+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

"Бу - шатлык күз яшьләре..."

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина куанычлы хәбәр җиткерә.

"Бу - шатлык күз яшьләре...""Бу - шатлык күз яшьләре..."
"Бу - шатлык күз яшьләре..."

Ул бик авыр мәсьәләне хәл иткән һәм шул шатлыгы белән уртаклаша.

"3 ел элек мин үземнең элекке җырларымны чыгара башлаган идем. Төп 3 җырым – «Бәллүр савыт», «Ком сәгате» һәм «Хатын-кыз бәхете» җырларыннан башка барысын да чыгардым. Чөнки әлеге җырлар минеке түгел. Аларның сүзләре – «Барс медиа» компаниясендә, ә көенә хокуклар – Оскар Усмановта. Миндә исә бу җырларны башкару хокукы гына бар иде. Ләкин мин аларны музыкаль мәйданчыкларга чыгару, тамашачыма тыңлату теләге белән яндым.

Әле дә ышанып бетә алмыйм, инде барлык документларга да кул куелган. Тиздән барлык җырларым да музыкаль мәйданнарда чыгачак. Әлеге күз яшьләре – шатлык күз яшьләре. Бу аңлашылмаучанлыклар башлангач, миңа бик авыр булды. Барысы да Оскар Усманов тырышлыгы белән генә хәл ителде. Әлеге искиткеч композитор, бөек шәхескә рәхмәтләрем әйтеп бетергесез. Ул, принципларын читкә куеп, үзе өчен бер дә файдалы булмаган вариантны сайлады. Безнең татар эстрадасы хакына эшләде ул моны.

Мин бу мәсьәләнең бернинди гаугасыз, судларсыз, негативсыз хәл ителүенә аеруча шатланам. Дөрес, минем дә гаделсезлеккә әрнеп, барысын да киң җәмәгатьчелеккә чыгарасы килгән вакытларым булды. Әмма түземлегем җитте һәм мин бу ситуацияне җибәрдем. Аллаһка шөкер, барысы да үзеннән үзе хәл ителде", – ди Дилә бу хакта.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас