+29 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

"Миңа рәхәт булырга тиеш"

 Башкортстанның атказанган артисты Марат Яруллин фикеренчә, гаиләдә ике артист була алмый.

"Миңа рәхәт булырга тиеш""Миңа рәхәт булырга тиеш"
"Миңа рәхәт булырга тиеш"
 Шуңа күрә ул артист халкы арасыннан хатын сайлау ягында түгел.

– Ул минеке булырга тиеш. Миңа аның янәшәсендә рәхәт булырга тиеш. Иҗади мохиттән булмаса яхшырак. Икең дә артист булу нәрсә инде ул? Син дә, ул да гастрольдә икән, гомумән, аны ничек күрергә? Гаиләдә ике артист була алмый. Хатын-кыз – өй учагын сүндермичә саклаучы ул. Гастрольләрдә төрлесен күрергә, үзенчә нәтиҗә ясарга, шуның аркасында тавыш чыгарга мөмкин, – дип сөйләгән Марат Яруллин "Maidan TV" хәбәрчесенә.

Соңгы аралардагы хәлләрдән чыгып, артистның фикере күпләрдә кызыксыну уяткандыр дип уйларга җирлек бар, дип яза "Матбугат.ру" "Ватаным Татарстан" сайтына таянып.   
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас