

Илмира Нәгыймова һәм Гүзәл Уразова «Татар кызы» җырын яздырган.
«Кызлар, бу кайнар хит безнең гимн булачак. Көтелмәгән дуэт! «Татар кызы» тиздән барлык музыкаль мәйданнарда», – дип тәкъдим итә алар җырны социаль челтәрдә.
«Балачак хыялым чынга ашты», – дип тә яза Илмира сториста.
Язылучыларның комментарийларыннан күренүенчә, җыр күпләргә охшаган, кызларны чибәрлегенә сокланучылар да күп.
Марат Яруллин һәм Бабек Мамедрзаев та татар кызы турында җыр чыгара икән. Әмма ул урыс телендә.
Фото: видеодан скриншот