Бу хакта TMTV хәбәр итә.
— Мин еш кына баян, гармун һәм башка уен коралларында уйныйм. Балдак уен вакытында бик нык кыса һәм комачаулый, дөресен әйтәм. Әмма мин беркайчан да беркем алдында да өйләнгән булуымны яшермәдем, - диде Раяз Фасыйхов.
- Нишләп акланып торасың, безнең өйләнгән булуыбызны бөтен халык белә, - ди Данир Сабиров.
Шулай ук, артист хатынының бу карар белән риза булуын да искәртә.