

“Сәхибҗамал” Башкортстан татар хатын-кызлары оешмасының “Йөрәктән – йөрәккә” проектының чираттагы кичәсе Борайда узды
Шигърият – ул үзе бер тылсым, диләр. Әйе, шигъри сүзнең илаһи көчкә ия икәнлеген борынгыдан белгәннәр. VII-VIII йөзләрдәге Орхон-Енисей язмалары төрки телле язма әдәбиятның беренче шигъри үрнәкләре булып санала. Бу чорда иҗтимагый үсеш белән бәйле яңа шигъри жанрлар: эпос-дастаннар, әкиятләр, риваятьләр, балладалар барлыкка килә. Инде ул чордан соң күпме сулар аккан да, күпме вакыт узган. Шигърият тә үзгәргән. Шулай булуга карамастан, XXI гасырда да күңелләрнең шигъри сүзгә сусаган чаклары була. Борай районының үзәкләштерелгән китапханәсендә бер тында узган шигърият кичәсе моны янә бер раслады.
“Сәхибҗамал” Башкортстан татар хатын-кызлары оешмасының “Йөрәктән – йөрәккә” проектының чираттагы кичәсе нәкъ Борайда үтүенә бер дә гаҗәпләнәсе түгел: оешманың әлеге райондагы бүлекчәсе – иң актив эшләүчеләрнең берсе һәм аның алыштыргысыз җитәкчесе булып сәләтле шагыйрә, кыю журналист, прозаик, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рафига Усманова тора.
“Аллаһының кодрәтеннән башка бер яфрак та хәтта өзелеп төшми” дигән кебек бу дөньяда бер генә очрашу да очраклы булмый. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, филология фәннәре кандидаты, шагыйрә, журналист, Саҗидә Сөләйманова, Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премияләр лауреаты Ләйсән Кәшфиева да – оешманың актив әгъзасы, Рафига Усманова белән дә күптән таныш, иҗатташ дуслар һәм икесенең дә язмышы “Кызыл таң” гәзите белән бәйле: Рафига Карам кызы – үз хәбәрче вазыйфасында, Ләйсән Әмир кызы әдәбият һәм сәнгать бүлегендә эшләп, басмабызның тарихында үз эзләрен калдырган шәхесләр.
Шигърият бәйрәмен Борай үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Равил Әхмәтов ачып, кунакларны һәм тамашачыларны сәламләгәч, сүз шагыйрәләргә бирелде.
Әдәби кичә “Иман-дин” темасыннан башланып китте. Гарәп телендә “иман” сүзе эчке килешү яки раслауны аңлата. Шагыйрәләрнең әлеге темага багышланган шигырьләре бихисап, ә Ләйсән Әмир кызы – хаҗия һәм ул Русия Ислам университетын уңышлы тәмамлаган.
Аннары шагыйрәләр Ватанга, туган якка мәхәббәт, ватанпәрвәрлеккә багышланган шигырьләре белән уртаклашты. Ә инде “Бәхет” темасына багышланган шигырьләрне тыңлау аеруча кызыклы булды, чөнки бәхетне һәркем үзенчә аңлый, бәяли, үз бизмәненә салып үлчи.
Рафига Усманова һәм Ләйсән Кәшфи икесе дә тирән фәлсәфи фикер йөртүче сәләтле шагыйрәләр. Фәлсәфи темага багышланган шигырьләр дә йөрәкләргә үтеп керде, тамашачыларны берчә уйландырды, берчә хисләндерде.
Аннан соң инде шагыйрәләр бер-берсенә багышланган шигырьләрен укып, алкышларга күмелде.
Чараны әзерләп алып баручы буларак, мин әдәби кичәнең геройларына сораулар да әзерләдем: алар икесе дә сорауларга кыскача гына җавап бирергә тиеш иде. Әйтергә кирәк, әйтелгән җаваплардан шагыйрәләрнең биографиясенә кагылышлы кызыклы мәгълүматлар да билгеле булды һәм аларның иҗатына карата тамашачының кызыксынуы тагын да артты.
Чарада Уфадан шәрәфле кунаклар катнашуы аның мәртәбәсен арттырды. Алар арасында мәгариф ветераны, “Сәхибҗамал” оешмасының шәрәфле җитәкчесе Флүсә Назаргулова, танылган радиожурналист, “Башкортстан татарлары конгрессы”ның Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зәлия Ахунова да бар иде.
Гадәттәгечә, әдәби кичәдә, шагыйрәләрдән тыш, шигърият сөючеләр дә үз осталыкларын күрсәтте. Кушнаренкодан Зилина Садертдинова белән Ринат Каюмовның чыгышлары алкышларга күмелде. Зилина апа оешмабызның бик күп чараларында яттан шигырь сөйләп сокландырса, Ринат абый – “Татар сүзе-2025” телевизион, “Җәлил укулары” халыкара конкурслар җиңүчесе, Рәдиф Гаташ исемендәге фәнни-гамәли конференциядә Гра-при яулаган нәфис сүз остасы.
Чарада Борай 1нче урта мәктәбе укучыларының катнашуы кичәне тагын да ямьләде. Ләйлә Сөләйманова, Кәрим Дәүлиев, Азалия Михайлова, Камилла Әхмәтдинова шагыйрәләрнең балалар өчен язылган шигырьләрен яттан сөйләде. 7нче сыйныф укучысы Динә Ситдыйкова быелгы уку елында башкарган “Шагыйрә Рафига Усманова иҗатында туган як темасы” дигән фәнни эше белән таныштырды. Динәгә Рафига Карам кызы үзенең шәхси әдәби премиясен тапшырды һәм киләчәктә дә уңышларга ирешүен теләде.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Арсланова укучыларны әлеге чарага әзерләүдә күп көч салган. Әйткәндәй, Венера Мөдәрис кызы Тәтешледән Борайга килен булып төшкән. Ул Рафига Карам кызын үзенең өченче әнисе дип йөртә, чөнки бергә хезмәт иткән коллективта ул аңа аналарча хәстәрлек күрсәтеп, киңәшләрен дә биргән, дус та була белгән һәм бу дуслык әле дә дәвам итә. Ә менә Ләйсән Кәшфи белән аларны икесен якташлык җепләре бәйли. Венера Мөдәрис кызы үзенең балачак истәлекләре белән ихлас бүлешеп, кичәгә ямь өстәде. Әйткәндәй, чара барышында Ләйсән Кәшфинең нәсел җепләре Борай ягы белән бәйле икәнлеге дә ачыкланды.
– Минем Кәшфи картәтинең картәтисе Ямалетдин Борай районы Каразирек авылында имам булган. Аның улы Хаҗиәхрәр, дини гыйлем алгач, Тәтешле районының Кодаш авылы мәчетенә мәзин итеп җибәрелә. Хаҗиәхрәрнең улы – минем Кәшфи картәти, дини гаиләдән булу сәбәпле, репрессиягә эләгә. Аны Бөре төрмәсенә ябалар һәм 1931 елда 27 яшендә атып үтерәләр. Хаҗиәхрәр картәтине гаиләсе, кечерәк балалары белән Себергә сөрәләр. Каразирек авылыннан Танып тугайлары ерак түгел. Балачакта әти-әниләр Танып буена балан, чикләвек җыярга алып баралар иде. Танып буе әрәмәләренең җимешкә бай булуына исебез китә иде. Анда баланнар аю табаны кебек сыгылып утыра. Песи койрыгы кебек шомырт тәлгәшләре күзне кыздыра. Кызыл һәм кара бөрлегән безгә бөтенләй ят, оҗмах җимеше кебек тоела иде. Ә инде, гөлҗимеш бик эре һәм татлы була торган иде. Исебез китеп бер төптән бер чиләк камыр җимеше җыя идек. Кич булуга җантөягем Танып буеннан җыйган нигъмәтләр машинабызга сыймый да иде.
Ул вакытта Каразирек авылын мин нәселебез төяге итеп белми дә идем шикелле. Ләкин аның чиста комнан гына торган урамнары, әллә нинди борынгылык бөркеп торган ныклы нигездәге агач йортлары балачак хәтеремдә аерым бер серлелек, тылсым белән уелып калган. Ерак картәтиләрнең рухы, ымы булгандыр ул, бәлки, – дип сөйләде Ләйсән Әмир кызы.
Кичәнең әдәби өлешендә ике шагыйрәнең дә йөрәк түреннән чыккан шигъри сүзләре бер генә тамашачыны да битараф калдырмады һәм алар музыкаль бүлектә җырлар булып дәвам итте.
Рафига Усманова белән композитор, бик күп җырлар авторы Роза Якупованы ныклы иҗатташ дуслык җепләре бәйли. Бу юлы да Роза апа кабатланмас моңлы тавышы белән чараны бизәде, күңелләрне айкады. Балтачтан Камилла Карамова Ләйсән Кәшфи сүзләренә иҗат ителгән җырны тамашачыларга бүләк итсә, алты яшьлек Динә һәм аның әнисе Энҗе Садертдиновалар, Илештән килеп, җыр-бүләк ясады.
Чараның беренче бүлегендә шагыйрәләргә: “Бары тик бер генә шигырь укырга кушсалар, кайсын укыр идегез?” дигән сорау-тәкъдим белән чыккан идем. Рафига Карам кызы “Рәнҗеш турында” дигән шигырен тәкъдим итте.
Кайберәүләр яши
читсенмичә,
Алып гаделлекне
богазыннан.
Пәйгамбәребез соң
юкка әйтмәс:
“Курык рәнҗегәннең
догасыннан”.
Рәнҗетүне юлдаш
итмәсәк тә,
Рәнҗетелү хәтсез
өлешемдә.
Каргау, елау кая?!
Онытылган,
Без инде бер отсак,
мең отылган.
Тешем кысып,
“эх” дисәм дә төшә,
Әнә шуңа алмыйм
мин үчемне.
Яшәү гамьле,
иман булса солых:
“Рәнҗегәннең
догасыннан курык!”
Ә Ләйсән Кәшфи менә шушы шигырен укыды:
Бер генә шигырь сөйләргә –
Артыгы мөмкин түгел!
Бер шигырьдә үл һәм терел,
Тамчыңа кадәр түгел.
Дөнья баскан иңнәремә
Күрче, канатлар үскән.
Юшкын каткан йөрәгемә
Сандугач җыры күчкән.
Гүя Җирнең кендегендә
Шагыйранә сүз алам.
Сезнең якты карашлардан
Күңелдә боз кузгала.
Елар идем, күз яшемнән
Су басар дөньягызны.
Җәясе тартылган укның
Халәтен тоясызмы?
Көләр идем, туктый алмам,
Тау ишәр кайтавазлар.
Сөюне сорамагыз да,
Чатнап ярылыр язлар.
Пәрәнҗәләр каплап яшим,
Җанымны саклап яшим.
Сабырлык фәкать Тәңредән
Тик шуны аңлап яшим.
(Догалар ятлап яшим).
Шагыйранә күңелемдә
Кайнап тора вулканнар.
Чыдамый чәчелер идем,
Ярый әле иман бар.
Бүләкләргә, чәчәк-гөлләмәләргә бай булган шигырь бәйрәменең катнашучылар күңелендә уңай хис-тойгылар, матур хатирәләр калдыруына иманым камил. Шулай ук, шагыйрь-шагыйрәләребез, язучыларыбыз үзләре исән чагында тамашачылар, әдәбият сөючеләр белән шушындый очрашуларның кирәклеген дә “Йөрәктән – йөрәккә” проекты кысаларында үткәрелгән һәр чарадан соң аңлыйм, дөрес юл белән баруыгызга ышанам һәм мәкаләмне Рафига Усманованың шигыре белән тәмамлыйсым килә:
Морза нәселеннән
түгелмен дә,
Булмышымнан
түбән вакламагыз.
Ялтыравык уңа, бизәп,
манып,
Артыгын да кушып,
лакламагыз.
Туры әйткәнемне кичерәлми,
Кара буяу ягып, тапламагыз.
Хаталарым булса, кичерегез,
Әмма берүк һич тә
пакьләмәгез.
Рәнҗешләргә әгәр
урын куйсам,
Төзәтегез, зинһар,
хакламагыз.
Тәүбәләргә вакытлар
бар чакта,
Ялгышкандыр, диеп,
якламагыз.
Җылы сүзгә мин дә
балавызмын,
Җитәр вакыт, диеп,
акланмагыз.
“Әйбәт иде, фәлән-төгән”, –
диеп,
Берүк үлгәч кенә
мактамагыз.
Мәдхияләр өчен
кайнар хисне
Мәрсияләр өчен
сакламагыз!!!
Зөһрә ИСЛАМОВА,
“Сәхибҗамал” Башкортстан татар хатын-кызлары оешмасы рәисе.