...Ул көнне авылга фотограф килгән иде. Кечкенә Илсөяр белән апасы утырган тавык астыннан берничә йомырка чәлдерделәр дә, шулар бәясенә фото төшәргә дип, халык җыелган урынга йөгерделәр. Их, ашыгыбрак ташлады булса кирәк – бер урында абынып егылды кыз. Йомыркаларның күбесе ватылды, калдыклары күлмәккә сыланды, ә җиргә төшеп ярылганнарының сарысыннан яңа гына оеша башлаган чебеш яралгылары күренде. И гарьләнде Илсөяр бу хәлгә! Фотограф абый апасы белән икесен дә тәртипкә китереп фотога төшерде төшерүен, әмма утырган тавык астыннан йомырка алуны, әнисенә зыян китерүне үз-үзенә гафу итә алмады кыз – куе гына үсеп утырган кычыткан арасына керде дә утырды, шул рәвешле үзенә үзе җәза бирде ул. Зур үсеп, уку йортларында белем алганда да, сәхнәләр яулаганда да намусына үз бизмәне булды Илсөярнең. Һәм тәүге чиратта ул үзе аның белән “дус булырга” өйрәнде һәм беркайчан да бу дуслыкка хыянәт итмәде. Болай яшәү һәрвакыт җиңел түгел, шулай да башка бервакытта да кычытканга утырмады ул...
Туганда ук “битлек кигән” кызның актриса булачагы маңгаена язылган, күрәсең. Моңа өстәп тагын гаҗәеп чибәрлек, очкынланып торган шомырт күзләр, чем-кара дулкын-дулкын чәчләр, зифа буй да биргән аңа Ходай. Әти-әнисе сәнгатькә якын кешеләр булып, әнисе Уфада укыганда соңрак зур шәхесләр булып танылачак дуслары белән сәхнәдә уйнавы да кызына күчкән, билгеле. Әмма үз чибәрлегенә сокланып, сәхнәдә генә түгел, тормышта да “артист” булучылардан һәрвакыт аерылып тора кыз. Малай көткән гаиләдә дөньяга килүе аның ирләр эшенә дә оста булуында чагыла – мич тә чыгарган ул, хәтта өйләренә бүлмә дә бүлеп куйган. Ә туган ягы – Дүртөйле районының Исмаел авылында бүген дә халыкка хезмәт итүче Мәдәният йортын төзегәндә ул биредә кирпечен дә, ирләр генә күтәрә алган капчыгын да ташыган. “Илсөяр, син рәхәтләнеп биерлек итеп куябыз сәхнәне, бар әле, бер әйләнеп биеп ал!” – ди аңа төзүче абыйлар. Һәм кыз, чыннан да, үзенә “таманлап” куйдыра сәхнәне. Гомер буена нигә тотынса, шуны булдыра торган авыл кызы булып кала ул.
Мәктәп тәмамлауга Уфа дәүләт сәнгать училищесына укырга керә. Анда укыган елларында ук М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында уйный башлый. Ә инде укуын тәмамлауга, 1972 елда, аны шунда эшкә дә калдыралар. Менә шуннан бирле академтеатрда үзенең тумыштан бирелгән талантын тагын да чарлап, барча халыкның сөюен яулаган күренекле актрисага әверелә Илсөяр ханым.
– Без Уфа сәнгать училищесының театр бүлегенә1968 елда укырга кердек, – дип хәтерли ул юл башын. – Мин 10нчы сыйныфтан соң килдем. Безнең курс шактый зур иде: кемдер армиядән соң, кемдер эшләп килгән, хәтта коммунистлар да бар иде. Шуңа күрә курста тәртип булды. Фәрдүнә Касыймовна Мәскәүдән кайткан гына, бию буенча Тамара Ходайбирдина укыта. Бу 4 елны мин очып кына йөрдем кебек. Урыс телен яхшы белмәү генә комачаулый иде. Ләкин мин бик актив идем һәм барысына да тиз төшендем.
Мин чәчләремне ике толымга үрә идем. Бервакыт йөгерә-атлый китеп барам шулай, ә борылмадан язучы Сәгыйть Агиш килеп чыкты да, толымымнан тартып: “Бу чыннан да синекеме?” – ди. “Үземнеке”, – дим. “Ә нәрсә белән юасың?” – “Катык белән!”
Крупская исемендәге китапханәгә йөреп, шигырьләр ятладым. Анда мине күреп алдылар һәм хөкүмәт концертларын алып барырга чакырдылар. Без хәтта Башкортстан мәдәнияте көннәрен үткәрергә Мәскәүгә дә бардык. Мин икенче курс студенты гына идем, шулай да алып баручы итеп алдылар. Ул вакытта сәхнәдә, хәзерге кебек, папка тотып торырга ярамый, текстларны яттан белергә кирәк иде. Концертларның режиссерлары Габдулла Гыйләҗев, Шамил Колбарисов булды. 15 яшемнән бирле мин урыс театрыннан Валерий Малюшин, Леонард Акманов белән хөкүмәт концертларын алып бардым...
Башкортстан театр сәнгате легендасы, чын-чынлап халыкныкы булучы Сәвия Сираева ул елларны болай хәтерли:
– Илсөяр театрга икенче курста укыганда ук килде. Һәм шунда ук зур рольләргә куелды. Аның чагу талантын, тышкы матурлыгын күрми мөмкин түгел иде шул. Күп уйнады, шәп уйнады ул! Бүген аның иҗатын тикшерүче яхшы театр белгече кирәк дип саныйм, тәҗрибәсен яшь актерларга тапшырырлык әсбап кирәк. Аннары, ул кеше буларак та искиткеч әйбәт. Коллективта аны бик яраттылар, аның грим бүлмәсендә һәрвакыт кеше күп була иде. Бакча күршесе буларак та якын ул миңа, гаиләсен матур тота, иренә һәрвакыт тугры, улын яхшы тәрбияләде, биатай-бианасына гаҗәеп яхшы килен булды. Килен булып төшкән көннән башлап, гомер буена ул аларның керләрен алып кайтып, юып-үтүкләп илтеп бирә иде. Мондый хәлләр бик сирәк, дияр идем, сәхнә кешеләре арасында бигрәк тә. Аның нәфислеге белән бергә рух ныклыгы да сокландыра. Алтышар ай дәваланып, авыр чирләр үткәреп, яңадан сәхнәгә басты, тагын балкыды, тагын иҗат итә. Ул мөмкин кадәр күбрәк уйнарга тиеш дип саныйм, Илсөярсез Гафури театры сәхнәсен күз алында да китерә алмыйм.
Чыннан да, театрның төрле режиссерлары ярдәмендә бер-бер артлы туган Галиябану (“Галиябану”,
М. Фәйзи), Сандугач (“Тиле яшьлек”,
И. Абдуллин), Дәрига (“Кәрлә йолдыз”, С. Поварисов), Галимә (“Кара йөзләр”, М. Гафури), Рәхимә (“Җырланмаган җыр”, М. Кәрим), Зөбәрҗәт (“Ай тотылган төндә”, М. Кәрим) образлары бүген дә театр сөючеләрнең күңел түрендә яши. Тамаша залыннан караганда, аларны уйнамый да кебек ул, шул чорда, шул урында яши, сокландыра, уйландыра, таң калдыра. Ә асылда бу рольләр – бик четерекле хезмәт җимеше дә.
– Эшли башлаган елларда иң авыры сәхнә теле булган башкорт телендә иркен аралаша белмәвем булгандыр, – дип искә ала Илсөяр Ибраһим кызы. – Ялгыш татарча сүзләр чыкмасын, дип, дулкынланган чаклар да булды. Бер спектакльдә башкортча “катын” урынына, татарча ”хатын” китте бит! Һәм мин тораташтай катып калдым, арытаба уйнарга көчем калмаган иде. Шунда, сәхнәдә катып басып торганда, үз-үземә сүз бирдем: мин гади сөйләм телен генә түгел, ә әдәби башкорт телен дә су кебек эчәчәкмен! Аны БДУда башкорт филологиясе кафедрасында укучылардан өйрәнергә кирәк иде. Тик анда ничек итеп керәсе. Миңа ул елларда бик хөрмәтле мөгаллимә, күпләрнең яраткан остазы Бәйнә Сәлимгәрәева ярдәмгә килде, ул башта филология факультетының татар бүлегенә читтән торып укырга керергә, аннары, телне бераз чарлагач, башкорт филологиясенә күчәргә киңәш итте. Шулай иттем дә, хәзер миңа ике тел дә – туган телләрем. Әмма микрофон күрсәм, шул мизгелдә үк башкорт теленә күчәм, монысы инстинкт дәрәҗәсендә инде...
Микрофон белән чын-чынлап дуслашырга туры килгән чоры да була актрисаның. Студент вакытыннан башлап радиода тапшырулар алып бара ул, үз эшенең чын осталарыннан тәҗрибә ала. Әмма театрда өч елга якын роль табылмаган бер чорда ул үзенең иҗатын нәкъ микрофон ярдәмендә саклап кала – сәхнәдәш дусты Рәфил Нәбиуллин белән алар ул вакытта оешкан “Шәрык” радиосының башкорт редакциясендә эшли. Халык аларның эфир вакытын көтеп ала, ә язма тапшырулары радио елъзмасында бүген дә иң яхшылардан санала. Илсөяр Газетдинова монда да әсәр укып кына калмый, ә аның белән яши, идеясен йөрәге аша үткәрә һәм тыңлаучы күңеленә сала ала.
– Һәр яшь кеше өчен хезмәт юлын башлаган чорда дөрес этәргеч бирүче кешең булу бик мөһим, – дип сагынып искә ала аның ул еллардагы хезмәттәше, билгеле алып баручы Айгөл Фәхриева. – Төпкел генә авылда, гади генә гаиләдә үскән минем дә язмышым “Шәрык” радиосы белән үрелде. Кайчандыр тавышын республика радиосыннан ишетеп, үзен телеэкраннардан гына күргән Илсөяр Газетдинова белән шунда очраштым да инде. Эфир, радиода эшләүнең ни икәнен ишетеп кенә белгән авыл кызында потенциал барлыгын күреп, күнелне рухландыручы сүзләр табып, эш алымнарын, эфир серләрен өйрәтеп, тавыш белән идарә итү ысулларын күрсәтеп эшкә өйрәтте ул. Ике республика дәрәҗәсендә танылган актрисаның һәр сүзен комсызланып тыңлаганым, һәр искәрмәсен урынына җиткереп эшләргә тырышуым хәтердә. Башта — яңалыклар чыгарылышы, соңрак беренче интервьюдан соң хаталар өстендә эшләгән мәлләр күңелдә һаман да саклана.
Илсөяр апаны юбилее белән тәбрик итәм. Сәхнәдән яисә телевизордан аның катнашлыгындагы спектакльләрне караган саен күңелемнән генә рәхмәтләр укыйм. Минем язмышның радио, телевидение белән бәйле булуында Сезнең өлеш бик зур, бик зур рәхмәт Сезгә!
Әйе, күргән саен күңелгә бер рәхәтлек бирә торган сөйкемле сөяге бар Илсөяр апаның.
Йөзең айдай, сүзең балдай,
Ягымлыдыр карашың.
Ирең ничек яратмасын
Син – Сандугач баласын! – дигән гади генә юллар нәкъ аның турындадыр. Ярты гасыр – илле ел ярата ире Рәис абый үзенең Сандугачын.
Гаҗәеп пар инде алар, берсе — ут, икенчесе – су, берсе — хыялында күкләрдә йөзә, икенчесе җирдән атлап йөрүне хуп күрә. Дәүләт иминлеге сагында торып, зур дәрәҗәдә отставкага чыккан ире беркайчан да театрал да булмаган, премьераларга да сирәк йөргән. Әмма аларның җаннары кеше күзенә күренми торган җепләр белән мәңгелеккә бәйләнгән.
Танышулары да кызыклы булган. Рәис студентлар тулай торагына якташлары янына килгән, анда Илсөяр дә чакырылган. Менә ишек ачыла һәм бүлмәгә ул елларда бик кыю кызлар гына кигән чалбардан, чем кара чәчләрен иңнәренә таратып салган Илсөяр килеп керә. Килеп тә керә, Рәиснең сынаулы карашыннан куырылып та төшә. Чалбарын да сайлаган бит – кып-кызылын алып кигән, өстендә дә ачык блузка! Шулай да үзен бик тиз кулга ала кыз, һәм егет белән “Мин Үзбәкстаннан сезнең якларга чәчәк сатарга килдем”, дип таныша. Төс-килбәтен шулай аңлата, янәсе. Алар дүрт ел очрашып йөргәч язылыша, Чакмагыш якларында Илсөярнең биатасы әйткәнчә, “алтын килен” дигән даны да чыга. Бүген үзләренең киленен дә шулай яраталар гаиләдә.
Күзне алалмыйча карап торырлык чибәрлеге гомер буена үзе белән аның. Әмма бу чибәрлек – матур, буш савыт кебек түгел, ул үзенчәлекле нур, мәгънә белән мөлдерәмә тулы. Намусына хыянәт итмәгән, йөзе якты булып калган кешеләрдә генә була ул.
“Йөзем якты минем. Өченче состав булып та уйнадым, бәләкәй рольләрдән дә баш тартмадым. Массовкага гына чыксам да, ниндидер бер образ табарга тырыша идем. Мин, хатын-кыз булып тусам да, чын ирләр заты кебек яши алдым, тормышта бит ир булып туып та чүпрәк булып яшәүчеләр бар”, – дигән иде ул бер әңгәмәсендә. Гаҗәп, сәхнәдән гүзәллек алиһәсе булып күренгән чып-чын хатын-кыз ирләрчә дә яши ала икән... Без аны кайбер спектакльләрдә чәчәктән чәчәккә күчеп йөргән назлы күбәләктәй күрсәк, ә тормышта ул — чып-чын җир кешесе. “Кайда ял итәсез?” – дип сорагач, ул: “Бакчада!” – дип ярып салды.
– Балачактан ук бакчада эшләргә яратам. Мин мәктәптә укыганда аның участогы бар иде, аны утадык, уңышын җыйдык. Укытучы булып эшләгән әнием дә бакчачы булды. Без кечкенәдән су ташыдык, җимеш агачлары утырттык. Узган гасырның 80нче еллары башында безнең Йоматау янындагы “Актер” бакчасында үз участогыбыз барлыкка килде. Безгә, күрәсең, күптән ял иткән уңдырышлы җир участогы биргәннәр – уңыш ел саен мул булды.
Кемдер участокны күбрәк ял итү өчен тота. Ял итә белмим! Без ирем белән ярты гасыр яшибез һәм бу вакыт эчендә Туапсега туй сәяхәтенә генә барып кайттык. Әлбәттә, театр коллективы белән гастрольләрдә дә булдым. Ә калган вакытны мин сәяхәткә сарыф итмим, минем өчен ял итү — дачада казыну. Мин – җир кешесе, йолдызнамә буенча – Үгезбозау. Мин сортларны һәм чәчәк исемнәрен хәтерләмим, ләкин матурлыкны яратам. Кечкенә уңышны үстерү – үзе үк рәхәтлек һәм ял. Мин шәһәр ыгы-зыгысыннан шунда барып, кулларымны туфракка батырсам, башка берни кирәкми...
Танылган актриса, билгеле радио-телевидение тапшырулары алып баручысы Илсөяр Газетдинова шушы көннәрдә күркәм юбилеен билгеләде. Мондый очракта шәхес турында мәкаләләр, тапшырулар ешрак дөнья күрә, исеме данга күмелә. Без дә моңа кушылабыз, тик шулай да аны яраткан сәхнә йолдызы да, намусы кушканча яшәүче, якты йөзле, асылда бәхетле кеше буларак та ачасыбыз килде. Сафуан Әлибай язганча:
“Сокланабыз шуңа – күз тимәсен:
Син һаман да чибәр икәнсең!
Әллә нинди төскә кергәндә дә
Тормышыңны сәхнә итмәдең”.
Һәрвакыт шундый соклангыч булып калыгыз, Илсөяр апа! Сәхнәдә балкыгыз, тормыш юлларыгыз якты, имин булсын!
Резида ВӘЛИТОВА.