+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

"Гафу ит, Марат!"

Илмира Нәгыймова бик озак вакытлар Марат Яруллин белән мөнәсәбәтләрдә булуы һәм аларга нокта куюы турында сөйләгән иде.

"Гафу ит, Марат!""Гафу ит, Марат!"
"Гафу ит, Марат!"
Инде Илмира социаль челтәрләрдә аңа хушлашу хаты язган. Постын уртак фото-видеолар белән дә бизәгән.

«4 ел аз вакыт түгел. Минем әлеге кешегә тормышымда булганы өчен рәхмәт әйтәсем килә. Без бергә күпме авырлыклар уздык. Күп мизгелләр булды, алар арасында бәхетлеләре күбрәк. Без бер-беребезгә тормышта гына түгел, иҗатта да терәк булдык. Ләкин шулай була – кешеләр кайвакыт аерылыша.

Бу пост истәлек булып калсын.

Мин сине рәнҗеткән булсам, гафу ит, Марат! Мин сине очратып, гашыйк булганда, син рюкзак күтәреп Казанга килгән гап-гади егет идең. Ә хәзер – йолдыз. Иҗат юлыңның башында янәшәңдә булган кешеләрне онытма. Бәхетле бул!

Синең моңлы тавыгың», – дигән җырчы.
 
Язылучылары аңа төрле сораулар биргән. "Ни өчен сез бергә түгел?"  - дигән сорауга ул: "Характерлар туры килмәде",  - дип җавап биргән. "Марат кире килсә, кабул итәр идегезме?" - дигән сорауга: "Егетләрнең барысы да бик җиңел. Аның янында инде икенче кеше бар",  - дигән. Илмира белән Марат 1 гыйнвардан аралашмыйлар икән. 
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас