+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

"Өйрәнәсе бар әле..."

Танылган җырчы Элвин Грей җанатарларын тагын гадәти булмаган шөгыле белән гаҗәпләндерде.

"Өйрәнәсе бар әле...""Өйрәнәсе бар әле..."
"Өйрәнәсе бар әле..."
Социаль челтәрләрдәге шәхси битендә ул татуировка ясаганда төшерелгән видеоны күрсәтте.

Радик Юлъякшин хәбәр иткәнчә, гастрольләр арасында ниндидер яңалыкка вакыт таба. Укытучы һәм тәҗрибә үтүче сыйфатында @romanovtatoo чыгыш ясады, дип өсти ул.

– Мин беренче тапкыр тату ясадым, һәм тагы да өйрәнергә кирәк бугай әле, - ди популяр музыкант һәм үзенең тату остазына татуировка ясавын әйтте. Ул үзенең остазының аягына «Уфтанма» сүзен баскан.

Ахырда Элвин Грей шундый ук татушканы мастер аның уң кулына ясавын белдерде. Һәм хәтта үз кулындагы һәм укытучы аягындагы татуировкаларны чагыштырды.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас