горурланабыз һәм уңышлар телибез!

Фото: социаль челтәрдән.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас