

Ул аларны барлык музыкаль мәйданчыклардан алуын таләп итәчәк. Илмира мондый карарга Маратның үзе белән очрашкан чакта башка кызларның да башын әйләндерүен, ягъни хыянәт итеп йөрүен белгәннән соң килгән, дип яза "Интертат".
«Барлык смсларны да күрсәтергәме, юкмы дип уйлыйм. Барысы да үзгәрде, мин кичә тагын бер нәрсә белдем. Ичмасам, гафу үтенмәсме дип, Маратка җибәргән идем, ул мине кара исемлеккә кертеп куйды. Мин хәзер аңа үземнең җырларымны башкаруны тыярга уйлыйм. «Минем серем» һәм «Мәктәп еллары» җырларын барлык музыкаль мәйданчыклардан алсын.
Инде икенче тәүлек ашый алмыйм. Йөрәгем яна. Кыланчык, минем белән алай кыланырга ярамый! Син күпме кызларны рәнҗеткәнсең икән? Хәзер инде мин ни өчен мөнәсәбәтләрне сер итеп сакларга теләгәнеңне аңладым. Ә мин, юләр, карьерага начар тәэсир итә, дигәнеңә ышандым», – дип язды бу хакта Илмира үзенең аккаунтында.