Бу хакта ул "KazanFirst"ка сөйләгән. Илмира Нәгыймованың 4 ел буе яшерен генә очрашып йөрүләрен ачыктан-ачык сөйләве социаль челтәрләрдә шау-шу тудырды. Яруллин әйтүенчә, бу хакта кемнәрнеңдер нәрсәләрдер сөйләнеп йөрүе аны кызыксындырмый.
– Әллә ни әйтә алмыйм. Илмирага килгәндә, әйе, 4 ел очрашып йөрдек. Бер-беребезгә туры килмәгәч, юлларыбыз аерылды. Моны “чәйнәү”, бөтен хейт кемнәрнеңдер бизнесын, сәхифәсен үстерү өчен генә кирәк, – дип кыска тоткан җавабын Яруллин.
Исегезгә төшерәбез: җырчы үзенең бер әңгәмәсендә булачак хатынын артист итеп күрергә теләмәвен билгеләп үтте. Ә 1 майда Илмира Нәгыймова, Марат Яруллин белән 4 ел буе яшерен очрашып йөрүләре турында белдереп, күпләрне шок халәтендә калдырды.
Нәгыймова әйтүенчә, Марат белән мөнәсәбәтләре турында сөйләгәннән соң аңа 30дан артыграк кыз шушы чорда җырчы белән очрашканлыкларын язган. Хәзер исә Илмира Маратка махсус үзе язган “Минем серем” һәм “Сау бул, мәктәп” җырларын башкаруны тыймакчы.