+24 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

"Кая барганымны, нәрсә ашаганымны күрсәтәсем килми"

Җырчы Әлфинә Әзһәмова ни өчен шәхси тормышы турында сөйләми?

"Кая барганымны, нәрсә ашаганымны күрсәтәсем килми""Кая барганымны, нәрсә ашаганымны күрсәтәсем килми"
"Кая барганымны, нәрсә ашаганымны күрсәтәсем килми"
Бу сорауга ул "Интертат"ка биргән әңгәмәсендә җавап биргән.

"- Сез хайпка омтылмыйсыз. Тавыш-гаугалардан, конфликтлардан читтә торасыз. Җыр да бүлешкәнегез юк.

- Бүлешсеннәр, талашсыннар, сугышсыннар. Мин тыныч тормыш сайладым. Шуңа күрә социаль челтәрләремне дә алып бармыйм. Яңа җырларымны гына куям, шәхси тормышымны, кая барганымны, нәрсә ашаганымны күрсәтәсем килми. «Минем оныгым туды, менә карагыз», - дип тә кычкырып утырмыйм. Минем яшьтәге бөтен кешенең дә балалары, оныклары бар инде хәзер. Кем баласы кемгә кызык?! Һәркемгә үзенеке кадерле бит инде.

- Хәзер артистлар арасында «ачык булу», барысын да сөйләү модасы китте. Сез ничек уйлыйсыз, бу җырчыларның дәрәҗәсен төшермиме?

- Мин тамашачыларга шәхси тормышны күрсәтү яклы түгел. Әйе, ул халыкка кызык инде, сүз дә юк. Андый юл белән язылучылар саны да бермә-бер арта. Минем уйлавымча, шәхси тормышыңны чыгармыйча, яхшы, матур җыр белән дә популяр булып була.

Шул ук вакытта шәхси тормышын күрсәткән кешеләрне дә тәнкыйтьләргә кирәкми дип саныйм. Бәлки, аларның хис-кичерешләре белән бүлешәселәре киләдер, аларга шулай рәхәтрәктер. Кемдер артык эмоциональ була, шул рәвешле күңелен бушата. Ул тыныч яшәр өчен шушы юлны сайлаган. Төрлелек өчен андый җырчылар да кирәк.

Дәрәҗә төшүгә килгәндә, һәр нәрсәнең уңай һәм тискәре яклары була. Аларның дәрәҗәсе күтәрелеп китәргә дә, төшәргә дә мөмкин. Һәр кешенең үз башы бар, ничек тели - шулай яши. Миңа, мәсәлән, шәхси тормышымны күрсәтмәгәч, яшәве тынычрак. Үземне тулысынча иҗатка гына багышлый алам, башка нәрсәләр белән шөгыльләнергә вакытым да юк. Чаралар күп, гел юлларда уза гомер".

Тулырак: https://intertat.tatar/news/alfina-azhamova-saxsi-tormysymny-kursatmagac-yasave-tynycrak-5879298


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас