

Башкортстанның халык артисты Элвин Грей танылган җырчы Әлфинә Әзһәмовага атаклы Мәскәү дизайнеры Игорь Гуляевтан күлмәк бүләк иткән. Бу хакта җырчы «Интертат»ка биргән интервьюсында сөйләгән. Гуляев Русия эстрадасының күп кенә йолдызлары — Филипп Киркоров, Лолита, Надежда Бабкина һәм башкалар белән эшли. Элвин Грей шулай ук бу стилистта киенә икән.
- Радик аның концертында чыгыш ясарга тәкъдим иткәч, мин иске күлмәкләрдән чыгыш ясарга теләмәвемне, әмма яңасына заказ ясарга өлгермәячәгемне әйттем. Ул мине: «Борчылма, Әлфинә апай, үзебез тегәбез», - дип тынычландырды. Радик стилист Игорь Гуляев белән эшли. Мин үз үлчәмнәремне җибәрдем, ә Гуляев инде миңа күлмәк тегеп җибәрде. Мөгаен, мондый танылган дизайнерда күлмәк тегү арзан түгелдер, әмма Радик бәясен әйтмәде, «Сезгә миннән бүләк», диде, — дип сөйләгән Әлфинә Әзһәмова.
Аның сүзләренчә, ул күптән инде Элвин Грей белән дуэт җырларга теләгән, һәм ул «Онытмаган» җырын бергә башкарырга тәкъдим белән шалтыраткач, ул идеяне хуплаган. Әлфинә ханым Элвин Грейны татар эстрадасында революция ясаган кеше дип атый.
https://intertat.tatar/news/alfina-azhamova-saxsi-tormysymny-kursatmagac-yasave-tynycrak-5879298
Фото: видеодан скриншот.