+4 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

"Яраткан кешем әни булды"

Башкортстанның халык артисты Рөстәм Гыйззәтуллин шатлыгы белән уртаклаша: аның кызы туган.

"Яраткан кешем әни булды""Яраткан кешем әни булды"
"Яраткан кешем әни булды"
Ул бу хакта үзе хәбәр итә.
 
«Минем тормышымның астын-өскә китергән вакыйга булды. Яраткан кешем әни булды. Безнең кызыбыз туды. Беләм, күпләр өчен бу көтелмәгән яңалык. Тормыш без гадәтләнгән сценарий буенча гына бармый. Ләкин аның мәгънәсе дә шунда. Мәхәббәтем, кыюлыгың, түзгәнең, кечкенәбезгә гомер бүләк иткәнең өчен рәхмәт сиңа. Син күп нәрсәләр аша уздың һәм бу минем өчен ниндидер сүзләргә караганда да кадерлерәк. Мин бүген тагын бер тапкыр әти булдым, чын-чынлап… Мин моны хәзер ныграк, тирәнрәк тоям, җаваплырак карыйм. Тормыш дәвам итә», – дип язган ул.

Бу яңалык күпләр өчен, чыннан да, көтелмәгән булып чыккан. Алар 51 яшьлек Рөстәм Гыйззәтуллинның яңа гаиләсе булуын да белмәгән.
 
Комментарийларның да төрлесе бар. Берәүләр котлый, икенчеләр чистый аптырашта. Без котлыйбыз! Ә сез?
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас