Кезгет
Миңлегафур Зәйнетдинов Мәчетле районының Сөләйман авылында унберенче бала булып дөньяга килә. Күпбалалы гаиләләргә хас булганча, өлкәннәр кечеләренә ярдәм итеп, үзара тату, дус булып, гөрләп яши Зәйнетдиновлар гаиләсе. Авылларда борынгыдан килгән гореф-гадәтләрнең берсе – һәр гаиләнең диярлек кушаматы булуы. Гаиләнең берәр үзенчәлеге җор телле авылдашларының игътибарын җәлеп итеп, кушамат тагылса, ул инде мәңгелек дигән сүз. Зөйнетдиновларның гаиләсе “кезгет” кушаматлы була. Зәңгәр һаваларда очканнан соң, җиргә төшкәч, әлеге кошчык тиз-тиз атлап йөри – әйтерсең дә ул бетмәс-төкәнмәс эшләрен башкарырга ашыга, ашкына.
– Гомере буена колхозда эшләгән әтием Миңлеәхмәтне дә юкка гына кезгет белән чагыштырмаганнардыр. Ул бик уңган, тырыш, җитез булды. Колхозда сарык фермасы мөдире булып эшләгәндә алдынгылыкны бирмәде. Әти-әниебез безне дә хезмәт тәрбиясе биреп үстерде. Йорт эшләрен башкарудан тыш, печән чаптык, дару үләннәрен җыеп та тапшырдык, колхозның сарык көтүен дә көттек. Әтиемнең бервакытта да салмак кына атлап йөргәнен хәтерләмим. Әлбәттә, гаиләдәге унбер баланы кеше арасында ким-хур итмичә үстерү, олы тормыш юлына чыгару зур җаваплылык булуын мин инде хәзер үзем дә аңлыйм.
Мәймүнә белән Миңлеәхмәт Зәйнетдиновлар балаларына төпле тәрбия биреп, һөнәр алырга да ярдәмләшә. Гаиләдәге җиде малай һәм дүрт кыз арасыннан бишесе укытучы һөнәрен сайлый.
– Әтием тирә-якта оста гармунчы, бил бирмәс сабантуй батыры, үрнәкле колхозчы булып танылу алган кеше иде. Ул минем өчен бар яклап үрнәк булса да: “Мин көтүче дә, механизатор да булмыйм. Артист булам!” – дип еш әйтә идем. Тик сәнгать юлыннан китүемә әти-әнием каршы булды. Ул елларда артистлыкны җиңел һөнәр итеп кабул итү бар иде. Ә менә укытучы һөнәре иң абруйлысы булды. Абый һәм апамнар Мәсәгуть педагогия училищесында укып, һөнәр алып, яхшы гына эшләп йөргәч, мине дә шул юлдан китәргә үгетләделәр.
Туганнар
Унбер бала – унбер төрле холык, унбер төрле мавыгулар. Шулай булса да, аларның һәркайсын эшсөярлек, тормышны, сәнгатьне ярату берләштерә. Өлкәнрәкләр әти-әни канаты астыннан чыга бара, үз тормышын кора. Күпләре читкә китмичә Мәсәгутьтә төпләнә. Туган авылларында Зәйнетдиновлар җиде йортта яшәгән чак та була.
– Әти-әни вафатыннан соң төп нигезебезне таркатмаска булдык. Ул йортта теләгән һәр гаилә әгъзасы күпме тели, шул кадәр яши ала. Ә Флорит абыебыз авылыбызда бүген дә тормыш итә, – ди Миңлегафур.
Урбанизация шаукымы Зәйнетдиновларны да читләтеп узмый. Беренче булып Уфага Миңлегафур гаиләсе күченә. Билгеле инде, авылдан килгән барлык туганнар аларда туктала. Кечкенә фатирларында кайсыбер ял көннәрендә егермеләп кеше җыела. Монда инде Миңлегафурның хатыны Гөлгенәнең дә киң күңеллелеген, туган җанлы булуын ассызыкларга кирәк, минемчә.
Зур, матур, сәләтле Зәйнетдиновлар гаиләсендә беренче һөнәри музыкант ул – Миңлегафур. Ә менә мультиинструменталист, Башкортстанның халык артисты Заһир Зәйнетдинов – Миңлегафурның бертуган абыйсы Зөфәрнең улы.
Сәнгать
“Атасыннан күргән – ук юнган”, дигәндәй, гаиләдәге мохит балаларның киләчәгенә йогынты ясамыйча калмый. Миңлеәхмәт ага үзе оста гармунчы булса, Мәймүнә апа мандолина, кубызда оста уйный. Балалары да кайсы – гармунда, кайсы – мандолинада, кайсы – кубызда, кайсы курайда уйный, тулы бер гаилә ансамбле хасил була. Моннан тыш, әниләренең матур, моңлы итеп җырлавы да балаларына күчми калмый.
– Әнием колхозда пешекче булып та эшләде. Җәй көннәрендә авылыбыздан дүрт чакрым ераклыктагы ашханәгә ат җигеп эшкә бара. Без дә аңа ярдәмләшергә иярәбез. Әниемнең юл буена җырлап барганы, аны онытылып тыңлаганым, кушылып җырлаганым әле дә исемдә.
Туксанынчы еллар башында гаилә ансамблебез белән Уфа сәхнәсендә чыгыш ясарга да насыйп булды. Әни, Зөфәр абыем, Фәйрүзә һәм Фәрзәнә апамнар белән бер сәхнәдә чыгыш ясавы күңел түрендә матур хатирә булып саклана. Ә инде ул беренче чыгыштан соң Уфа сәхнәләрендә берничә тапкыр гаиләбез әгъзалары белән чыгыш ясарга туры килде. Шундыйларның берсендә 74 туганыбыз белән сәхнә түрен яуладык. 12 ноябрьдә узачак юбилей концертымда күбрәк тә җыелырбыз дип уйлыйм, – ди әңгәмәдәшем.
Көрәш
Зәйнетдиновлар гаиләсе тирә-якта билбирмәс батыр көрәшчеләр булып та танылган була. Әтиләре үрнәгендә уллары да кечкенәдән милли көрәш белән кызыксына, мавыга. Моның өчен аларга махсус спорт заллары да кирәкми: иртә яздан беренче кырпак кар җир өстен каплаганчы – яланда, кышын салам өстендә җае чыккан саен тренировкалар үткәреп торалар. Мондый тырышлыкның нәтиҗәсе озак көттерми – сабантуйның төп бүләге – тәкә Зәйнетдиновларда була.
Миңлегафурны көрәш үзенчәлекләренә, серләренә үзеннән ун яшькә өлкән абыйсы, сабантуйлар батыры Галимулла өйрәтә. Энесе дә абыйсыннан калышмый – ныклап шөгыльләнә. Мәсәгутьтә, Уфада укыганда Миңлегафур төрле ярышларда катнаша, җиңүләр яулый. Спорт юлыннан китәргә уйлаган чагы да була.
– Профессиональ спортчы булып китмәсәм дә, спорттан бервакытта да аерылганым булмады. Көн дә физкультура, күнекмәләр ясау – минем өчен гадәти хәл. Ә менә Галимулла абыемның улы Айгиз – профессиональ спортчы һәм Зәйнетдиновларның тагын бер горурлыгы, ул – өч тапкыр дөнья чемпионы. Бүген Айгиз Кыргыз-Миякәдә милли көрәшне үстерүгә күп көч сала, үзенең тәҗрибәсен киләчәк буын вәкилләре белән уртаклаша. Кызганыч, Галимулла абыем бары 49 яшендә генә вафат булды, – ди Миңлегафур Зәйнетдинов.
Кубыз
Педагогия училищесында укыганда Миңлегафур уку йортында узган барлык чараларда актив катнаша, сәхнә түреннән төшми. Кубызда уйнау белән дә ныграк мавыга башлый һәм укуын тәмамлагач, сәнгать юлыннан китәргә уйлый. Тик бу юлы да ул әти-әнисенең, укытучыларының киңәшен тотып, укуын Башкорт дәүләт университетының башкорт филологиясе һәм журналистика факультетының башкорт бүлегендә дәвам итә. Югары уку йортын уңышлы тәмамлагач, Рәми Гарипов исемендәге 1нче гимназия-интернатында укыта башлый. Нәкъ шунда язмыш аны Роберт Заһретдинов белән очраштыра – ул гимназия-интернатка чыгыш ясарга килгән була. Миңлегафур виртуоз-кубызчының чыгышын карап, хәйран кала һәм аның кебек уйнарга өйрәнү теләге туа. Максатчан ир-егет сүзендә тора – көн дә сәгатьләр буена кубызда уйный, осталыгын арттыру өстендә эшли. Озакламый Миңлегафур хатыны белән туган якларына кайта һәм Гөлгенә белән икесе дә Мәсәгуть лицеенда җиң сызганып эшли башлый. (Әйткәндәй, Гөлгенә Сәрвәр кызы ул вакытта Мәсәгуть педагогия училищесын тәмамлаган дипломлы белгеч була. Соңрак БДПУга читтән торып укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый). Кайда гына һәм кем генә булып эшләмәсен, Миңлегафур балаларга үзе белгәнне өйрәтә, тәҗрибәсе белән уртаклаша. Менә шулай туган якларында матур итеп эшләгән һәм яшәгән дүрт ел сизелми дә кала, Зәйнетдиновлар Уфага күчәргә карар кыла. 2000 елдан Уфадагы мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә, шул исәптән җиде ел дәвамында Ш. Ходайбирдин исемендәге 1нче республика балалар йортында укытучы булып эшли. Иҗади карашлы, талантлы, оештыру сәләтенә ия Миңлегафур Зәйнетдинов башкорт халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, халык уен коралларын тергезү кебек гаять зур эш алып бара. Башкортстанның район һәм шәһәрләрендә, Русия төбәкләрендә курайчылар һәм кубызчылар ансамбльләрен оештыруга күп көч сала. Үзе төрле конкурсларда катнашырга да вакыт таба. Ә бит һәр конкурс күп шөгыльләнү, үз өстеңдә эшләү, тырышлык һәм сабырлык таләп итә. Миңлегафур Зәйнетдиновның бик күп җиңүләре арасында – 2011 елда Якутиядә узган халыкара варган музыкасы фестиваленең Гран-приен һәм “Дөньяның виртуоз кубызчысы” исемен яулавы. Әлеге конкурс 20 елга бер генә үткәрелә һәм тугыз ил вәкиленә шушы югары исем бирелә. Шуны да әйтергә кирәк, 1991 елда узган әлеге конкурсның җиңүчесе Роберт Заһретдинов була. Менә шулай, дөньяның иң яхшы кубызчыларының икесе дә Башкортстанның Мәчетле районында туып-үскән!
“Тырышкан – ташка кадак каккан” дигән мәкальдәге кебек, Миңлегафурның балачак хыялы озын һәм урау юллар белән тормышка аша. Ул 2013 елдан Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә артист, солист-инструменталист булып эшли башлый. Ата-бабаларыбызның рухи кыйммәтләрен тергезү һәм пропагандалауны үзенең тормыштагы миссиясе итеп кабул иткән Миңлегафур Зәйнетдинов бүген дә йөзеп эшли. Аның сәхнәдәге һәр чыгышы көчле алкышларга күмелә, чөнки ул башкорт халкының борынгы музыка коралы кубызда виртуоз уйнап, тамашачыларны шаккатыра, сокландыра, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәндерә.
– Кубызга гади музыка коралы итеп кенә карамыйм. Элегрәк һәр башкорт гаиләсендә кубызда уйнаганнар. Әйтергә кирәк, аны хатын-кыз музыка коралы дип кабул итү дөрескә туры килми. Ир-егетләр дә кубызда бик оста уйнаган.
Бүгенгә төрле материаллардан, шул исәптән агачтан ясалган кубызлар да бар. Аларның тавышы да төрлечә чыга, билгеле. Мин сәхнәдә үземә яраклаштырылган, төрле ноталарда тавыш чыгарган тимер, агач кубызларда, курайда уйныйм, – ди Миңлегафур Миңлеәхмәт улы.
Мәчетле районында Роберт Заһретдинов исемендәге “Кубыз йөрәге” төбәкара этнофестивале уза. Кубызда уйнау осталыгы һәм тамак белән җырлау сәнгате буенча, Башкортстаннан тыш, Русиянең төрле почмакларыннан һәм якын чит илләрдән дә конкурсантлар катнаша. Әлеге конкурсны булдыру, оештыру эшләренең башында Миңлегафур Зәйнетдинов та тора.
– Киләсе елга “Кубыз йөрәге” этнофестивале унынчы тапкыр үткәреләчәк. Мондый конкурслар узарга тиеш, чөнки халкыбызның милли уен кораллары киләчәктә дә яңгырарга тиеш, икенчедән, бәйгеләрдән соң бик күпләрнең сәхнәгә юлы ачыла. Бу урында яшьләргә әйтер сүзем бар: “Дөньяда рәхмәтле булып яшәргә кирәк. Башың әйләнерлек биек үрләр яуласаң да, тәү чиратта, кеше үзенең укытучыларын, остазларын онытмаска, хөрмәтләргә тиеш. Хәзерге яшьләргә максатларына ирешү өчен бик күп юллар ачык. Шулай да, тәүге адым ясаганда сиңа дөрес юнәлеш күрсәткән, үз тәҗрибәсе, белеме белән уртаклашкан укытучыны онытып, барысына да үзем ирештем дип уйлау һәм әйтү дөрес түгел”, – ди Миңлегафур Миңлеәхмәт улы.
Гаилә һәм “Яратам”
Соңгы елларда көндәлек тормышта милли рухка игътибар артуы, әлбәттә, шатландыра. Яшьләр дә, өлкәннәр дә милли атрибутикалы кием кия, хатын-кызлар арасында төрле бизәнгечләр тагучылар да көннән-көн күбәя. Балачактан кул эшләре белән мавыккан Гөлгенә дә бизәнгечләр эшли башлый. Тора-бара аны Уфада узган төрле күргәзмәләргә чакыра башлыйлар һәм аның йөрәк җылысы кушып эшләнгән бизәнгечләре бик тиз популярлашып китә, сораучылар да арта. Билгеле ки, Гөлгенәгә әлеге шөгылен укытучы эше белән бергә алып бару авырлаша һәм ул тулысынча иҗат эшенә күчә. Әйткәндәй, Миңлегафур белән Гөлгенәне язмыш сәхнәдә таныштыра. Уфада Мәчетле районы көннәре узганда үзешчән артистлар арасында оста биюче кыз Гөлгенә булса, башкалада укыган Мәчетле районы студентларының җитәкчесе Миңлегафур да әлеге чараларның уртасында кайный. Яшьләр сәхнә артында таныша һәм менә шул бер мизгел аларның киләчәк тормышын хәл итә дә инде. Гөлгенә – Мәсәгуть педагогия училищесын, Миңлегафур университетны тәмамлагач, яшьләр өйләнешеп, матур гаилә кора. Озакламый кызлары Ләйсән туа. Аннары уллары Азамат, кызлары Илүзә, әти-әнисенә шатлык өстәп, дөньяга аваз сала. Ләйсән белән Азамат “Тамыр” студиясенең “Сәңгелдәк” тапшыруында катнашып, кечкенәдән иҗат дөньясында кайнап үсәләр. Мәктәптән соң Ләйсән икътисадчы һөнәрен сайлый. Чит телләрне өйрәнүгә сәләтле кызга Кытай, Болгариядә уку бәхете тия. Бүген инде җиде телдә иркен аралашкан, чит илдә дә эшләргә өлгергән кыз иҗат юлын сайлап, җырлар яза, клиплар төшерә, халыкара диджей буларак та танылу алган.
Азамат Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлап, бүген Уфадагы беренче полилингвиаль гимназиядә укытучы булып эшли, кубыз, курайда уйный, төрле музыкаль фестивальләрдә катнаша. Күптән түгел Уфа кызы Гүзәлия белән матур гаилә корганнар. Ә инде мәктәптә укучы Илүзә, шулай ук, музыка белән кызыксына, җырлый һәм чит телләр өйрәнә.
Зәйнетдиновлар республикада, Русиядә, хәтта ки чит илдә узган бик күп гаилә конкурсларында да катнаша. 2019 елда Төркиянең Анталья шәһәрендә үткән халыкара кубызчылар конкурс-фестивалендә Зәйнетдиновларның гаилә ансамбле җиңү яулый. Күп жанрлы конкурста башкортча башкару сәнгатен күрсәтеп, гаилә ансамбле “Фольклор”, “Халык биюе”, “Музыка коралында уйнау” номинацияләрендә дүрт беренче урынны яулаган. Бары тик бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп һәм иң мөһиме – яратып яшәгәндә генә мондый матур җиңүләр яулап була, билгеле.
Зәйнетдиновларның күптән түгел ачылган бизәнгечләр кибете дә бик күп мәгънәне үз эченә алган, һәркемгә ишетүе рәхәт булган сүз – “Яратам” дип атала. Әлеге кибеттә, милли колоритлы бизәнгечләрдән тыш, курай, кубыз кебек музыка кораллары, милли орнаментлы киемнәр дә сатыла.
– Кибетне ачкач, бик күпләр гаҗәпләнде. “Башкортстанның халык артисты булып та, прилавка артында сату итү килешми!” – дип әйтүчеләр дә булды. Мин моны искә алмадым, чөнки хәләл көч түгеп эшләнгән продукцияне сатуның бер гаебен дә күрмим. Әйе, без – Советлар Союзында тәрбияләнеп үскән чор кешеләренә сату – ул спекуляция дип сеңдерделәр. Ә бит бүген без базар шартларында яшибез. Әйткәндәй, сату өлкәсендәге беренче тәҗрибәбез бәрәңге белән бәйле. 1997 елда гаиләбез белән өч бакчага бәрәңге утыртып, аны җәй буена тәрбияләдек. Көзен 1500 чиләк бәрәңгене сатып, алты мең акча эшләп, “Жигули” машинасының “двойка” моделен кулдан сатып алу бәхетенә ирештек. Менә шулай, бер урында гына таптанмый, тырышып алга барырга күнеккәнбез. Ходайдан бирелгән гомерне матур эшләр калдырырлык итеп яшәргә кирәк. Минем төп байлыгым – утыз ел буена җыйган, үземә сеңгән халкымның кабатланмас моңы, – ди Миңлегафур Миңлеәхмәт улы.
Әңгәмәбез ахырында Миңлегафур Миңлеәхмәт улы өстәл өстен тутырып музыка коралларын тезеп салды. Аннары барлык ихласлыгы һәм укытучыларга хас сизгерлеге белән каршысында утырган “укучысына”, зур итагатьлек күрсәтеп, һәр уен коралы турында кыскача мәгълүмат бирде, үзенчәлекләре хакында сөйләде. Ә инде бераздан дөньяның виртуоз-кубызчысы тирә-якны сихри уен коралы – кубыз тавышына күмде дә йөрәк кылын чиртеп, серле дә, могҗизалы да моң иленә сәяхәткә алып кереп китте...
Зөһрә ИСЛАМОВА әңгәмәләште.